Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Урманда депутатлар юк

    “Хәтер... Ярый әле, кеше тормышында син бар. Син булмасаң, кешеләр азынып әллә ниләр эшләп бетәрләр иде. Ярый әле, Бөек Тәрбияче – син бар. Әйтик, менә моны хәтерләр өчен”. М.Мәһдиев. “Бәхилләшү”. 1985–1987.

     

    ...1975 елда мине район аучылар оешмасының рәисе итеп сайладылар. Районда аучылыкны алып баручы булып Миңһаҗ абый Низаметдинов эшли иде. Ул 1927 елгы, аларны сугышка кертмәгәннәр, әмма аңа 7 ел Германиядә хезмәт итәргә туры килгән. Штабта писер булган, 7 класс кына  тәмамласа да, русча да  бик яхшы белә, язуы искиткеч матур, гаять кешелекле, киң күңелле кеше иде. Хатыны Фәүзия апа турында да матур хатирәләрем бар, алар турында аерым язармын әле.

    Миңһаҗ  абый бервакыт мине поши, кабан ауларга чакырды. Итен дәүләткә тапшырырга тиешбез.

    Безнең бригадада дүрт кеше – Бимәрдән абыйлы-энеле Федоровлар. Болар бар да урманда үскән кешеләр, минем кебек кырда йөргән аучы өчен урман – тайга кебек инде ул. Хәер, тайганы Бимәр урманнарыннан башлана, диләр бит. Утызар метрлы чыршылар арасында кычкырып караган булды, тавыш үзеңнән ерак китми.

    Беркөнне менә шушы  Бимәр урманына чыктык. Иван Федоров белән икебез урман эченә  кереп киттек, ә калганнар бу урман өзелеп икенчесе башланган урынга “номерга” басарга тиешләр. Кыскасы, без аларга нинди дә булса җәнлекне куып алып чыгарга тиешбез.

    Кар бик тирән, ботак-чатак арасыннан чаңгы белән  барырбыз димә. Тәпиләп, билдән кар ерып атлыйбыз. Муенга ара-тирә чыршыларга кунган кар килеп төшә. Әй, “рәхәт” инде шундый чакларда. Берзаман минем алда гына чыршылар арасында нәрсәдер шатыр-шытыр килде, әмма шундый куелык, берни күрерлек түгел. Әйләнгәләп шул тавыш булган  тирәгә чыктым, бер зур ата дуңгыз яткан булган икән. Мине сизеп шул кузгалып киткән. Нинди чытырманлыклар арасыннан үткәндә күзе дә чыкмый, корсагы да тишелми кабанның. Мамонтлар белән чордаш җанварлар, диләр аларны.

    Менә бер-бер артлы аткан тавышлар да ишетелде. Аучыларыбыз алдында сузылып ятадыр инде кабаныбыз. Кар ера-ера урман кырыена чыктым, ә анда бер ят машина күренә, кешеләр дә арткан кебек. Якынлаштым, безнекеләр янында пөхтә киенгән, интеллигент кыяфәтле бер ир заты басып тора. Татарча исәнләштем, дәшми, усал күзләрен миңа терәгән бу. Русча исәнләшеп карадым, дәшми.

    – Фәттахов син буласыңмы? – диде бу, ниһаять телгә килеп. – Документларыңны күрсәт!

    – Иң беренче документларны сез күрсәтергә тиеш, минекеләр тәртиптә, – дим.

    – Я первый секретарь Балтасинского райкома КПСС, депутат Верховного Совета ТАССР, – ди бу русчалап.

    – Урманда беренче секретарь да, депутат та юк, – дидем, тыныч калырга тырышып. Шуннан бу рациягә тотынды: “Балтач милициясе! Тиз арада монда килегез, Фәттахов белән Низаметдинов тәртип бозалар”, – ди.

    (Дәвамы бар).

    Ильяс Фәттахов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: