erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ул үз әнием булган икән”

“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзовның туган авылы Байтуганда булып кайтты.

Аның белән бергә Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Әлфия Төхфәтуллина һәм 341нче төркем студенты Җәмилә Садриева дә барды.

Сәләй Вагыйзов эзләре буйлап экспедиция булды ул. Арча белән Байтуган арасында дуслык күпере күптән салынды һәм аралашулар даими булып тора. Экспедициядән эшче төркем нинди тәэсирләр белән кайткан? Дамир Таҗиев белән әңгәмә шул хакта.

– Дамир Гыйлемшәехович, Арча һәм Самара өлкәсе, Камышлы районы, Байтуган авылы арасындагы элемтәнең башлану тарихы белән таныштырып китегез әле? Хәтерем ялгышмаса, ул 90нчы еллар ахырына ук барып тоташа?

– Байтуган – Сәләй Вагыйзовның туган авылы. Ул шунда туган, үскән, 17 яшькә кадәр яшәгән һәм аннан кунакка барып йөргән. Соңгы тапкыр туган авылында 1969 елда булган. 1999 елда педагогика көллиятендә Сәләй Вагыйзовның 90 еллыгын үткәрәләр. Байтуганнан гади фельдшер (ире Фәргать Сәләй Гататовичның ерак туганы) Нурания Абзалова да килә. Шунда Нурания ханым аны беренче һәм соңгы тапкыр күрә. Аралашырга өлгерә. Сәләй Вагыйзов авылларындагы бөтен таулар турында (исемнәрен әйтеп) сораша. “Алтынтау, Кылыч тау тәбәнәкләнмәгәнме? Песи тыкрыгы һаман бармы?” Ул тирәдә 7-8 тау бар, барысы турында да рәттән исемнәрен әйтеп бәйнә-бәйнә сораша. Аннан кайсы Әлифбаны укуы турында белергә тели. “Мин Әлифба укымадым, рус мәктәбе тәмамладым”, – ди Нурания ханым. “Кызык, Әлифба укымаган, авторы хәлен белергә килгән”, – дип куя Сәләй Гататович һәм соңыннан “Минем өем ни хәлдә икән?” – дигән сорау бирә. Шул Нурания ханымның күңеленә кереп кала.  

 – 1969 елдан соң 30 ел буена бер дә туган йортына бармаганмы?

 – Ул асрамада үскән йорты турында сораша. Асрамага алган әтисе малайга 13 яшь булганда вафат була. Ә асрамага алган әнисен Арчага алдыра, тәрбияли. Гайшә апа Арча зиратында күмелгән. Ул вакытта үз әнисе исән була әле. Аның асрамага бирелүенең тарихы бар. Байтуганда зур базар була. Шунда икенче кеше белән бутап әтисе Хәлиулланы кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал алты айлык улын алып авылына кайтып китәргә була. Кайнанасы Шәмсехәят әби бирми. Шәригать буенча бала ир ягында калырга тиеш. Үзе карт инде, бала карарлык түгел, шуңа оныгын баласыз бер гаиләгә асрамага бирә. “Мин кышын чана шуарга, җәен уйнарга чыгам. Көн саен түгел, өч көннән өч көнгә, атнага ике тапкыр бер апа килә. Кулына күтәреп ала, кочаклый, шәл астыннан алып тәмле әйбер бирә. Ул вакытта аның минем әни булганын белмәдем”, – дип яза истәлекләрендә Сәләй Вагыйзов. Бу барганда әнисенең туган авылында да булдык. Кызганыч, аның турында бер кеше дә белми. Хәтта өлкәннәр дә.

– Асрамага алган гаиләдә ничек үскән соң?

– Начар үсмәгән ул, мөнәсәбәт тә бик яхшы булган. Аларны әти, әни, дип йөргән. Авылдашы белән очрашканда да нәкъ шул нигез белән кызыксынган. Нурания Абзалова аның сүзеннән соң уйлана башлаган. Башына сипләтеп музей ясарга иде, дигән уй килгән. Тик аның өчен зур акчалар кирәк. Төрле инстанцияләргә 27 хат яза ул. Татар конгрессына гына да биш хат юллый. Күбесе җавапсыз кала. Самара җитәкчеләре янына бара. Тик берсе дә Сәләй Вагыйзов турында берни белми. Йөрүләре бушка китә. Ахыр чиктә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат җибәрә. Шунда ук Президент бер миллион сумнан артык акча бүлеп бирә. Музей-йорт эшләнә. Хәзер ул урында агачтан яңа йорт тора. Янында сарай, кое, беседка. Тирә-юне төзекләндерелгән, капка-койма эшләнгән, чәчәкләр утыртылган, капка төбе асфальтланган. Бүген Сәләй Вагыйзов турында бөтен авыл халкы гына түгел, Камышлы районында да, Самарада да беләләр. Өйләнешүчеләр музейга керә. Традициягә әверелгән. Вакытында Нураниягә каршылыклар да, таяк тыгучылар да булган, анысы. Тик ханым тукталып калмаган. Музейны яхшы кулга тапшырып калдырасым килә, ди. Үзенә дә 68 яшь.

– Сезнең экспедициянең максаты нәрсәдә иде?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сәләй Вагыйзовның нәкъ менә шушы музей-йортын карау, аның белән бәйле урыннарда булу. Икенче көнне татар конгрессы әгъзасы Камәрия Хәлиуллина килде. Ул Арча педагогика көллиятен тәмамлаган, гомер буе Казанда 2нче гимназия җитәкчесе булып эшләгән, хәзер шунда музейда. 7-8 кеше алып килгән. “Музейга яңа концепция эшлим, шуның нигезендә үзгәртеп корабыз”, – дигән сүзе бар иде. Шуны тормышка ашырды. Мин дә бу эштә катнаштым. Җиң сызганып эшләдек. Быел ноябрьдә музейның биш еллык юбилеен үткәрәчәкләр. Кунак-ларны яңача музей-йорт каршы алачак.

– Сәләй Вагыйзов сорашкан тауларны күрдегезме, аларда булдыгызмы?

– Булдык. Аста авыл җәйрәп ята. Бик матур. Ул тауларның һәрберсенең исеме бар. Алтын тау, Тимер тау, Кылыч тау, Пәри тавы, Акбур тавы, Имиле тау, Баса тавы һәм башкалар. Һәрберсенең исеме ниндидер вакыйга белән бәйле. Алтын тау турында риваять тә йөри. Алтын тау итәгендә күл булган. Бөтен авыл казлары шунда йөзгән. Тамгалар салалар да җибәрәләр, бергә ашаталар икән. Көзен тамгалар буенча үзләренекен табып алалар. Суйганда казларның бүтәкәләрендә алтын бөртекләре табылган, ди. Руслар килер алдыннан актарып бетереп табигатьне бозмасыннар, дип, күлне күмгәннәр, имеш. Авылга асфальт юл килә. Шунысы кызык, авыл әле күренми, ә тауга 4 метр-лы хәрефләр белән тимердән, акка буятып “Әлифба” дип язып куелган. Нурания ханымның идеясе бу. Ул эшләткән дә. Сорашкан кешегә: “Монда “Әлифба” авторы яшәгән”, – дип горурланып сөйлиләр. 

– Авыл үзе ниндирәк? Зурмы?

– Байтуган өч өлештән тора – рус, татар, чуваш Байтуганы. Кушылып беткән инде алар, шулай да чикләре сизелә. Шунысы кызык, тауларга менгәч, кайсына булса да, кайсы ягыннан карасаң да, аларның икесе генә күренә – я рус, чуваш, я татар, чуваш, я татар, рус Байтуганы. Өченчесе күренми. Авыл уртасыннан Сок елгасы ага. Иделгә барып кушыла икән. Бик матур һәм өч Байтуган аша да үтә. Сәләй Гататович кызыксынган Песи тыкрыгында да булдык. Бик тар булганга шулай атаганнар икән аны. Хәзер ул урында бер кешенең зур шәхси теплицасы.

– Бу авылда шулай өч милләт вәкилләре яшиме?

– Элек шулай яшәгән. Хәзер рус, чувашларның күбесе китеп беткән, алар урынына да татарлар барып урнашкан. Нурания ханым үзе, мәсәлән, рус Байтуганында яши. Гомумән, Камышлы районында яшәүчеләрнең 80 проценты татарлар икән. Чын татар районы, үзләре аны кече Татарстан дип йөртәләр. Усман, Бозбаш, Дәүләткол, Ярмәк, Балыклы, Келәүле авыллары бар. Байтуганның төп урамы Вагыйзов исемен йөртә. Музей-йорт та шул урамда. Бервакыт бер бик бай кеше монда йорт салган. “Минем урам бу, нинди Вагыйзовныкы булсын”, – дигән. Шунда Нурания Абзалова аның янына Сәләй Вагыйзовның 43 китабын күтәреп барган да өстәлгә җәеп салган. Теге кешегә ризалашудан башка чара калмаган.

– Дамир Гыйлемшәехович, Сәләй Вагыйзов Рәмзия Вәлитова белән тигез, матур гомер иттеләр, ике бала үстерделәр, бик матур пар иделәр. Сезгә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәре юкмы – ни өчен Рәмзия ханым Вәлитова булып йөргән?

– Кызык сорау һәм аны бик еш бирәләр. Ә аның тарихы менә болай. Алар 1937 елда яшь гаилә булып Арчага киләләр. Сугышка кадәр кызлары Римма һәм уллары Камил (икесе дә мәрхүмнәр инде) туа. Сәләй Вагыйзов 1942 елда сугышка китә, 1943 елда әсирлеккә эләгә. Сугыштан соң шуның өчен ун ел Коми Республикасында Печора лагеренда җәфа чигә. Рәмзия ханым ике баласын алып ике ел рәттән аның янына бара. Икенчесеннән кайтуга аны күңелсез хәбәр көтеп тора: хыянәтче янына барып йөри дип шикаять язучы барлыкка килә. Эшеннән куалар, фатирдан чыгаралар. Рәмзия ханым ике бала белән урамда кала. “Миннән баш тарт, фамилияңне үзгәрт. Балалар хакына”, – ди аңа ире. Менә шуннан ул Вәлитова булып йөри башлый. Соңыннан Сәләй Вагыйзовтан: “Ун ел буе лагерьда интектергән өчен илгә үпкәләмисеңме?” – дип сорыйлар. “Туган ил ул – әни. Әнигә ничек үпкәлисең”, – дип җавап биргән ул. Һәм моны хезмәте белән дә исбатлаган. Миллион тираж белән 43 тапкыр аның “Әлифба”сы басылды. Бөтен татар дөньясы 50 ел шуның  белән укый. “Әлифба” татар мәгарифенең брендына әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев