Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Улын өч көн элек бикләп чыгып киткән булган...

    Малай берничә көн ач торган.

    Узган елның сентябрендә 1нче сыйныф укучысы 3 көн дәвамында мәктәпкә бармаган. Бала озак вакыт бәйләнешкә чыкмагач, укытучылар бу турында хокук сакчыларына җитергән. Полиция хезмәткәрләре шунда ук малай яшәгән йортка юнәлгән. Алар ишекне ватып кергәндә, курыккан малай карават өстендә утырган булган һәм бик озак вакыт биредә берүзе булуын әйткән. Тикшерүләр буенча, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ана баланы 3 көн элек бикләп чыгып киткән булган. Өйдә балага ашарга ризык та калдырмаган. Ана әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителгән. Тиздән малайны башка гаилә тәрбиягә алачак.

     

    Реклама

    Автор: Гөлия Мөгаллимова

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ulin-ch-k-n-elek-bikl-p-chigip-kitk-n-bulgan-160229/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: