erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уракка да ерак түгел

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә 5 айда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясадылар

 

 

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов май аенда беренчелекне яулаган “Ашыт” ширкәтенә күчмә кубок тапшырды. “Северный” хуҗалыгы – икенче, “Кырлай” ширкәте өченче урында.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз дигәндәй, иң ахыргы урында “Төрнәле–Пошалым ширкәте. Әлеге хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү турында гомумән уйламыйлар дигән фикер туа. Инде терлекчелектә дә артка тәгәрисен тәгәрәп бетереп киләләр, 17нче урыннан да түбән төшеп булмый. Бу хуҗалык турында кабат-кабат язарга туры килә. Кемгәдер үч итүдән түгел, анда яшәгән халык язмышы өчен борчылудан. Кеше булмаганлыктан җиде трактор тик тора. Техник карау үткәрү дигән әйбер юк. Ике остаханә бар дип исәпләнә, алар кышын җылытылмый, түбәдән су үтә.

Районда 28524 шартлы терлек исәпләнә, һәр терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелды. Бу 20 мең 300 тонна печән, 136 мең 800 тонна сенаж, 136 мең 100 тонна силос дигән сүз. Әлегә моның яртысы әзерләнде, димәк, эшлисе дә эшлисе.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Казанка”, “Тукай”, “Курса МТСы”, “Кызыл Яр” хуҗалыклары азык әзерләүдә үрнәк күрсәтәләр.

Июль ахырында гадәттә арыш урагына керешелә. Вакыт бик аз калып бара, 5 июльгә ашлык суктыру  комбайннарын әзерләп бетерү бурычы тора. 140 комбайнның 111е әзер.

Республика программалары буенча быел 10 сыерлар, 3 ат тораклары, 8 ындыр табагы, 4 машина-трактор паркы ныклап төзекләндерелә, 5 силос-сенаж траншеясы төзелә.

Авыл хуҗалыгына цифр-лы технологияләр кертү                                  буенча да эш алып барыла. Әлегә үсемлекчелектә бу башланып кына килә, терлекчелектә шактый алга китеш бар инде, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары актив эшли. “Кырлай” ширкәтендә терлекләрне чиплау башланды. “Кырлай”, “Игенче”, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары бу яңалыкны беренче булып кертәчәкләр.

Киңәшмәдә районда агроном, зоотехник, мал табибы, инженер белгечләре җитмәве турында да сөйләшенде. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларында 419 егет һәм кыз белем ала икән. Киләчәктә белгечләр сафы шулар исәбенә тулыланыр, дигән өмет бар. Соңгы 3 елда 33 белгеч кайткан, шуларның 29ы төпләнеп калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X