erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалымда ачылмаган канистрлар белән агуны чүплеккә ташлаганнар

Бүген шул җирлектә яшәүчеләрнең гаризасы буенча прокуратура, экология идарәсе хезмәткәрләре урынга барып әлеге чүплекне тикшерде.

Дөрестән дә, Урта Пошалымның сүтелгән мәктәбе урынындагы чүплектән 5 һәм 1 литрлы ябык савытларда срогы чыккан, кырларны эшкәртү өчен куллана торган химик матдәләр табылган. Район прокуроры Фәнис Шайхаттаров белдергәнчә, хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Полиция агуларны кем ташлаганын ачыкларга тиеш. Ә авыл җирлегеннән бу рөхсәтсез чүплекне бетерүне таләп итәчәкләр.

Экология министрлыгының төньяк төбәк идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов әйтүенчә, экологлар чүплектән җир кисәге алып лаборатор тикшерү уздыралар. Аның нәтиҗәсе ике атнадан билгеле була. Әлегә ике савыт та экологларга саклауга куелган. 

 Әлегә фактны тикшерүдә катнашкан экология активисты Равил Гыйззәтуллин, бу урында начар ис киң таралган, аннан кайткач та тән шактый кызышып йөрде, ди. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу канистрларны шунда уйнап йөргән балалар ачса, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә куркыныч.

Кем мондый адымга барган? Агуларның хуҗасы кем? Бу сорауларга җавап табылырмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X