erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Сәрдәдә мәктәп төзекләндерелә

8 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин райондагы төзелеш һәм ныклап төзекләндерү объектларында чираттагы планлаштыруны үткәрде

 

“Арча КСМы” ширкәте Урта Сәрдәдә мәктәп бинасын ныклап төзекләндерә.

Әлеге бина 1921 елда салынган һәм шуннан бирле чын-чынлап төзәтү күрмәгән. Авыл халкы, укытучылар бу көнне бик көтә иде инде. Биредә балалар бакчасы да урнашачак, ул да бик кирәк иде. Ширкәт осталары түбәне алыштырдылар, тышладылар, хәзер эчтә эшлиләр. Электр, сантехник челтәрләре яңартыла, кое да казып биргәннәр.

Наласада авылга ямь биреп 40 урынлы балалар бакчасы калкып чыкты. Монда да “Арча КСМы” ширкәте осталары эшләде, эчке эшләр тәмам, хәзер территорияне төзекләндерәләр, бакча коллективы да шунда.

Шушмабаш авылындагы балалар бакчасы бинасын да “Арча КСМы” ширкәте төзекләндерә. Эчке эшләр тәмамланган, тышкы эшләр байтак әле, әмма тоткарлык юк.

Арча шәһәрендә быел 140 урынлы балалар бакчасы сафка керәчәк. “Стройсервис” ширкәте (Казан) төзи, түбә ябалар, эчтә дә, тышта да тулы көчкә эш бара. Бу коллектив педагогика көллиятенең өченче мәктәп янындагы гомуми торагын үзгәртеп кора, биредә күркәм бина барлыкка килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча МСОсы” ширкәте Арча агросәнәгать көллиятенең төп бинасында ныклап төзекләндерү эшләре алып бара. Искегә тотынсаң исең китәр дигәндәй, эшли башлагач подвал өлешендә дә проблемалар барлыгы ачыкланган. 1944 елда ук төзелгән булган инде ул, аны төзәтмичә калдырып булмый. Шуны хәл итү юлларын эзләделәр.

“Арча КСМы” Апаз авылында авыл җирлеге бинасы сала. Районда мондый төзелешнең беренчесе әле бу.

“Арча МСОсы” Мөндеш авылында 100 урынлык күп функцияле үзәк төзи. Нигезе әзер, стенасын күтәрергә керешәләр.

Әлеге оешма Яңа Чүриледә интернат өчен яңа бина төзеде. Эчке эшләр тәмамланды, территорияне төзекләндерәләр.

Планлаштыру барышында төзү, төзекләндерү эшләрендә катнашучыларның һәркайсына бәя биреп барылды, бурычлар билгеләнде. Һәр объектта иң беренче чиратта сыйфатка игътибар бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X