erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Умартачылар, салым түләттерүдән шикләнеп, паспорт ясатмый

Арча районының Шекә авылында Нурулла Закиров хуҗалыгында бал кортлары үлүе турында хәбәр иткән идек. Аның кызы Ләлә Шакирова бу юлы үлгән кортларны тикшертү өчен Мәскәү лабораториясенә җибәрәчәкләрен әйтте.

Арча районының Шекә авылында Нурулла Закиров хуҗалыгында бал кортлары үлүе турында хәбәр иткән идек. Аның кызы Ләлә Шакирова бу юлы үлгән кортларны тикшертү өчен Мәскәү лабораториясенә җибәрәчәкләрен әйтте.

Кортларның үлү сәбәбе пестицидлардан гына түгел, паразитлардан, авырулардан да булырга мөмкин анысы. Ә бал кортларының авыру булмавын исә умарта паспорты белән дә дәлилләп була. Бер пешкәч, өреп кабарга өйрәнәсең дә бит. Нурулла Закиров быел да умарта паспортын ясатуны кирәксенмәгән. 

Арча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов әйтүенчә, һәр умартачы умарталыкның ветеринария-санитария паспортын рәсмиләштерергә тиеш. Умартачы аңардан башка балын сата алмый. Ә күп кенә умартачылар, үзләренә генә ашарга тотуларын әйтеп, паспорт ясатырга ашыкмыйлар ди. Югыйсә кортлары үлгән очракта паспорттагы мәгълүмат аларның үзләрен якларга да булышыр иде. 
Әңгәмәдәшем паспортның мәҗбүри булырга тиешлегенә дә басым ясады. 

– Ветеринария хезмәткәрләре кортларны йогышлы һәм паразитар авыруларга тикшерә һәм лаборатория нәтиҗәләрен шул паспортка теркәп куя. Шунда ук дезинфекция ясау чаралары турындагы мәгълүмат та языла. Бу очракта паспорт юк. Булса, бал кортларының авыру булганнармы-юкмы икәнлеген шунда ук ачыкларга булыр иде. Үткән елны үлгән кортларны лабораториядә тикшерттеләр, әмма агрофирма күрсәткән пестицидлардан агуланулары расланмады. Димәк, башка сәбәптән үлгәннәр, – ди ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул шулай ук умартачы паспортында умарта оясының ничә баш булуы турында да язылырга тиешлеген ассызыклады. “Фәлән кадәр умарта оясы зыян күрде диләр, ә аны ничек раслый алалар? Паспорт булмагач, аны дәлилләү кыен. Бу компенсация алганда авырлык тудырырга мөмкин. Субсидияләр бирә калсалар да, шул ук паспорт булуың мөһим” ди Руслан Фәйзрахманов.

«Татарстан умартачылары» оешмасы рәисе Шәүкәт абый Хәйруллин умартачыларның паспорт ясатырга ашыкмауларын салым түләттерүдән шикләнү белән бәйләп карый.

– Хәзер сыерларның да, этләрнең дә паспорты бар. Заманасы шул, ансыз булмый һәм берни яшерә дә алмыйсың. Салым түләттерергә теләсәләр, аның әллә нинди ысулларын уйлап табалар, – ди ул. 
Бал кортлары үлүнең быелга беренче очрагы бу. Алдагы елларгы кебек, күпләп була күрмәсен. Бал кортлары кырылса, ачлык афәте дә булырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, алар барлык чәчәкле үсемлекләрнең 80 процентын серкәләндерә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кортларны лабораторияга алып барып йогышлы хэм паразиты авыруларга тикшерделэр ,Закиров Нурулланын бал кортларындачирлэр табылмады!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Колорадо кортына да паспорт бирмиләр микән, мин ясатыр идем, хөкүмәт безгә салым түләсен өчен, чөнки ул кортларны алар алып кайтты чит илдән,нишләп бу турыда да уйламый икән түрәләр

      2
      X