erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалым мәктәбе ябылмый

Бүген Урта Пошалымнан редакциягә мәктәпне ябалар дигән борчулы хәбәр белән шалтыратканнар иде

Шушы мәсьәләгә багышланган авыл җыена да буласы икән. Без юлга чыктык. Халык актив килгән иде. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, мәгариф идарәсе мөдире Рамил Мәхәммәдияров та катнашты. 

- Сезнең мәктәпне ябу турында бөтенләй сүз булганы юк, - дип башлады сүзен мәгариф идарәсе җитәкчесе. - Без бирегә карар кабул итәргә дип түгел, ә ата-аналар белән сөйләшергә дип килдек. Хәзерге вакытта 17 укучы укый, аларга 11 укытучы белем бирә, 5 техник хезмәткәр эшли. Алдагы елларда да өметле саннар күренми. Шуңа күрә мәктәпнең статусын үзгәртү, аны башлангыч мәктәп буларак булса да саклап калу турында сүз бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова да мәктәпнең ябылмаячагын әйтте. Ата-аналар белән киңәшеп аны аклау юлларын табарга кирәк.

Сөйләшү барышында ике атнадан әлеге мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырга дигән карарга килделәр. 

Бу турыда тулырак газетабызның җомга санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X