Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе районыбыздагы кайбер хуҗалыкларының әзерлеген яхшы дип бәяләде
27 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген кабул итте.
- Быел мондый кабул итү гадәттәгедән иртәрәк уза, - диде Илнар Габбасов. – Чөнки һава шартлары үзенчәлекле, игеннәрне урып-җыю да иртәрәк башланыр дип көтелә.
Комиссия “Яңарыш“, “Северный“ хуҗалыкларының әзерлеген яхшы дип бәяләде.
Нет комментариев