Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ул мине гел озатып йөрде 

    Апаз авылы егете белән качарга да уйладык

    – Гомерем буе мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Гел аның ярдәме белән уңышларга ирештем. Ун яшьлек вакытта ук колхозның сарык көтүен көттем, - дип сүз башлады Данил абый Шәяхмәтов. – Сарык көтүен яхшы көтте дип, икенче елны абый белән икебезгә дуңгыз көтүен ышанып тапшырдылар. Колхоз рәисенең ышанычын акладык, эшләгәнебез өчен ике центнер арыш бирделәр. Сугыштан соңгы авыр елларны исәпкә алсак, ул ашлык безнең өчен алтын тапкан күк булды. Чөнки халыкның таякка эшләгән чоры. Бездән бигрәк әти-әни бик куанды. 1936 елның 6 апрелендә туган малай мин. Туган авылым Күлтәстә башлангыч белем алдым, аннары Урта Пошалымда җидееллыкны тәмамладым. Бер генә каникулны да бушка уздырмадым, гел эшләдем. Колхозда бер яшь тай бар иде. Колхоз рәисе: “Җигә алмыйсың, йөрмә”, -  ди. Ә мин үҗәт: “Була ул миннән”, -  дим. Һәм җигәргә өйрәттем. Шуны җигеп чәчү чәчтем. Ул чорда атларны безнең ише малай-шалайга бирмиләр, өлкәнрәк ирләр генә җигә. Ә монда мин, мәктәп баласы, чорсыз тайны тәртә арасына кертә алдым. Ул чорда атлы чәчү машинасы, мин шуның белән эшләдем. Районнан комсомол секретаре килеп, Мактау грамотасы биреп китте. Шуннан Лаеш урманына агач кисәргә җибәрделәр. Бардым. Анда да тырышып эшләдем. Ләкин аннан кайткач, минем иптәш егетләр училищега укырга керделәр, ә мине колхоз рәисе җибәрми генә бит. Рәисне дә көйләдем. Ризалашты. Училищеда укыдым, ләкин документ бирмәделәр. Ул чорда мәҗбүри рәвештә өч елга Казахстанга эшкә җибәрү бар иде. Шунда эшләп кайткач кына укыганлыкка документ бирәләр. Поездда барабыз, безне документлар тутырылган чемоданы белән бер хатын-кыз укытучы озата бара. Үткенрәк егетләр теге укытучының әз генә читкә тайпылганын күзәтеп тордылар да, үз документларын алып, поезддан качып төшеп калдылар. Мине дә үзләре белән дәштеләр, ләкин мин барып күрмичә, беркая бармыйм дип калдым. Поездда барабыз, ни күрик – кар эченнән төтен чыга. Сылап кына эшләнгән йортларны кар баскан, морҗа торбасыннан төтен чыга икән. Безнең өчен гаҗәп күренеш булды ул. Станциягә килеп җиткәч, безне йөк машинасына утырттылар да йөз илле чакрым кирәкле урынга алып барып куйдылар, фатирларга тараттылар. Бер фатирда төрле милләттән булган уналты егет тордык. Җирне тырмалап кына чәчтек, бернинди чүп үләне юк. Ә бодае кылчыклы Кубань бодае иде. Миңа үткән елда да эшләмәгән, таралып беткән комбайн бирделәр. 1951 елда чыккан утсыз комбайн иде ул. Күңел төште, өйгә кайтып китәсе килә башлады. Апаз авылы егете белән качарга да уйладык, ләкин аның әнисе ярдәмчесез калдым дип белешмә җибәргән дә, ул егет кайтып китте, мин тагы калдым. Комбайнны бер хохол егетенә карап ремонтлаган булдым, теге комбайн ничек кирәк эшләп китте. Ләкин ул озак эшләмәде. Комбайнның кай җире көйсез икәнен ат җигеп килгән малай каян белсен инде? Гаражга кайтарып куйдым. Карасам, гараж ишек төбендә тулы комплектлы мотор ята. Ачкычларым кесәдә иде, тиз генә үземә кирәкле запчастьларын сүтеп алдым да бөтенесен үземнекенә көйләп куйдым, комбайн җырлап эшли башлады. Бригадирыбыз алман кешесе иде. Минем комбайнны шулай көйләп эшләтеп җибәрүемә шаккатты. Шуннан кырга чыгып киттем, уңыш бик яхшы иде. Мин беренче урынга чыктым. Шәһәр обкомы, профсоюз вәкилләре килеп миннән сорашалар: “Комбайнда ничә ел эшлисең?” – диләр. “Тиздән бер ай була”, - дим. “Кайчан армиядән кайттың?” – диләр. “Тиздән барам”, – дим, гаҗәпләнделәр, үзләре көләләр. Ул вакытта анда ашлык кабул итү урыннары юк, кырга зур-зур көшелләргә өеп куялар, язын Ишим елгасы аша төяп озаталар иде. Урып-җыю эше беткәч, биш йөз сум аванс алдым да Октябрь бәйрәменә өйгә кайтып киттем. Минем эшләгәнем өчен тегеннән әтигә квитанция җибәргәннәр дә мин кайтканчы кырык капчык ашлык алып кайтып куйган иде инде. Менә монда да мине Аллаһы Тәгалә озата барды. Ул миңа эшләр өчен көч бирде һәм ярдәм итте. Әти алган бодайның бер потын йөз сумга Балтач базарына барып сатып кайта иде. Теге вакытта качып кайтып киткән егетләр алдан алган подъемный акчаларын кире кайтарып, штраф түләде, ә мин киресенчә, әти-әнигә зур ярдәм иттем дип уйлыйм. 

    1958 елны армиягә китәргә повестка бирделәр. Мин һаман Казахстанда эшлим. Армиягә киткәнче әтиләргә сигез центнер ашлык, алты мең ярым акча җибәрдем. Тагы сигез центнер ашлык аласым калды, ләкин өлгермәдем, армиягә китеп бардым. Шул вакытта әти әйткән иде: “Улым, авыл халкы синең шулкадәр акча, ашлык җибәрүеңә шаккатты”, - дип. Акчаны почтага салып куйганнар да, мин кайткач, шул акча белән өр-яңа йорт-җир төзедек. Армиядән соң урманчылыкка эшкә кердем. Чылбырлы авыр трактор алып кайттым да шунда эшләдем. Ә абый Лесхозда беренче НАТИ тракторын иярләгән кеше иде. Беренче җәйдә үк мине мактау тактасына куйдылар. Сезнең якларда, Починок-Поник өстендәге урманда эшләдек: җирне сукаладык, агачлар утырттык. Шул авылда фатирда тордык.  

    Берара урманчылык хуҗасы миңа монтерлар курсына укырга барырга тәкъдим итте. Мари республикасына барып, бишенче разрядлы монтер таныклыгы алып кайтып, шул юнәлештә дә эшләдем. Аннары никтер бура станогына күчтем. Йомры агачлар чыгардык. Ул вакытта да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән зур акчалар эшләргә насыйп булды. Тырыш та булдым, куелган максатыма ирешмичә, эшемнән туктамадым. Һәр эшне намус белән башкардым. Шул чордагы хезмәт хакы бик югары булды, пенсиягә шуның белән чыктым. Хәтта армиядә дә курсларда укырга туры килде. Аллаһы Тәгалә монда да миңа юлны киң итеп ачты. Взвод командирының ярдәмчесе һәм батальон старшинасы булдым. Анда да акча алып хезмәт иттем. Бервакытта да акчага тилмермәдем. Бөтен Ташкентны әйләнеп чыктым.  

    1964 елның 24 августенда Күлтәстә укытучы булып эшләгән Нурзидә исемле кызга өйләндем. Нурзидә апаң – сезнең авыл кызы. Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек, алар югары белем алдылар. Нурзидә апаң да бик тырыш, тәртипле булды. Гомер буе башлангыч класс укытучысы булып, бик күп мактау грамоталарына ия. Минем дә Мактау һәм почет грамоталарым бик күп, урманчылыкта дүрт директор белән уртак тел табып эшләдем. Россиянең, Татарстанның “Хезмәт ветераны” да мин. Илле алты ел Нурзидә апаң белән бергә, бер-беребезне хөрмәт итеп, кадерләп яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сөенәбез. 

    Нурзидә Габдрахман кызы утыз тугыз ел укытучы булып эшләгән. Аның укучылары арасында табиблар, агрономнар, укытучылар бар. Алар Татарстанда гына түгел Россия шәһәрләрендә дә дәрәҗәле исемнәр алып эшлиләр. Һәрвакыт Нурзидә ханымның хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән котлыйлар икән. Ул алдынгы укытучы булган кеше. Һәр конференциядә президиумда булып, мәкаләләре “Совет мәктәбе” журналында чыгып барган. Мәскәүдән килгән ике галим белән автордаш буларак, Урта Пошалым мәктәбе укытучысы белән берлектә 1-4 класслар өчен материал туплап, татар мәктәпләрендә рус теле укыту буенча дәреслекләр әзерләп, Мәскәүдә шуның презентациясендә катнашкан. Шул дәреслекләр белән унҗиде ел балаларга белем биргән. Нурзидә ханым укыткан укучыларның дәфтәрләре Социалистик ярышта җиңү яулап, Япониядәге күргәзмәгә җибәрелә. Беренче урын алалар. Нурзидә ханымга РСФСР Мәгариф министрлыгының “Өлкән укытучысы” исеме бирелгән. 

    Үҗәт, тырыш, максатчан, тормыш җанлы Нурзидә һәм Данил Шәяхмәтовлар мал асрап, үз көчләре белән хуҗалыкларын ныгытып, тырыш хезмәт юлы үткәннәр. Аларга сокланып та, горурланып та кайттым. Аларны Өлкәннәр көне һәм Нурзидә апаны Укытучылар бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әле иңне-иңгә куеп озын-озак еллар тыныч тормышта яшьләргә үрнәк булып, балалары, оныклары, оныкчыклары белән гөрләп яшәргә язсын дип телим! 

    Халидә Габидуллина, 

    Лесхоз-Гөберчәк. 

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: