erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул хастаханәдән өенә кайтты. Кулы, бармаклары хәрәкәтләнә

Бу хәл барыбызга да сабак

Район хезмәтне саклау буенча координацион совет комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Быел июль аенда “Арча МСО”сы ширкәтенең кирпеч цехында булган бәхетсезлек очрагы белән бәйле эш каралды. Чөнки бу бик җитди мәсьәлә. Сүз эш вакытында кулы имгәнгән яшүсмер вакыйгасы хакында бара.

Утырышта “Арча МСОсы” ширкәте баш инженеры Раушан Фатыйхов катнашты. Белгәнебезчә, элек-электән әлеге кирпеч цехында җәйге каникул вакытында мәктәп балалары эшләде. Конвейердан кирпечне алып, агач аслыкларга тезеп тордылар һәм башка хәлләреннән килгән эшләрне башкардылар. Сораштык: хезмәткә түләү начар түгел. Балаларның җәен акча эшләп алуы, әлбәттә, яхшы хезмәт тәрбиясе. Әти-әниләргә дә бик зур ярдәм бу. Быел җәен балигъ яшенә җитмәгән күпме мәктәп баласы эшләде икән? Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 92 бала түләүле эшкә урнашкан. Ә менә үзе эш табып эшләүчеләрнең төгәл санын белә алмадык. “Арча МСОсы”ның кирпеч заводында имгәнгән яшүсмер үзе теләп эшкә урнашкан булган. Узган ел да эшләгән ул анда. Без бу турыда язган идек инде.

– Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылды, – дип сөйләде баш инженер. – Бездә җәйге чорда 30лап яшүсмер эшләде. Алар өстеннән контроль көчәйтелде, балалардан теләсә нәрсә көтәргә була, алар производствода шаярырга да мөмкиннәр, эш урынында имгәнүләр булмасын өчен ышанычлы саклагыч механизмнар куябыз.

– Яшүсмернең хәле ничек, белештегезме? – дип кызыксындылар утырышта.

– Ул хастаханәдән өенә кайтты. Кулы, бармаклары хәрәкәтләнә, – диде Раушан Фатыйхов. – Кәефе әйбәт.

Егет быел Арчаның 5нче гимназиясендә 11нче сыйныфны тәмамлады. Утырыштан соң без сыйныф җитәкчесе Гөлнара Габделфәртовна белән сөйләштек. Егетнең хәлен сораштык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Аллага шөкер, – дип сөйләде Гөлнара ханым. – Дамирның хәле яхшы.  Хастаханәдән өенә кайтты. Иптәшләре белән аралаша, урамга да чыга. Беркөнне стадионда да йөри иде. Хастаханәдә көндезге бүлектә дәваланып аласы бар.

Дамирның үзе белән дә сөйләштек. “Хәлем әйбәт, – диде. – Югары уку йорты КФУга менеджмент факультетына  укырга кердем. Тулай торакта яшәячәкмен”.

Мондый хәбәргә без бик шат.  Эш урынында балалар белән башка бәла-казалар була күрмәсен. Баланы эшкә алган хуҗалык җитәкчеләренә дә игътибарлы булырга, тиешле шартларны тудырырга кирәк. Әти-әниләргә дә эш урынында сак булырга, шаярырга ярамаганлыгы турында уллары һәм кызларына кат-кат әйтеп торырга. Бу хәл барыбызга да сабак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X