Арск-Информ
  • Рус Тат
  •     Ул  миңа «кайнеш”  дип  дәшә  иде

    Шигърияттә  һәм  прозада – публицист,  ә  публицистикада – тирән  хисле  шагыйрь  Айдар  Хәлим  “Әлифба”  авторы  Рәмзия  Вәлитовага  туганнан  туган  булып  чыга. 

                  

          Татарны  дөньяга  танытырга җан  атып  йөргән  милләтпәрвәр,  язучы  Айдар  Хәлимне  күпләр  беләдер.  Бу  кеше  зиһен,  дәрман,  үткенлек  һәм  сарказм  йомгагына  тиң. Яшьрәк  вакытында  ул  яшен  ташыдай  җитезлеге,  хәрәкәтчәнлеге  белән   һушны  ала  иде.  Бүген  ул  Казанда,  иртәгә  Чаллыда,  берсекөнгә  Уфада  була  иде.  Һәр  җирдә  дуслары  күп,  дошманнары  җитәрлек.  Дус-ишле  булуы  аның  якты  җанлы,  ачык  кеше  булуына  дәлил  булса,  дошманнары  булу  принциплы,  кыю  шәхес  икәнлеген  раслый.

          Айдар  Хәлимнең  иҗаты  да,  җәмәгать  эшчәнлеге  дә  шуңа  ачык  мисал.  Ул  язучы,   публицист,  шагыйрь.  Аның  мәкаләләреннән  очкын  чәчрәп  тора,  шигырьләре  тирән  хис  белән  сугарылган.  Телевизор  караучылар  аны  “Өч  аяклы  ат”  экранлаштырылган  повесте  буенча  да  беләләр.  Төп  басма  китаплары:  “Беренчеләр”,  “Биктырыш”,  “Мәңгелек  мизгел”,  “Йөрәк  ташы”,  “Гомеремнең  ун  көне”,  “Минем  түгәрәк  имәнем”,  “Казлар  көткәндә”,  “Татар  моңы”  һ.б.

          Шигърияттә  һәм  прозада – публицист,  ә  публицистикада – тирән  хисле  шагыйрь  Айдар  Хәлим  “Әлифба”  авторы  Рәмзия  Вәлитовага  туганнан  туган  булып  чыга.  Ләкин  күрешүләре,  бер-берсен  табышулары  бик  соң,  берсе  сиксән  биштән  узгач,  икенчесе  исә  алтмышка  җитеп  барганда  гына  була.

          Айдар  Хәлимгә  Рәмзия  апасы  турында  беренче  тапкыр  Оренбургта  яшәгән  Мәдинә  апасы  әйткән  була.  1999  елның   март  аенда  Рәмзия  Вәлитованың  85  яшьлек  юбилеена  килә  язучыбыз.  Арча  педагогия  көллиятендәге  тантанадан  соң  Рәмзия  апаларга  кайталар.  Сәләй  абыйга  “җизни”  дип  эндәшә  ул.  Аларга  бу  бик  тә  ошый.  “Мине  үз  гомеремдә  ике  кеше  җизни  дип  атады”,  - ди кәефе  килеп  Сәләй  абый.  “Аларның  беренчесе  Рәмзиянең  Казанда  яшәгән  туганы  Нәҗип  Мәкъсүтов,  икенчесе – менә  син,  кайнеш.  Мин  сиңа  рәхәтләнеп,  авыз  тутырып  “кайнеш”  дип  әйтәм”, - ди  ул.

          Айдар  Хәлим  яңа  гына  табышкан  туганнарының  шулкадәр  саф  акыллы  булуларына  таң  кала.  Алардагы  тапкыр  сүзләр,  әйтемнәр,  мәкальләр,  мәзәкләр,  төртмә  сүзләргә  исе  китә  аның.  Сәләй  җизнәсенең  “Без  бай  булмаган,  чабата  кимәгән  нәсел  идек”  дигән  сүзе  үзе  генә  ни  тора!

          Икенче  көнне  туганнар  озакламый  күрешергә  сүз  куешып  аерылышалар...

          “Сәләй  җизни  белән  Рәмзия  апа  Әлифбаны  икәү  иҗат  иттеләр.  Бу  китап  аларның  парлап  язган  аккош  җыры.  Үзләре  инде  60-70  яшькә  җиткән  әлеге  татар  теле  тылсымчылары  алты  яшьлек  балага  нәрсә  һәм  ничек  кирәк  икәнен  аңлаганнар.  Моны  аңлау  өчен  кешегә  татар  булып  читтә  туарга,  якын  матдә  булып  үзәккә – Казанга  тартылырга  һәм  татар  булып  гомерең  буе  Казан артында – Арчада  яшәргә  кирәк”, - дип  яза  Айдар  Хәлим.

                                                                                Дамир  Таҗиев,

                                                                                “Әлифба”  музее  җитәкчесе

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: