Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Умартачы мине киңәшкә чакырды

    Каз канаты

    Бервакытны бер өйрәнчек умартачы мине киңәшкә чакырды. Яратам мин тырыш кешеләрне, андыйларга ярдәм итәсе генә килеп тора. Башлап җибәрүче генә түгел, гомере буе умарта тоткан кеше дә әлеге могҗизалы, серле бөҗәкләрнең бар серен белеп бетерә алмый. Ун умартачы белән сөйләшәсең икән, аларның унысы ун төрле киңәш бирәчәк. Һәм үз белгәненең бөтенесен дә әйтеп тә бетермәячәк.

    Әмма башлап җибәргәндә тәҗрибәле кеше киңәшләре бик ярап куячак. Билгеле, беренче чиратта умартачының кирәкле эш кораллары булырга тиеш. Хәзер аларның күбесен кибеттән алырга була.

    Элек-электән бал кортларын кәрәздән сыпырып төшерү өчен каз канатын файдаланганнар, ул бик уңайлы, бөҗәкләргә зыян китерми, оядагы чүп-чарны сыпырып алу өчен дә ярап тора.

    Һәр хуҗалыкта каз асраган заманнарда канат проблемасы да юк иде. Ә хәзер казны бик асрамыйлар.

    Төтенләгечне кабызгач өйрәнчек умартачыга: “Каз канаты кирәк”, – дидем. Дөнья бетереп эзләделәр, таба алмадылар. “Әнә бер тавыкның канатын кис тә ал!” – дим шаяртып. Тик шаяру барып чыкмады. “Ник тиясез тавыкка? Аның ни гаебе бар?” – дип, шул тирәдә йөргән хуҗа кеше тузгып китте.

    Хәзерге кеше шундый ачулы, шаяруны аңламый, уйнап әйткәнне чынга алырга гына тора. Элек алай ук түгел иде, дип уйлыйм мин. Төрле четерекле хәлләрдән дә уен-көлке белән чыга беләләр иде.

    ...Колхозның партия җыелышында ике мәсьәлә карала. Беренчесе – хезмәт урыннарында уңай шартлар тудыру. Икенчесе – ферма мөдиренең тәртибен тикшерү. Беренчесе болай да аңлашыла. Икенчесенә аңлатма кирәк. Ферма мөдире Фәләнев коммунист исеменә тап төшерә торган гамәл эшләгән, бер сыер савучы белән гыйшык-мыйшык уйнаганда чаманы югалтып тирәнгәрәк кереп киткән. Тегесе йөккә узган.

    Җыелыш башлануга ферма мөдире сүз ала: “Иптәшләр, сыерларны сауганда фермада булуым кирәк. Гаебемне таныйм, башка алай тирәнгә кермәм, минем мәсьәләне беренче итеп каравыгызны сорыйм”.

    Реклама

    Мөдирнең тәкъдиме белән килешәләр, билгеле, сөт мөһимрәк бит. Гаебен дә танып тора, иптәшләрчә киңәшләрен биреп җибәрәләр моны.

    Җыелышны алып баручы инде икенче чиратка күчкән көн тәртибен игълан итә. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар, дип сорый.

    – Миндә бар! – дип кул күтәрә җор телле баш инженер. – Иптәшләр, бездә хезмәт шартлары начар булса, беренче көн тәртибендәге мәсьәлә дә килеп чыкмас иде. Минем тәкъдим: җыелышны шушының белән төгәлләргә!

    Малай чакта Кесмәскә балыкка йөри идек. Ул елларда тегермән дә бар иде әле. Анда безнең авылның Барый абый, аннан соң улы Фәрт абый эшләде. Елгалар су белән тулы, балык яхшы чиертә. Инде өйгә кайтырга вакыт, кармакны җыеп торганда яныма Фәрт абый килде. Кулына кәгазь төргәге тоткан.

    – Менә моны Габдулла абыеңа бирерсең, ача күрмә, чәчелә торган әйбер, – диде.

    Кеше әйберен ачып карарга уема да килмәде. Алып менеп бирдем Габдулла абыйга. Ул җеп бәйләнгән төргәкне сүтәргә кереште. Бер катын сүтә, эчтән тагын җеп белән бәйләнгән катлам күренә. Чыннан да бик кадерле әйбер булса кирәк. Менә сүтеп бетерде Габдулла абый төргәкне һәм аннан... үлгән чыпчык килеп чыкты. Рәхәтләнеп көлде Габдулла абый һәм “Минем күчтәнәчкә җавап инде бу”, – диде. Аның нинди күчтәнәч җибәрүе сер булып калды.

    Безнең халык ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергән, әмма бик авыр елларда юмор хисен югалтмаган. Уйнагыз, көлегез, файдасы күп, белегез, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: