erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урманда

Файдалы эш.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 10 октябреннән алып 20 октябренә кадәр, аучылык байлыклары өчен уңай шартлар тудыру һәм яңадан торгызу максатыннан, кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны аучылык җир-суларында тукландыру буенча акция узды.Бу акция кысаларында безнең мәктәп укучылары кыргый хайваннар популяциясен саклауда катнаштылар. Урманда махсус урнаштырылган җимлекләргә балалар урман халкы өчен тәм-томнар салдылар.
Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Районара бүлек башлыгы Галимҗанов Илһам Мәхмүт улы укучыларга кыргый хайваннарны ел әйләнәсе тукландыруның ничек алып барылуы турында сөйләде. Махсус урыннарда төрле азык җәелә, кояшлар урнаштырыла. 
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы табигый ресурслардан һәм табигый ресурсларны рациональ файдалану һәм торгызу турында әңгәмә үткәрделәр
Әлеге сәфәрне оештырган өчен Кәче авыл җирлеге башлыгы Шаһиәхмәтов Радик Дамир улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динә Ибраһимова. Кәче мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X