erid:2VtzquqpS7d
Уразаның төгәл вакыты һәм Рамазан аенда мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләр күләме билгеле булды
Арча яңалыклары

Уразаның төгәл вакыты һәм Рамазан аенда мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләр күләме билгеле булды

Һәр мәчеттә 20 рәкагать таравих-намаз укыла.

Рамазан ае быел кояш батканнан соң 1 апрельдә башлана. Казан өчен ул кичке 6 тулып 21 минутта. Бу төндә Татарстанның барлык мәчетләрендә беренче таравих-намазлар үтәчәк. Уразаның беренче көне 2 апрельгә, шимбә көнгә туры килә.

30 апрельдә соңгы таравих-намаз укыла. 1 май – уразаның соңгы көне. Ураза бәйрәме 2 майда була.

Зәкать өчен нисаб, фитыр сәдакасе һәм фидия күләмнәре дә билгеләнде. Зәкать түләү өчен нисаб 620 мең сум. Ягъни, ел дәвамында шундый акчасы булган мөселман хәлле булып санала һәм аңа зәкать түләү мәҗбүри.

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме 58 мең сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме 150 сум. Моннан тыш сәламәтлеге буенча ураза тота алмаучылар өчен фидия күләме дә билгеләнгән. Ул төшеп калган һәр көн өчен 300 сум. Һәр мәчеттә 20 рәкагать таравих-намаз укыла.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев