erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Умартачы бал кортлары үлеменә сәбәпче булган агрофирманы судта откан (»Интертат»)

Арча районындагы бер хуҗалык рапс кырларын агулаганнан соң, Шекә авылында яшәүче умартачы Нурулла Закировның бал кортлары үлә. Бу хәл 2 ел рәттән кабатлана! Быел умартачы судка биргән... һәм агрофирманы откан! Умартачы судта откан отуын, шулай да үзе бик шат түгел әле... «Интертат»ка ул ник шат түгеллеген сөйләде.

Бу очрак «бердәмлектә – көч» диюнең зур үрнәге булып тора. Гадәттә, андый очракларда авыл кешесе «зур кешеләргә» каршы барырга батырчылык итми бит инде. Нурулла Закиров 2 ел рәттән бал кортлары үлеме белән ризалаша алмый. Күпме өметләрне акларга тиешле бал уңышы да булмый.

Бу хәлләр нидән башлана? 2021 елда агрофирма люцерна кырларына агу сибә. Бу басудан 500 метр ераклыкта урнашкан умартачы хуҗалыгы зур зыян күрә. Нурулла Закиров тоткан 35ләп умартада 80-90 процент бал кортлары үлә. Үлгән бал кортлары һәм яшел массаны экспертизага җибәрәләр, тик кирәкле дәлилләр җыелмый. Умартачы бал кортларының нәкъ менә басуларны агулаганыннан үлгән икәнен исбатлый алмый.

2022 елда тагын шул хәл кабатлана. 1 километр ераклыктагы рапс басуын агулыйлар. Анда инде барысы да чагыша. Июль аеннан сузылган эшнең нәтиҗәсе әле 2 көн элек кенә булган. Дөреслек умартачы ягында.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басуларны агулавы нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – ел саен күзәтелә торган күренеш. Әмма умартачының агрофирманы үтүе – гадәттән тыш хәл, шуңа да бу вакыйга турында федераль басмалар да язып чыкты.

Хәзерге законнар буенча, аграрийлар пестицидлар кулланачаклары турында сезон башында һәм җәен бер тапкыр хәбәр итәргә тиеш. Татарстанда умартачылар өчен ватсап төркемнәр булдырылып, пестицидлар куллану турында килешенеп эшләнергә тиеш, дигән үзара килешү булдырылса да, конфликтлы хәлләр ел саен күзәтелә. Март аенда Дәүләт Думасы пестицидлар кулланыр алдыннан кисәтү кагыйдәләрен төгәлләштерү турында закон проекты кабул итте. Анда 10 көн алдан кисәтү турында сүз бара.

«Мин ул акчага өмет итмим»

Нурулла абыйның үзе белән элемтәгә кердем. 20 еллык тәҗрибә туплаган умартачы, хәлләр шатланырлык түгел, ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Умарталыкка кереп карасаң, шатланырлык урын юк, сеңлем. 2 ел элек 35ләп умарта бар иде, быел 28 калды. Ана кортлар үлә. Бал сезонына кадәр аналарын алмаштырып булмасмы, дигән өмет бар. Әлегә 10 умартага өметле, алары җайланып килә. Тагын 5сен булса да терелтеп өлгереп булмасмы, дип торам. 15есен алып калып булса да, әйбәт булыр иде. Мактана торган эш юк әле.

2021 елда тагын да күбрәк үлделәр. Оядан чыкмый торган яшь кортлар гына калды. Анда үлгән бал кортларын көрәп алырлык иде. Оядан соскыч белән җыйдым. Узган елда 60-70 проценты юкка чыкты. Өченче елны яз көне җыйган баллары бераз калган иде, узган ел бөтенләй бал булмады инде.

Балны сата идек, бераз чыгымнарын капларга булса да ярый. 2021гә кадәр 3 ел рәттән балсыз ел булды, елы шундый килде. Өч ел кортларны ширбәт ашатып саклап тордык. 2021 елда 10 елга 1 генә килә торган баллы ел иде. Ул елгы уңыш 3 еллык чыгымны каплар, дип өметләнгән идек. Нәтиҗәдә 5 ел рәттән кортлар бернинди файда китерми булып чыкты. Яшәр-яшәмәс яталар инде. Быел да агуласалар, кортлар бетә, – дип авыр сулады умартачы.

Дәвамы: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X