Урманнарга кереп югалдымы?
Безнең хәбәрчебез, Россиянең атказанган урманчысы Тәлгать абый Гыйльметдиновның хәбәрсез югалуына дүрт елдан артык вакыт үткән икән инде
Әлеге хәбәргә баштарак бик җитди дә карамаган идек, берәр танышына, дустына хәл белергә тукталгандыр, озак тормас кайтып керер дип өметләндек.
– Аны бик яраталар иде, элекке танышлары хәл белергә шалтыраталар, кунакка чакыралар иде, – ди хатыны София апа ( мин үзем Тула татары, биредә Суфия дип йөртәләр инде, дип таныштырды ул үзен). – Балтачтан бер элеккеге колхоз рәисе “Тәлгать абый, үзең утырткан агачларны карап кит, дип кунакка чакырды. Икебез бергә бардык. Әле Тәлгать югалгач та борчылып шалтыратты, табылмадымы дип гел шалтыратып торалар.
Тәлгать абыйны без, район газетасы журналистлары да, сагынып искә алабыз. Ишекне шакып, тыйнак кына кереп утырыр иде дә: “Егетләр, кызлар, бер мәкалә алып килдем, бу соңгысы булыр, сезне башка борчымам”, – дияр иде. Гел шулай кабатланып торганга без моңа ияләнгән дә идек. Ә язганнары урман, табигать, аны баетучы, сак-лаучы кешеләр турында.
Бер керүендә ул Ашытбаш юлында кыйнаулары, талап китүләре турында сөйләгән иде. Алай артык төпченмәдек, мондый кешегә нинди юньсез бәндәнең кулы күтәрелде икән дип кенә аптырадык.
– Ул җәяү йөрергә ярата иде, – ди Суфия апа. – Тукай урманчылыгыннан Арча урман хуҗалыгына эшкә күчкәч тә Наратлык авылыннан турыга урман буеннан җәяү йөрде, портфелен алыр иде дә, чыгып китәр иде.
– Тәлгать абый авыл баласы, табигатьне, урманны, җәнлек, кош-кортларны гына түгел, бөҗәкләрне дә бик ярата иде, – дип искә алды аның белән озак еллар бергә эшләгән элекке урман хуҗалыгы директоры, районның элекке башлыгы, Россиянең атказанган урманчысы Алмас Назиров. – Тәлгать бик кешелекле, үз эшен намус белән башкаручы, кешеләргә яхшылык кына эшләүче, берәүгә дә авыр сүз әйтә алмаган шәхес иде. Тәлгать абый дигәч урман, урман дигәч Тәлгать абый күз алдына килә.
1985 елда Арча урманнарын карарга СССРның урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан делегация килә. Алар үзләре маршрут төзеп шуның буенча урманны күрсәтеп чыгуны сорыйлар. Әлеге җаваплы эш Тәлгать Гыйльметдиновка тапшырыла. Бик күп урыннарда булалар, тегеләр табигать матурлыгына, эш оештырылуына гына түгел, ә бу кешенең чын урманчы булуына да соклана: “Талгат Гильмутдинович, все отлично сделано! Такого помощника лесничего по Союзу только двое!” – дип язып калдыралар.
– Тагын берсе кем?– дип сораган Тәлгать абый.
– Анысы Украинада, – дип җавап бирәләр.
Шул ук елны август аенда РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Тәлгать Гыйльметдиновка беренче класслы урманчы исеме бирергә, дигән әмер килә.
Суфия апа өстәл тутырып Тәлгать абыйның бүләкләрен, фоторәсемнәр әзерләп куйган иде. Сүзне ерактан башлыйм, соңгы төндәге вакыйга турындагы сорауны әле һаман да бирмим.
– Сез Тәлгать абый белән ничек табыштыгыз?
– Тәлгать Тәкәнеш районының Дусай авылыннан Лубянда техникумда укыган. Аны тәмамлагач Арча урман хуҗалыгына җибәргәннәр, Балтач урманчылыгында эшли башлаган. Минем әни Балтач районының Кенәбаш авылыннан, әти Акчишмәдән. Алар Тула өлкәсенә киткән булганнар, мин шунда туганмын. Мин алты айлык вакытта сугыш башланган. Әти сугышка китәргә хәбәр килгәч: “Монда үзегез генә нишләрсез”, – дип безне Акчишмәгә кайтарып җибәргән. Әни: “Мин артка чемодан, алга сине күтәреп җәяү кайттым”, – дип искә ала иде. Мәктәпне тәмамлагач урманчылыкка эшкә урнаштым. Шунда таныштык, аны техник итеп китерделәр. 1963 елда өйләнештек, ике малай үстердек.
– Өйдән чыгып китүе ничек булды?
– 24 майда туган көне буласы иде. 20 май төнендә төнлә икенче яртыда торып киенде дә, чыгып китте. Артыннан чыгып: “Бу вакытта кая барасың, кайт!” – дип кычкырып калдым. Урман безнең бакча башында гына бит, урман кырыендагы юлдан китеп барды.
Шул китүдән Тәлгать абый кире әйләнеп кайтмый. Эшләр җитдигә киткәч, эзләргә керешәләр. Шәмәрдәннән коткару отряды да килә, урманчылар якын-тирәдәге урманнарны аркылыга-буйга узалар. “Мин үзем дә кешеләр алып соңгарак та эзләп карадым”, – ди Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.
Урман хуҗалыгындагы хезмәттәшләре, Суфия апа үзе аптырагач багучыларга да барып карый. Алар әйткән урыннардан эзлиләр, әмма файдасыз. Багучыларның “Ул исән!” – дип әйтүчеләре дә бар икән.
– Берничә ел үткәч мин Ашытбаш Сабантуена төштем, – ди Суфия апа. – Шунда яныма бер ир кеше килеп: “Сез Тәлгать абыйның хатыны икән, ул табылмадымы?” – дип сорады. “Юк”, – дигәч, “Мин басуда дизель тракторы белән җир сукалый идем. Шунда яныма Тәлгать абый килде. “Мине Ашытбашка кадәр илтеп куй әле”, – диде. “Трактор белән ничек илтим инде?” – дим. Шунда аның эшләгән яхшылыкларын уйладым да, кабинага утырттым. Олы юлга чыккач арттан җиңел машина килгәнен күрдем дә, чыгып аны туктаттым. Тәлгать абый шул машинага утырып китте”, – диде. Мин ул кешенең кайсы авылдан икәнлеген дә, исемен дә сорамаганмын.
– Бәлки ул кешеләр газетаны укыгач хәбәр бирерләр әле, – дидем Суфия апага. – Кеше кадәр кеше югалырга тиеш түгел бит инде!
– Үзем дә шулай уйлыйм. Әнә сугышта хәбәрсез югалганнарны күпме еллар үткәч тә эзләп табалар, ул да табылыр, дип өметләнәм.
Мин дә урманнарны күргән саен Тәлгать абыйны искә төшерәм. Ишек ачылыр да Тәлгать абый килеп керер, “Егетләр, кызлар, мин мәкалә алып килгән идем”, – дияр кебек.
Тәлгать абыйның урманнарга кереп югалуы, аның мәңгелеккә урманнар дөньясына күчүен хәтерләтә. Чын урманчы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев