Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Умартачылар җиңел сулар

    Агудан башка да яшәп була, ди белгечләр

    Соңгы елларда умартачыларның кәефләрен төшерә торган хәлләр күбәеп китте. Агу-химикатларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә бал кортлары кырыла, умартачының ел буе куйган хезмәте юкка чыга.

    Агу бит әле ул кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч, мәсәлән, рапс орлыгы май ясау өчен һәм косметикада кулланыла. Үсемлекләрне серкәләндереп уңышны арттыра торган файдалы бөҗәкләрне (бал кортларын) агулап үтерү үзең утырган ботакка балта белән чапкан кебек.

    Бактың исә, боларны  булдырмый калдыруның гади генә юллары да бар икән бит. Район хуҗалыклары агрономнары белән үткәрелгән укуда Россия авыл хуҗалыгы үзәге республика филиалының биофабрика мөдире Айгөл Габдрахманова шул турыда сөйләде. Рапс һәм кәбестә бер семьялыктан булган культура. Аның да төп дош-маны – кәбестә күбәләге. Һәр агуга каршы агу бар дигәндәй, табигатьтә дә без корткыч дип санаган корткычлар белән тук-ланучы бөҗәкләр бар. Менә шуларны күбәләк күкәй салган чорда рапс басуы өстенә сиптереп чыгалар, күбәләк күкәй салуга, болар аны ашап та бетерә. Бернинди агуның кирәге юк!

    – Быел районда берәр хуҗалыкта шундый сынау уздырырга уйлап торабыз, – ди район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

    Безнең үзәккә үткән  колорадо коңгызы Америкада туган. Анда аның барлыгын белмиләр дә, ди. Чөнки табигый дошманнары бар. Шуңа бездә рәхәт чигеп ята инде ул.

    Агрономнар иген уңышын арттыруның башка юллары турында да сөйләштеләр. Быел бер гектарга уртача 40 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама туплаган хуҗалыкларга тагын 10 килограмм ашлама алу өчен субсидия биреләчәк.

    Реклама

    Әлегә район буенча бер гектарга 34 килограмм ашлама тупланган. “Курса МТСы” ширкәтендә – 85, “Кырлай”да – 74, “Игенче”дә – 66, “Северный”да – 60, “Ашытбаш”та 43 килограмм. “Тукай”да бөтенләй юк, “Ак барс” агрокомплексы”нда  4 килограмм.

    1 февральдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән “Кызыл Яр”, “Аю” хуҗалыкларында булдык. Ике хуҗалык та техника әзерлеге буенча макталырлык. Яңаларын да алалар. “Аю” ширкәтенә 2 трактор, сиптергеч кайтарылган. Без килгән көнне “К–744”, чәчү комплексы алырга киткәннәр иде.

    “Кызыл Яр” ширкәте үзе күтәрелеп-төшерелә торган тырма агрегаты, культиватор, печән прессы, тырма алган.

    – Хуҗалыклар тагылма агрегатларны 1 гыйнварга әзерләп куярга тиешләр иде, – ди Ленар Абдуллин. “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтләре моны үтәмәгән.

    1 апрельгә тракторлар әзер булырга тиеш. Әлегә әзерлек – 66 процент. “Тукай” ширкәтендә тракторлар әзер.

    Узган ел хуҗалыклар 152 млн сумлык яңа техника алган. Һәр елны техниканың 10 процентын яңартып тору шарт, ди белгечләр. “Курса МТСы”, “Заря”, “Яңарыш”, “Казанка”, “Северный” хуҗалыклары бу юнәлештә әйбәт эшли.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: