erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ураза тотуда төп хаталар турында

Рамазан аен күпләр ашау-эчүдән тыелып тору белән генә бәйли. Чынлыкта исә шушы изге, фазыйләтле вакытның асыл-мәгънәсе киңрәк тә, тирәнрәк тә. Рамазанның үзенчәләкләрен, аның олуг максатын аңлап бетермәү сәбәпле, кайберәүләр әлеге гыйбадәтне кылуда хаталана, шул сәбәпле уразаларының савабы кими, ә кайчакта хаталар хәтта уразаның бозылуына да китерә

Ураза гыйбадәтенең дәрәҗәсен, кыйммәтен саклап калыр өчен еш эшләнә торган кайбер хаталарны карап чыгыйк.

Мәгълүм булганча, һәрбер гамәл нияттән башлана. Рамазан аеның уразасын гадәттә кичтән, таң атканчы, сәхәр ашаганнан соң ниятлиләр. Кайберәүләр сәхәрне йоклап калуны сәбәп итеп, уразага кермиләр. Бу дөрес түгел: әгәр нинди дә булса сәбәп белән сәхәр ашалмыйча калса, уразаны соңрак та ниятләп куярга мөмкин (Рамазан уразасын өйлә намазына кадәр ниятләргә ярый). Әмма шуны да онытмаска кирәк: сәхәргә, аның вакытына карата ваемсыз булу һич тә дөрес түгел.

Хаталарның тагын берсе – уразаны аш казаны белән генә тотып, тәннең башка өлешләрен бу гыйбадәттә катнаштырмау: мөселманнар уразага ниятләп кергәннән соң, аяк-кулларын да, күз-колакларын һәм телен дә “ураза тоттырырга”, ягъни гөнаһлы яки гөнаһка этәрүче сүз-гамәлләрдән сакланырга тиеш. Әгәр ураза тотучы гайбәттән, начар сүзләрдән, күз зинасыннан сакланмаса, башкаларга кулы яки теле белән зыян китерсә, аның Рамазан гыйбадәте, әлбәттә, кимчелекле була.

Уразага кергәч кайберәүләр ничектер сүлпәнәеп, сүрәнләнеп китеп, көнне ялкаулыкта үткәрә, вакытны йоклап яки ниндидер файдасыз шөгыль белән уздырырга тырыша. Бу шулай ук киң таралган хаталарның берсе, чөнки Рамазан аенда мөселманнар вакытларын кояш баюны пассив көтеп түгел, ә активлыкны югалтмыйча, дөнья эшен дә башкарып, ихлас гамәл-гыйбадәт тә кылып үткәрергә тиеш.

Ураза тоткан вакытта кайберәүләрнең ач тору сәбәпле ачулары кабара, шул сәбәпле алар якыннарына кычкыра, үзләрен агрессив тота. Әлбәттә, мондыйрак хәл ураза тотуда тәҗрибәсе булмаган, шушы гыйбадәтнең асылын әле аңлап бетермәгән кешеләр белән булырга мөмкин. Сабырлык җитмәү, начар холык, башкаларга тупас мөгамәлә күрсәтү уразаның дәрәҗәсен төшергәнен онытмаска кирәк.

Кояш баеп ахшам намазына азан әйтелгән мәлдә кайберәүләр азан сүзләрен тыңлап, кабатлап тормыйча авыз ача башлыйлар. Динебездә исә азанга карата хөрмәт белдерү тиешле. Шуңа күрә башта азан сүзләрен эчтән кабатлап, азан догасын кылырга, аннан соң гына җимеш кабып яки су йотып авыз ачарга кирәк.
Авыз ачканнан соң, гадәттә, әүвәл ахшам намазы укыла, аннан соң гына табын алдына утырып, ризыкланырга мөмкин. Кайберәүләр: “Әй, намаз вакыты чыкмый әле, өлгерәм!” – дип башта ашарга утыралар, аннан соң гына намаз укыйлар. Әлбәттә, болай эшләргә ярамый. Башта ахшам намазын укып, аннары тыныч күңел белән ризыкланып утыру хәерлерәктер... Шунысы да хак: авыз ачу вакытын артык токарларга да ярамас.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хаталарның тагын берсе – кичке ифтар вакытында артык күп ашау. Көне буе ач торганнан соң аш казанын кинәт тутырып куюдан сакланырга кирәк.

Рамазан аенда авыз ачып ифтар кылгач, ястү намазыннан соң укыла торган Тәравих намазына да битараф булмау мөһим. Әлеге сөннәт намазны кылуга салкын карау Рамазан аенда эшләнә торган хаталарның берседер.

Рамазан ае ахырындагы Кадер кичәсенә һәи игтикәф гыйбадәтенә тиешенчә игътибар бирмәү дә хата булып санала.

Шулай итеп, Рамазан аенда без фарызларны үтәп, гөнаһлардан тыелу белән бергә югарыда искә алынган хаталардан да саклансак иде. Гыйбадәтләребез камил һәм иң мөһиме кабул булсын.

Ришат хәзрәт Курамшин

 http://shahrikazan.ru/news/din/uraza-totuda-tp-khatalar-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X