erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уллары аларны акчалы да итте

Нурияздановлар дәүләттән авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга бирелә торган 50 сум акчага ия булды.

Илүзә белән Рамил Нурияздановлар апрель аенда тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетен татыган. Уллары Ратмирның туу шатлыгына куанып йөргән көннәрдә, бер ай да узмас ук аларга дәүләт тарафыннан 50 мең сум акча да бирелгән.

Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә Татарстанда әлеге программа 2018 елдан эшли башлады. Мондый төр социаль ярдәм авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга, 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан очракта 50 мең сум бирелә, 29 яшенә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум пособие каралган. Бу акчалар бары бер тапкыр гына бирелә. Шунысы яхшы, бу акчаларны кайда тотканга хисап та бирәсе юк. Акчаны каядыр куярга урыны бар ла аның... Аеруча яшь гаиләгә, чөнки өйләнешүгә алар алдына торак мәсьәләсе килеп баса. “Бу акча безнең өчен күктән яуган кебек булды, — ди яшь әни. — Уйламаганда кулга шулкадәр акча килеп керсә һәркем шатланыр иде. Әлегә төгәл нинди максатка тотасын хәл итмәдек. Торак мәсьәләсенә килгәндә, Казанда ипотекага фатир алган идек, бәлки шуңа кертербез. Дәүләттән яшьләр өчен акчалата ярдәм булу бик кирәк. Безгә әле соңгы вакытта гына бирелә башлаган ай саен 5 мең сум акча да тия, аңа да бик шатландык, чөнки ул гаиләнең кеременә өстәмә бит. Шундый ярдәмнәр илебездә һәр гаилә өчен дә булсын, һәр гаиләгә кагылышлы программалар кабул итсеннәр иде”.

Илүзә сабые Ратмир белән Югары Мәтәскәдә әти-әнисе янында яши. Ире Рамил Апаз егете, Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшли, атнага берничә тапкыр гаиләсе янына кайтып йөри. Илүзә Казанда медицина көллиятен тәмамлаган. Яшьләр 2017 елда гаилә корып, быел әти-әни булу бәхетен татыган. Яшәү урыннары авылда теркәлгәнлектән, дәүләт ярдәменә дә ия булганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл җирендә яшьләрне төпләндерү өчен дәүләтнең бер тапкыр бирелә торган акчасы гына җитми шул. Андый ярдәмнәр күбрәк һәм даими рәвештә булса алар да ничарадан бичара булып шәһәр җирләренә китеп бармас иде.

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X