erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ураза тотучы кыямәт көнендә нинди дә булса өстенлекләргә ия буламы?

Ашамый-эчми тору, төнлә тәравих намазларын уку үзе үк сабырлык таләп итә. Рамазанда ялган, буш сүз, гайбәт сөйләсәгез, уразагыз бозыла. Тел белән генә түгел, күз, колак, аяк-куллар белән дә ураза тотарга тиешбез

Рамил хәзрәт Юныс:
– Әлбәттә, алар бу көнне бик зур әҗер-саваплар алачак. Ураза үз эченә өч төрле сабырлыкны ала: авырлыкка, гөнаһтан тыелуга һәм гыйбадәт кылуга сабырлык. Уразада шушы өч сабырлык бергә кушыла. Ашамый-эчми тору, төнлә тәравих намазларын уку үзе үк сабырлык таләп итә. Рамазанда ялган, буш сүз, гайбәт сөйләсәгез, уразагыз бозыла. Тел белән генә түгел, күз, колак, аяк-куллар белән дә ураза тотарга тиешбез. Рәсүлебез (с.г.с.): “Һәр гамәлгә Аллаһы Тәгалә уннан алып җиде йөзгә кадәр савап бирер, ураза әҗере исә җиде йөздән дә күбрәк булачак”, – ди. Аллаһ ураза сабырлыгы өчен әҗерен Үзе бирәчәк, Коръәндә дә җитмеш урында сабырлык турында әйтелә. Раббыбыз сабырларны ярата, Ул алар белән бергә, димәк, рамазан ае Аңа якынаю, тәкъвалыкка ирешү өчен бер сәбәп тә. «Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалардан булырсыз», – ди Ул. Тоткан уразаларыбыз хакына Аллаһы Тәгалә җәннәтнең раян дигән ишекләрен ача. Аннан фәкать ураза тоткан кешеләр генә керәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/din/uraza-totuchy-kyyamt-knend-nindi-d-bulsa-stenleklrg-iya-bulamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X