Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ул миңа ышанмады...

    Мин сөйлим дә сөйлим, ә бу нигәдер дәшми.

     

    Бимәр бер очы урманга терәлеп торган зур авыл булган. Урманы да нинди әле! Тайга урманнары нәкъ менә шуннан башлана. Руслар аны, “глухой лес” диләр. Утызар-кырыгар метрлы чыршылар арасыннан барганда күпме кычкырсаң да тавышың үзеңнән ары китми. Кыш көне дә катмый торган сазлыклы урыннары да бар анда. Анда торналар оя кора.

    Бимәр – рус авылы. Узган гасырның җитмешенче елларында шактый йортлар бар иде әле анда. Сугыш еллары бик какшаткан авылны. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатын-кызлар үз көчләрендә вакытта нигезләрен бетермәскә тырыштылар. Тик яшьләр калмый иде инде авылда, анда аларга эш тә юк, олы юлдан ерак булмаса да, яз-көз, кышларын юл да юк. Кышкы айларда үлеп киткән әбиләрне Казанка авылында яшәүче Миңһаҗ абый зиратка кар чанасына салып илтә иде.

    Ял вакытларында мин Бимәрдә Нюра апаларда да кунгаладым. Аның уллары Иван белән Вовка Федоровлар белән ауга йөрибез.

    Бервакыт машинада барганда элекке район җитәкчеләренең берсе миннән: “Кайсы илләрдә, кайсы ял йортларында булганың бар?” – дип сорады. “Мин ялларны урманнарда, кырларда үткәрәм. Үз илемдә якын миңа бәрәңге бакчасы да”, – дидем. Ышанмады ул миңа, җавапка бик гаҗәпсенде.

    Иван белән Вовка да шәһәргә киткәннәр, әмма мөмкинлек булу белән авылга ашкыналар. Җәйләрен дә җәннәт кебек бит инде алар авылында. Нюра апа безне үзе  җыйган урман хәзинәләре белән сыйлый, шундый әйбәт, юмарт кеше булса да була икән! Без иртән таң беленүгә рюкзакларны асып урманга юнәләбез, көн шунда үтә, арып киткәндә термосны алып Нюра апаның телне йотарлык тәмле чәен эчәбез, тамак ялгап алабыз. Кич җылы өйгә кайтып керүгә өс киемнәре салып, зур рус миченең өстенә  үрмәлибез. Анда шундый рәхәт, салкын үткән сөякләр шунда “эреп” китә. Берәр сәгать татлы йокыда без. Нюра апа безне ашарга дәшә. Зур мичтән иртәдән үк мичнең түренә куйган чуенны тартып чыгара, ә анда (шушы юлларны язганда да авыздан сулар килде) телеңне йотарлык борчак ашы!

    Тамак тук, өс бөтен, Нюра апа безгә истәлекләр сөйли. Аның ире сугыштан бик нык имгәнеп кайта. “Төннәр буе сызланып чыга иде, – дип сөйләгән иде Нюра апа. – Кыш көне ятьмә алып урманга китәр иде. Көртлекләрнең карда  тишекләрен күреп шунда ятьмәсен ыргыта. Кайбер көннәрдә дүрт-биш көртлек алып кайтыр иде”. Кызганыч, 1946 елдамы, үлеп тә китә ул. Нюра апага балаларын берүзе үстерергә туры килә.

    Бимәрдә хәзер кеше яшәми инде. Анда-санда сирәк, җиргә сеңгән йортлар, абзар-кура күзгә чалына. Нюра апаны малайлары Казанга алып киткән иде, ул шунда бакыйлыкка күчә.

    Халык телендә Чыпчык авылы дип йөртелгән, рәсми исеме Апайкино-Гарь авылында Василий Котельниковта туктала идек. Ул кечкенәдән урманда йөреп үскән, аның җиләкле, гөмбәле урыннарын яхшы белә. Бик тә ипле, җайлы кеше. Бервакытны без аның белән урманда икәү генә йөрдек. Чаңгылар белән без, мин алдан, ул арттан бара. Мин сөйлим дә сөйлим, ә бу нигәдер дәшми. Борылып карагач кына башка сукты: ул бит рус кешесе, ә мин гел татарча сөйләп барам икән. Василий Петрович бүлдерми, ул әдәпле кеше.

    Реклама

    Василий Петрович та мәрхүм инде. Ул бик оста эретеп ябыштыручы иде. Әле дә тавыклар өчен бәрәңге пешерә торган тимер мич – аның истәлеге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: