erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Умартачыларга матди ярдәм күрсәтелә

Умартачылык – кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бик нечкә һәм күп тырышлык сорый торган шөгыль. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда 14 меңгә якын умарталык бар. Аларны гаиләләре белән 100 меңләп кеше карый. Ата-бабадан килгән эшне буыннан-буынга тапшыручы нәселләр дә байтак. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларга ярдәм итү җаен да тапты: терлекчеләр, атчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә хәзер умартачылар да кушылды, алар да «Агростартап» программасында катнаша ала. Узган ел мондый бәхет 13 умартачыга тигән иде. Быел әлеге ярдәмнән файдаланучылар – 22 кеше.

«Без моны озак көттек»

Теләче районының Күкчә авылында яшәүче Сабирҗановлар гаиләсе программа турында әнә шулай ди. Гаилә башлыгы Нуриман абый умартачылык белән 40 елга якын шөгыльләнә. Ул озак еллар колхоз умарталыгында эшләгән. Хатыны Фаһимә апа исә аның төп ярдәмчесе булган. Хәзерге вакытта аларның «уң куллары» – уллары Нияз да әти-әниләре сукмагыннан киткән.

Умартачылык әлеге нәсел өчен ят шөгыль түгел. Аларга кадәр Нуриман абыйның бабасы умарта тоткан.

– Ләкин әти умартачылык серләренә шактый еллардан соң, аны колхоз укытырга җибәргәч кенә төшенә. Мин исә – кечкенәдән үк әтинең кул арасына кереп өйрәнгән малай инде. Без гаиләдә өч бертуган. Калган туганнарым – башка төрле һөнәр ияләре. Кечкенәдән үк умарта кортлары арасында үссәм дә, әле һаман да өйрәнәм, тәҗрибә туплыйм. Әти белән гел киңәшләшеп эшлибез, – диде Нияз Сабирҗанов.

Гаилә «Агростартап» программасын да түземсезлек белән көтеп алган.

– Бу программаны без күптәннән көттек. «Дәүләттән ярдәм ала алсак, бик әйбәт булыр иде», – дип белешеп, кызыксынып тордык. 2011-2012 елларда умартачыларга 200 мең сум күләмендә акча бирергә мөмкиннәр, дигән сүзләр ишетелгәләгән иде. Ләкин ул вакытта шартлары безгә туры килмәде. Ә инде «Агростартап» программасы эшли башлау белән үк документларны илтеп тапшырдык. Бизнес-план төзедек. Грант отканда да авырлыклар булмады, – ди Нияз.

Узган ел әлеге гаилә республика бюджетыннан 120 баш умартага исәпләнгән матди ярдәм алуга ирешә. Бүген Сабирҗановлар гаиләсе 250 тирәсе умарта тота.

– Җомга көнне, Аллаһка тапшырып, беренче тапкыр бал аертып карадык. Ләкин әлегә бераз иртәрәк дип уйладык. Һава торышы уңай торса, кортлар бал җыя әле. Ашыгырга кирәкми, аның өлгереп җитүе кирәк, – диде Нияз Сабирҗанов.

Умартачыларның бал аерту кебек мәшәкатьле дә, күңелле дә көннәре вакытында төзелеш эшләре дә бара икән. Грант акчасының бер өлешенә умарталыкта склад төзеп ятышлары Сабирҗановларның.

– Умартачы умарта асрау серләренә гомер буе төшенә торгандыр ул, чөнки бер елны туры килгән эш икенче елга ярамаска мөмкин. Һава торышына да күп нәрсә бәйләнгән. Киләсе ел аласы табыш өчен быелдан ук хәстәрен күрергә кирәк. Умарта карауның нечкәлекләре бик күп. Умартачыларның эшләре җәй белән генә дә чикләнми. Аның мәшәкате кышын да җитәрлек, – ди умартачы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башлангычта яхшы ярдәм

«Агростартап» программасында катнашып, бәхет елмайган икенче бер умартачы – Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче Резидә Юнысова. Сабирҗановлардан аермалы буларак, Резидә апа белән ире өчен умартачылык – яңа һөнәр.

– Программада катнашканда безнең 20 баш кына умартабыз бар иде. Акча күчкәч, тагын 100 баш алдык. Бу – безнең өчен бик зур булышлык, әлбәттә. Үзебез генә шул кадәр умартаны ала да алмаган булыр идек. Кызыксыну гына җитми. Эш башлап җибәрергә саллы гына акча булу да кирәк, чөнки хәзер барысы да кыйммәт. Шөкер, программада катнашу бик авыр булмады. Районнан да ярдәм иттеләр, – ди Резидә апа.

Аның сүзләре буенча,  умартачылык белән кызыксына башлауларына 3-4 ел гына әле.

– Аңа кадәр мин бухгалтер булып эшләдем. Башта ирем шөгыльләнә башлады, аннан соң үзем дә булыштым. Умарталарыбыз арткач, үзем дә ныклап торып шөгыльләнә башладым. Ярдәмгә тагын бер тәҗрибәле умартачыбыз бар, чөнки кортларны бик белеп карарга кирәк, – ди Резидә Юнысова.

Әлегә бал аерта башламаганнар икән. Кортлары яшь булса да, уңыш алуга өметләре зурдан.

– Кортларыбыз яшь бит әле. Уңыш, бәлки, алай ук мул да булмас, ләкин балсыз да калмабыз дип уйлыйм, – ди умартачы.

Зөһрә Садыйкова

https://vatantat.ru/2020/07/29956/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X