Ур-ра! Башланды!
Каникуллар башланды.
-- Рәхәтме? - дип шалтыраталар. Балалар каникуллары турында сүз бара.
- Мәктәпкә лагерьга киттеләр, - дим.
-Алайса тагын да рәхәт инде. Тыныч. Мәктәптән тамагы туеп кайта, караулы. Без балаларны лагерьга җибәрмәдек. Безнең дә каникул бит. Рәхәтләнеп йоклыйбыз. Йокыдан торгач башлана... Ник кенә лагерьга җибәрмәдем дисең... Нәрсә пешерергә белмисең. Тәмлене сорыйлар. Аларга шашлык, тегесе-монысы кирәк.
-- Безнекеләр иртән йоклап ятмый, - дип сүзне дәвам итәм. - Безгә йокыдан тору проблема түгел. Алар инде бүген 7нче яртыда торган иде. Футбол уйныйбыз дип дәртләнп лагерьга киттеләр...
Каникуллар балалар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә рәхәт. Дәрес әзерлисе юк. Күңелле каникуллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев