Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Урманда туган, шунда үскән

    “Урман бай ул”, – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә. Шул бай урманыбызның бер өлеше Кардон дип атала.

    Анда ике хуҗалыкка йорт, каралты-кура, мунча һәм сиртмәле кое бар иде. 1953-1961 еллар аралыгында Гөберчәк кардонында яшәгән урман технигы Гомәр ага Габдрахмановның улы Мөдәрис абый белән очрашырга туры килде. Очрашканчы ул мине үзе эзләп тапты дисәм, бер дә ялгыш булмас. Берара телефоным җырлады, ят номер шалтырата. Алдым. “ Халидә сеңлем, синме? - ди тавыш. “Әйе, мин. Ә сез кем?” – дим. Шунда ул гомеренең бер өлеше Гөберчәк кардонында үткәнлеген тиз генә аңлатып та бирде. Шул көннән соң газета битләрендә минем язмалар чыгуга телефоннан чылтырата башлады. Ул үз фикерен белдерә, язма геройларының таныш булуын, алар белән бәйле хатирәләрне сөйләп шаккатыра башлады. Телефон аша гына сөйләшкәндә дә бу абзыйның сүзгә кесәгә кермәвен, бик тә хәтерле булуын абайлап алдым һәм җае чыгу белән Лесхозга, ул яшәгән авылга кызым белән юл тоттым. Урамда очраган бер абый ул яшәгән йортны күрсәтте. Капканы ачып керүгә бакча, анда җимеш агачлары ботакларын җиргә иеп утыра, түрдәрәк агач йорт. Ишектә кеше күренмәгәч, Мөдәрис абыйның телефон номерын җыйдым. Шул арада сарай эченнән кечкенә генә гәүдәле, көләч йөзле абзый килеп чыкты. Үземнең кемлегемне аңлаткач: “И, сеңлем, синең белән әллә кайчан танышасым, күрешәсем килә иде инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә безне бакчасына чакырды. Яшелчәләре үскән тирәлек белән таныштырды, парнигындагы йодрык кадәрле кып-кызыл помидорларын күрсәтте, күчтәнәчкә дип безнең сумкага да берничәсен салды. Үзе бәрәңге сабагы чаба башлаган. Без аны бу эшеннән беразга бүлеп, ишегалдына чыктык. Сүзгә оста, җор телле танышыбыз кардонга ничек килеп эләгүләре, яшәүләре, аннан соңгы тормышын сөйләп китте.

     

    – Мин урманда туган малай. 1940 елда туганмын. Әти урман технигы буларак, тормышыбыз гел урман белән бәйле булды. Әти-әнинең төп чыгышлары Балтач районыннан. Үзебезнең район урманчылыгыннан әтине Арча районына Кече Төрнәлегә билгелиләр. Шуннан кабат Балтач районына күчерелә. Әти шуннан сугышка чыгып китә. Ул фронтта вакытта әни безнең белән Пүскәл авылына күченгәнбез. Ул авыл әтинең туган җире. Анда үзебезнең йортыбыз булган. Әти бары 1947 елда гына кайтты. Шуннан безне Лесхозга, аннары 1953 елның кышында Гөберчәк кардонына күчерделәр. Без дүрт бертуган. Абыйлар армия хезмәтендә, әтиләр белән мин генә булдым. Ике гаилә яшәдек. Күршеләребез  – Яңа Масрадан Заһри абый гаиләсе. Аның балалары да ишле иде. Мине беренче класска 9 яшемдә генә алдылар. Чөнки мин 2 сентябрьдә туганмын. Бер көн өчен алмадылар. Әле татар, әле рус мәктәбендә укый торгач, мин дүрт класс бетердем һәм калганын кичке мәктәптә укыдым. Гөберчәк кардонында торганда Сикертән мәктәбенә төшеп укырга әти дә кыстамады, шуңа мин Лесхозга барып, фатирда торып укыдым. Ләкин гел кайтып йөрдем. 4 класс белем алгач, мин ат җигеп урманда эшли башладым. Урманчылыкта “Шипотреб” дигән урын бар иде. Анда чана, арба, тәгәрмәчләр ясыйлар, күмер яндыралар. Шуңа каен, имән агачлары кистек. Гөберчәктән кадр булып Нәкыя, Әкълимә апалар эшләделәр. Алар белән 78 кварталда агач кисеп, без ат белән шуларны урманнан чыгарып тордык.

    Ике ел эшләгәч, мин училищега укырга кердем. Кардон йорты янындарак тагы бер йорт бар иде. Анда фермада эшләүче ар хатыны Клавдия апа торды. Аның кызы бар иде – Лида. Мин күрше кызлары белән уйнамыйча, гел шул ар кызы белән уйнадым. Нигә аның белән, белмим дә. Алар бераз вакыттан соң Казанга киттеләр.

    Гөберчәк халкы белән дус яшәдек. Әти бик яхшы кеше иде. Әни дә гел авылга төшеп йөрде. Бервакыт әни авылга елга буйлап төшеп бара икән дә шунда сарык көтүе көткән әтиең Кыям җиргә сузылып яткан, әнигә бер күзен генә ачып караган. Әни сорый икән тегеннән: “Кыям, син ник бер күзеңне генә ачып карыйсың ул?” “Берсе ял итә аның”, – дип әйтте ди. Әни эче катып көлә-көлә сөйләгән иде. Гайшә әбиеңне яхшы хәтерлим. Җитез карчык иде. Сезнең күршедә Камәр карчык бар иде. Мин белгәндә кечкенә генә бөкерәеп беткән әби иде ул. Безнең кара мунчага мич чыгарып бирде. Кулы теләсә кайсы эшкә ятышлы иде. Бервакыт килене Хәнифәнең пешергән ипие уңмаган, чиле-пешле булып пешкән. Ипиләрен бер капчыкка тутырып куйган да китәргә җыена икән. Камәр апа кайтып кергән дә: “Килен, бу капчык кая бара?” – ди икән. “Әнкәй, ипием уңмады. Хәзер әтиләргә генә барып алмаштырып кайтам”, – ди икән Хәнифә апа. “Ярар әниеңнең пешергән ипие булса, алмаштырырсың. Ә әти-әниең бу авылда яшәмәсә, кая барырсың?” – дип сораган Камәрттә. Килене шул сүзләрдән соң туктап калган. Камәр түти бик тә “толковай” карчык иде.

    Училищеда бер ел курсларда белем алгач, документлар бирмәделәр. Мәҗбүри рәвештә Казахстанга Чирәм җир эшкәртергә җибәрделәр. Минем хәтта паспортым да юк иде. Алты айлык, ул вакытлыча гына, паспорт ясап бирделәр. Мин анда өч ел булдым. Менә шул вакытта әтиләр Гөберчәк кардоныннан кире Лесхозга кайтып, йорт салганнар. Мин шунда кайттым.

    Кардонда торганда җәен кура җиләге җыя идек. Мин кереп китәм, куелыкка кереп утырам, шыпырт кына җиләк җыям. Бер дә кеше белән йөрергә яратмадым. Кура җиләгенең дә иң эресен генә сайлап җыя идем. Әни аны киптерә дә, капчыкларга, капчыгы бетсә иске ыштан балакларына тутырып куя. Кыш буе шуны ашый торган идек. Кунаклар килсә, чәен ясыйлар, аның хуш исе бөтен өйгә тарала, борын тишекләрен кытыклый иде. Ә көзен Гөберчәк яшьләре белән бергәләп чикләвек җыйдык. Казаклардан Рәйсә, Сикертәннән сезнең колхоз җитәкчесе Шәйдулланың абыйсы Ралиф, Римма, Нурия, Фирдәүсәләр белән капчыклап чикләвекнең иң эреләрен генә җыябыз, киселгән юан агач төбе табып, шунда түгәрәкләнеп утырабыз, чикләвек ашыйбыз. Аннары кабат җыябыз. И, күңелле чаклар.

    Кардонда торганда сыер да, сарыклар да асрадык. Чолан түбәсендә күгәрченнәр бик күп иде. Алар баскыч төпләрен пычратып бетерәләр. Әни берзаман аларны себерке белән куды. Шуннан соң берничә көн рәткә безнең сарыкларны, бәтиләрне бүре ашады. Күршеләрнеке дә бар сарык, юк, нәкъ безнекен генә ашый. Әни шуннан күгәрченнәргә сүз әйтми башлады, алар чолан кыегында яшәүләрен дәвам иттеләр. Бүре шуннан соң гына бәтиләргә тими башлады. Менә шундый хикмәтләр дә булгалады.

    16-17 яшьлек егет чак. Кичләрен өч чакрым Гөберчәккә төшәм. Андагы егет-кызлар белән Казаклар авылына китәбез. Анда Нурсабах, Нурия иярә. Шуннан җыелып Му авылына төшәбез. Шулай йөреп, кире авылларга таралабыз, ә миңа берүземә урманга кайтырга кала. Бервакыт Гөберчәкне чыктым гына, кырдан зур мөгезле поши очрады. Ул чаба, мин аннан куркып чабам. Шулай итеп урманга кадәр паралель юл белән  чаптык. Мин никтер курыктым. Урманда кара еланнар күп иде. Озын кара елан күршеләрнең келәтенә кергәне бар. Алар бөтерелеп кояшта кызынып ятарга яраталар иде.

    Реклама

    Мин сезнең авылның бер кызына гашыйк булып йөрдем. Ул фермада сыер сауды. Чибәр иде инде. Безнең тана бозауны әти фермадагы үгез бозауга алмаштырган. Теге бозау тана булып өлгергән, бозаулаган. Нәкъ шул малыбыз мин кызыгып йөргән кыз группасына эләккән бит. Сауганда типкәндер инде, безнең исемне әйтеп ачуланган тавышы өйгә кадәр ишетелә иде. Өй белән ферма арасы ерак түгел иде.

    Әти урман технигы буларак, аның кул астында биш авыл урманчысы бар иде: Төрнәле, Бимәр, Чыпчык, Тылаңгыр, Гөберчәк. Ул шуларның хезмәте өчен җаваплы кеше булып эшләде. Әни инде гел әти белән кардоннан кардонга күчеп йөргәч, колхоз тирәсендә эшләргә мөмкинлеге булмады. Шуңа күрә аңа пенсия дә түләмәделәр. Янәсе, илле яше тулганчы авылдан чыгып киткән. Әлмәттәге абыебыз ай саен аңа акча җибәреп торды, әни: “Минем пенсиям килде”, – дип көлә иде. Без дә акча эшләдек.

    Минем бер күземә операция ясадылар. Күрмәгәч, группа билгеләделәр. Барыбер эшләүдән туктамадым. Гел шул урманчылыкта булдым. Сеңлем, Казахстанга картон сумка белән чыгып киткән идем, тырышып эшләвем нәтиҗәсендә зур чемодан белән кайттым. Урманчылыкта дизельдә эшләдем. 1965 елда Кафия исемле кызга өйләндем. 1967 елда гаилә белән Казанга күченгән идем, кире кайттык. Туган як, урман үзенә тартты. Аннан соң да урманчылыкта эшләдем. Хәмзә абый да урманчы иде. Бүгенге көндә бер абыем гына исән. Өч бала тәрбияләп үстердек.

    Мөдәрис абыйның хәтер сандыгын хәйран актардык. Анда кызыклы да, кызганыч та вакыйгалар саклана. Бөтенесен язып та булмый. Ләкин җор телле, күңел күтәргеч ниндидер сөйдергеч бөтие бар аның. Сөйләшергә ярата, газеталар күп укый. Сөйләгәнен көне буе тыңласаң да арытмый, күңелле кеше. Хатыны Кафия апа гына бик борчылып: “Мөдәрис, кунакларны һаман сүз белән генә сыйлама, әйдә, өстәл янына, чәйгә чакыр”, - дип өзгәләнде. Чәй өстәле артында утырганда да Мөдәрис абый исенә төшкән вакыйгаларны сөйләргә ашыкты.

    Хуҗа кеше һаман безне көлдерүен дәвам итеп саубуллашканда: “Сеңлем, кечкенә генә буйлы мин 80 яшькә җиткәч, олы гәүдәле кеше никадәр яшәмәс!” – дип калды.

    Кызганыч, кайчандыр ул яшәгән Кардон йорты инде күптән юк. Берара аларны урманчылык сүтеп алып киткән. Урыны буш. Бары шул хатирәләрне саклаучы кое гына калган. Аның да суы саеккан, сиртмәсе юк.

    27 августта Мөдәрис абый белән Кафия апаның гаилә корып яши башлауларына 55 ел, ә урманда туган малайга – Мөдәрис абыйга 2 сентябрьдә 80 яшь тулган. Зур бәйрәмнәрегез, якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Сезгә тән сихәтлеге, озын тигез гомер, бәрәкәтле тормыш телим.  

    Халидә Габидуллина,

    Лесхоз-Гөберчәк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: