erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул миңа әни дә, прокурор да, адвокат та булды

Укытучыма…

Һәркемнең тормышында кирәкле, ярдәмче кеше була. Гадәттә, без аны укытучы дип атыйбыз. Минем язмышымда да шундый кеше очрады. Ул миңа әни дә, прокурор да, адвокат та булды. Тормыштагы бар авырлыкларны да, куанычларны да без бергәләп үттек. Исемнәребез дә бер, аермабыз егерме яшь булса да, йөрәкләребез бер ритмда тибә иде. Рухи дөньябыз, максатыбыз һәм үз һөнәребезгә карашыбыз бер иде. Мин язмышыма шундый олы җанлы, якты, киң күңелле кешене очратуыма бик рәхмәтле...

Сүзем талантлы башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтханова Люция Фәрит кызы турында. Гаиләдә олы кыз, үги әти белән үскән. Яшьләй укытучы һөнәренә тартылып, максатына ирешеп, Яңа Кенәргә эшкә кайта. Белеме белән башлангыч сыйныфлар укытучысы булса да, гомере буена татар балаларына рус теле укытты, татар балаларына рус әдәбиятының бөеклеген өйрәтте. Ул ярдәмче мәктәп-интернатта, балалар бакчасында эшләп чыкты. Унбер ел эчендә ул өч сыйныф укытып чыгара: икесе – рус, берсе татар сыйныфы. Үз һөнәренә җаваплы караганга, укучылары да белем алуга омтылды. Укучыларында мәктәпкә олы хөрмәт тәрбияли алды, тормыштагы авырлыкларга бирешмичә тормышны сөяргә өйрәтте. Педагогик утырышта беренчеләрдән “һәр дәресем ачык” дип игълан итте. Дәрестә кирәкле һәр күрсәтмәләрне кулдан ясады. Дәресләр искиткеч күңелле һәм кызыклы үтә иде. Белем дөньясында иркенләп, кызыксынып, яратып сәяхәт итте аның укучылары. Аны укучылары гына түгел, ә әти-әниләр дә бик яратып хөрмәт иттеләр, үз балаларын укытучы кулларына курыкмыйча тапшырдылар. Аның хезмәтен күрә белделәр, ул педагог-остаз исеменә лаек булды һәм “Хезмәтендәге уңышлары очен” медале белән бүләкләнде

Бүген Люция Әхмәтханова олы юбилеена килеп җитте. Мин үз исемемнән һәм укучылары исеменнән аңа нык сәламәтлек, озын куанычлы гомер, гаилә тигезлеге телим. Аның тормышы, тырыш хезмәте алдында баш иям...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 ЛюцияӘхмәтгәрәева ,

рус теле укытчысы, Яңа Кенәр 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X