erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урманда туган малай

Урман бай ул.

“Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала. Анда ике хуҗалыкка йорт, каралты-кура, мунча һәм сиртмәле кое бар иде. 1953-1961 елларда  Гөберчәк кардонында яшәгән урман технигы Гомәр ага Габдрахмановның улы Мөдәрис абый белән очрашырга туры килде. Ул мине үзе эзләп тапты.

Берара телефоным җырлады, ят номер шалтырата. Алдым. “Халидә сеңлем, синме? – ди тавыш. “Әйе, мин. Ә сез кем?” – дим. Шунда ул гомеренең бер өлеше Гөберчәк кардонында үткәнлеген тиз генә сөйләп тә бирде. Шул көннән соң газета битләрендә минем язмалар чыгуга телефоннан шалтырата башлады. Ул үз фикерен әйтә, язма геройларының таныш булуын, алар белән бәйле хатирәләрне сөйләп шаккатыра башлады. Телефон аша гына сөйләшкәндә дә бу абзыйның сүзгә кесәгә кермәвен, бик тә хәтерле булуын абайлап алдым һәм җае чыгу белән Лесхозга, ул яшәгән авылга кызым белән юл тоттым.

Капканы ачып керүгә бакча, анда җимеш агачлары табигать байлыгыннан сыгылып утыра, түрдәрәк агач йорт. Шул арада сарай эченнән кечкенә генә гәүдәле, көләч йөзле абзый килеп чыкты. Үземнең кемлегемне аңлаткач: “И, сеңлем, синең белән әллә кайчан танышасым, күрешәсем килә иде инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә безне бакчасына чакырды. Яшелчәләре үскән тирәлек белән таныштырды, парнигындагы йодрык кадәрле кып-кызыл помидорларын күрсәтте.  Сүзгә оста, җор телле танышыбыз сөйләде дә сөйләде.

– Мин урманда туган малай. 1940 елда туганмын. Әти урман технигы буларак, тормышыбыз гел урман белән бәйле булды. Әти-әнинең төп чыгышлары Балтач районыннан. Үзебезнең район урманчылыгыннан әтине Арча районына Кече Төрнәлегә билгелиләр. Шуннан кабат Балтач районына күчерелә. Әти шуннан сугышка чыгып китә. Ул фронтта вакытта әни безнең белән Пүскәл авылына күченгән. Ул авыл әтинең туган җире. Анда үзебезнең йортыбыз булган. Әти бары 1947 елда гына кайтты. Шуннан безне Лесхозга, аннары 1953 елның кышында Гөберчәк кардонына күчерделәр. Без дүрт бертуган. Кардонда ике гаилә яшәдек. Күршеләребез  – Югары Масрадан Заһри абый гаиләсе. Аның балалары да ишле иде.  Әле татар, әле рус мәктәбендә укый торгач, мин дүрт класс бетердем һәм калганын кичке мәктәптә укыдым. 4 класс белем алгач, мин ат җигеп урманда эшли башладым. Урманчылыкта “Ширпотреб” дигән урын бар иде. Анда чана, арба, тәгәрмәчләр ясыйлар, күмер яндыралар. Шуңа каен, имән агачлары кистек. Гөберчәктән Нәкыя, Әкълимә апалар эшләделәр. Алар белән 78нче кварталда агач кисеп, без ат белән шуларны урманнан чыгарып тордык.

Ике ел эшләгәч, мин училищега укырга кердем. Кардон йорты янындарак тагы бер йорт бар иде. Анда фермада эшләүче ар хатыны Клавдия апа торды. Аның кызы Лида белән гел уйный идек.

Гөберчәк халкы белән дус яшәдек. Әти бик яхшы кеше иде. Әни дә гел авылга төшеп йөрде. Бервакыт әни авылга елга буйлап төшеп барганда сарык көтүе көткән әти Кыямны күргән. Ә ул җиргә сузылып яткан килеш әнигә бер күзен генә ачып караган. Әни сорый икән тегеннән: “Кыям, син ник бер күзеңне генә ачып карыйсың ул?” – дип. “Берсе ял итә аның”, – дип әйткән әти. Әни эче катып көлә-көлә сөйләгән иде. Гайшә әбиеңне яхшы хәтерлим. Җитез карчык иде. Сезнең күршедә Камәр карчык бар иде. Мин белгәндә кечкенә генә бөкерәеп беткән әби иде ул. Безнең кара мунчага мич чыгарып бирде. Кулы теләсә кайсы эшкә ятышлы иде. Бервакыт килене Хәнифәнең пешергән ипие уңмаган, чиле-пешле булып пешкән. Ипиләрен бер капчыкка тутырып куйган да китәргә җыена икән. Камәр апа кайтып кергән дә: “Килен, бу капчык кая бара?” – ди икән. “Әнкәй, ипием уңмады. Хәзер әтиләргә генә барып алмаштырып кайтам”, – ди икән Хәнифә апа. “Ярар әниеңнең пешергән ипие булса, алмаштырырсың. Ә әти-әниең бу авылда яшәмәсә, кая барырсың?” – дип сораган Камәрттә. Килене шул сүзләрдән соң туктап калган. Камәр түти бик тә “толковай” карчык иде.

Училищеда бер ел курсларда белем алгач, документлар бирмәделәр. Мәҗбүри рәвештә Казахстанга Чирәм җир эшкәртергә җибәрделәр. Минем хәтта паспортым да юк иде. Алты айлык, ул вакытлыча гына, паспорт ясап бирделәр. Мин анда өч ел булдым. Менә шул вакытта әтиләр Гөберчәк кардоныннан кире Лесхозга кайтып, йорт салганнар. Мин шунда кайттым.

Кардонда торганда җәен кура җиләге җыя идек. Мин кереп китәм, куелыкка кереп утырам, шыпырт кына җиләк җыям. Бер дә кеше белән йөрергә яратмадым. Кура җиләгенең дә иң эресен генә сайлап җыя идем. Әни аны киптерә дә, капчыкларга, капчыгы бетсә иске ыштан балакларына тутырып куя. Кыш буе шуны ашый торган идек. Кунаклар килсә, чәен ясыйлар, аның хуш исе бөтен өйгә тарала, борын тишекләрен кытыклый иде. Ә көзен Гөберчәк яшьләре белән бергәләп чикләвек җыйдык. Казаклардан Рәйсә, Сикертәннән сезнең колхоз җитәкчесе Шәйдулланың абыйсы Ралиф, Римма, Нурия, Фирдәүсәләр белән капчыклап чикләвекнең иң эреләрен генә җыябыз, киселгән юан агач төбе табып, шунда түгәрәкләнеп утырабыз, чикләвек ашыйбыз. Аннары кабат җыябыз. И, күңелле чаклар.

Кардонда торганда сыер да, сарыклар да асрадык. Чолан түбәсендә күгәрченнәр бик күп иде. Алар баскыч төпләрен пычратып бетерәләр. Әни берзаман аларны себерке белән куды. Шуннан соң берничә көн рәткә безнең сарыкларны, бәтиләрне бүре ашады. Күршеләрнеке дә бар сарык, юк, нәкъ безнекен генә ашый. Әни шуннан күгәрченнәргә сүз әйтми башлады, алар чолан кыегында яшәүләрен дәвам иттеләр. Бүре шуннан соң гына бәтиләргә тими башлады. Менә шундый хикмәтләр дә булгалады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

16-17 яшьлек егет чак. Кичләрен өч чакрымдагы Гөберчәккә төшәм. Андагы егет-кызлар белән Казаклар авылына китәбез. Анда Нурсабах, Нурия иярә. Шуннан җыелып Му авылына төшәбез. Шулай йөреп, кире авылларга таралабыз, ә миңа берүземә урманга кайтырга кала. Бервакыт Гөберчәкне чыктым гына, кырда зур мөгезле поши очрады. Ул чаба, мин аннан куркып чабам. Шулай итеп урманга кадәр параллель юл белән  чаптык. Мин никтер курыктым. Урманда кара еланнар күп иде. Озын кара елан күршеләрнең келәтенә кергәне бар. Алар бөтерелеп кояшта кызынып ятарга яраталар иде.

Мин сезнең авылның бер кызына гашыйк булып йөрдем. Ул фермада сыер сауды. Чибәр иде инде. Безнең тана бозауны әти фермадагы үгез бозауга алмаштырган. Теге бозау тана булып өлгергән, бозаулаган. Нәкъ шул малыбыз мин кызыгып йөргән кыз группасына эләккән бит. Сауганда типкәндер инде, безнең исемне әйтеп ачуланган тавышы өйгә кадәр ишетелә иде. Өй белән ферма арасы ерак түгел иде.

Әти урман технигы буларак, аның кул астында биш авыл урманчысы бар иде: Төрнәле, Бимәр, Чыпчык, Тылаңгыр, Гөберчәк. Ул шуларның хезмәте өчен җаваплы кеше булып эшләде.

Урманчылыкта дизельдә эшләдем. 1965 елда Кафия исемле кызга өйләндем. Өч бала тәрбияләп үстердек.

Мөдәрис абый белән озак сөйләшеп утырдык. Күңел күтәргеч ниндидер сөйдергеч бөтие бар аның. Сөйләгәнен көне буе тыңласаң да арытмый, күңелле кеше.

...Кызганыч, кайчандыр ул яшәгән Кардон йорты инде күптән юк. Берара аларны урманчылык сүтеп алып киткән. Урыны буш. Бары шул хатирәләрне саклаучы кое гына калган. Аның да суы саеккан, сиртмәсе юк.

27 августта Мөдәрис абый белән Кафия апаның гаилә корып яши башлауларына 55 ел, ә урманда туган малайга – Мөдәрис абыйга 2 сентябрьдә 80 яшь тулган. Мин аларга тән сихәтлеге, тигез гомер, бәрәкәтле тормыш телим.  

Халидә Габидуллина,

Лесхоз-Гөберчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X