erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ураза тотучының авызыннан чыккан ис ислемай исенә караганда Аллаһыга күпкә күркәмрәк

Рамазан аеның фазыйләте

Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору – балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз. Безгә кадәр булган барча халык та уразалы булган, хәтта археологларның тикшерүләренә караганда, безгә кадәр уразасыз халык яшәмәгән, диләр. Сәгыйт бине Җөбәер болай дип әйткән: “Безгә кадәр исламның әүвәлге вакытында да уразаны кичтән алып икенче кичкә кадәр тоталар иде”, ягъни бер тәүлек.

Аллаһы Тәгалә: дип әйтә, ягъни “шәт тәкъвалы булырсыз”, – ди. Әмма “ураза тотып, әлбәттә, тәкъвалы буласыз”, димәгән, чөнки кешенең һәртөрле гөнаһтан, гайбәттән, харамга күз төшерүдән, сүгенүдән, талашулардан һ.б. саклана аламы яки юкмы икәне үзеннән тора. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр дә кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел”, – дип әйткән. Шуңа күрә мөселман игелекле, күркәм әхлаклы, хәерле сүзле булырга тиеш.

Аллаһының ураза тотарга биргән әмере: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, патшаларга, эшчеләргә, укучыларга һәм хәрбиләргә. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары һәм бәла-каза килүләр ураза тотмаска гозер була алмыйлар. Фәкать ятып чирләгән, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар – болар гозерле булалар. Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, болар көчләре җитмәү сәбәпле ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр.

Әлеге аятьнең дәвамы бар: ... ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһының хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз! Шушы аятьтән аңлашылганча, Коръән Рамазан аенда иңә башлаган, шуңа күрә Рамазан аенда Коръән уку мөстәхәб һәм савабы да артыграк. Риваятьләргә караганда, барча илаһи китаплар нәкъ менә Рамазан аенда иңгән. Зәбур китабы – алтынчы, Тәүрат китабы – уникенче, Инҗил китабы – унтугызынчы һәм Коръән китабы – егерме җиденче Рамазанда иңгән.

Әл-Багави дигән галим түбәндәге сүзләрне әйткән: Дөреслектә, Рамазан дигән сүз Рамдаа дигән сүздән алынган, ягъни кыздырылган ташлар мәгънәсендә, чөнки алар кызу көннәрдә ураза тотканнар. Ул замандагы гарәпләр берәр айга исем бирергә теләгәндә, алар беренче чиратта вакыйгаларга яки фасылларга карый торган булганнар, әмма Рамазан ае кызу көнгә туры килгәч, алар ул айга Рамазан, дип исем биргәннәр. Икенче бер галим: Ул айны, гөнаһларны яндырганга күрә, Рамазан дип атадылар, – дип әйткән.

Рамазан уразасы икенче һиҗри елында фарыз була. Рамазан уразасы динебездә зарури, шуңа күрә аны инкяр иткән кеше көферлеккә төшә. Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайрадан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләре риваять ителә: “Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйтаннар баглана”, – диде. Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһының рәхмәте иңәр, шәйтаннар бикләнер, багланыр һәм ураза тотарга комачауламаслар. Күпләребезнең сизгәне бардыр, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел һәм гөнаһлар да аз кылына.

Хәдис дәвамында Аллаһы Тәгаләнең әлеге сүзләре тапшырыла: Әй хәерлегә омтылучы! Аллаһыга якынай! Әй начарлыкка омтылучы! Гөнаһыңнан тукта! Аллаһы һәр төнне бер ураза тотучыны җәһәннәмнән коткарыр. Дәвам итеп Аллаһы Тәгалә болай дип әйтер: Гафу сораучы бармы, гөнаһларын гафу итәрмен! Берәр ихтыяҗың бармы, сораганыңны бирермен! Тәүбә кылучы бармы, тәүбәләрен кабул итәрмен! Һәм шушы мөрәҗәгать таң атканчы дәвам итәр. Һәм Аллаһы Тәгалә һәркөнне, һәр ифтар вакытында меңләгән ураза тотучы мөселманнарны җәһәннәм утыннан коткарыр1.

Әй кардәшләрем! Шушы форсаттан мәхрүм кала күрмәгез, чөнки тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: Ни үкенеч шул кешегә, Рамазан үтеп китеп тә, гөнаһлары гафу ителмәсә, – дигән. Сәлмән Әл-Фәриси Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәгъбан аеның соңгы көнендә сөйләгән вәгазен риваять итә: Әй кешеләр! Сезгә бөек ай якынлашып килә, ул айда мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе бар һәм Аллаһы Тәгалә бу айда уразаны сезгә фарыз итте, ә тәравих намазын сөннәт итте. Кем бу айда бер изгелек кылса, фарыз гамәлне үтәгән кебек булыр, ә кем фарыз гамәлне үтәсә, җитмеш фарызга тиң булыр. Рамазан – сабырлык ае, ә сабырлыкның нәтиҗәсе – җәннәт. Рамазан ае – уртаклашу ае. Ул айда мөселманның ризыгы киңәер, кем уразалы кешегә авыз ачтырса, ураза тоткан кешенең әҗерен алыр, гөнаһысы гафу ителеп, үзен уттан саклар. Шуннан соң сәхабәләр: Йә Расүллуллаһ! Һәрберебез дә ураза тотучыга авыз ачтырырлык ризык таба алмыйбыз, – диделәр. Пәйгамбәребез җавап итеп: Кем ураза тотучыга бер йотым сөт яки су яки бер бөртек хөрмә булса да бирсә, Аллаһы аның әҗерен шиксез бирер. Ә кем инде ураза тотучыны тукландырып ашатса, аның бөтен гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы аны үзенең чишмәсеннән су эчертер вә шуннан соң ул беркайчан да сусамас һәм Аллаһы Тәгалә аңа ураза тотучы кешенең әҗерен биреп, ураза тотучының да, аңа карап әҗерен киметмәс», – дип әйткән. Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: Рамазан аеның беренче ун көне – рәхмәт, икенче ун көне – мәгъфирәт, өченче ун көне – җәһәннәмнән котылу ае. Кем бу айда үзенең малын сарыф итсә, Аллаһы аны уттан саклар.

Бу айда дүрт әйберне эшләргә тырышыгыз: икесеннән сез Раббыгызның ризалыгына ирешерсез, ә калган икесенә сез үзегез мохтаҗдыр. Раббыбызның ризалыгына ирештерә торган беренче ике гамәл – ул да булса Ләә иләәһә илләллааһу, ягъни Аллаһыдан башка илаһ юк, дип даими шушы кәлимәне әйтү һәм истигъфар кылу, ә сез мохтаҗ булган гамәл: ул да булса Аллаһыдан даими җәннәтне эстәү һәм җәһәннәмнән сыгыну.

Пәйгамбәребез бер кодси хәдистә болай дигән: Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: Адәм баласы кылган һәр гамәл үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза Минеке һәм әҗерен дә Үзем бирермен, – диде. Никадәр гүзәл гыйбадәт ул ураза! Аллаһы аны Минеке дип, безне шатландырды, чөнки ураза риядан ерак булган бердәнбер гамәл. Ураза тотасыңмы, юкмы – Аллаһыдан кала беркем дә белә алмый, гәрчә син үзеңне уразалы дисәң дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм олай дип әйтте: Рамазанда минем өммәтемә биш әйбер бирелде. Башка өммәтләргә ул бирелмәде:

1. Ураза тотучының авызыннан чыккан ис, миск (ислемай) исенә караганда Аллаһыга күпкә күркәмрәк.

2. Авыз ачканчы фәрештәләр уразалы кешегә истигъфар укыр.

3. Шәйтаннар багланыр.

4. Һәр көнне ураза тоткан кеше өчен Аллаһы аның өчен җәннәтне бизәп торыр.

5. Рамазанның соңгы төнендә Аллаһы Тәгалә тулысынча аны гафу итәр.

Шунда сәхабәләр: Йә Расүлуллаһ, ул Кадер кичәсеме? – дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җавап итеп: Юк, һәр кеше берәр эшен тәмамласа, ахырда хакын алыр, – дигән.

Инде йомгаклап Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер гүзәл сүзен язып үтик. Расүлебез салләллау галәйһи вә сәлләм: Ураза тотучы кешенең ике шатлыгы бар: берсе авыз ачкан вакытта, ә икенчесе, гөнаһыбыз гафу ителгән хәлдә Кыямәт көнендә Аллаһы белән очрашканда, – дип әйткән.

Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман, тәкъвалык бирсен. Бер-беребезгә ярату, берләшүне кире кайтарып, урамда да, өйдә дә, мәчеттә дә, дөньяда да, үлгәч тә, Аллаһы Тәгалә мөселман булып калырга насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул әйләп, гөнаһларыбызны гафу итсә иде. Әәмин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре