erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ут белән балалар шаяруы – янгыннарның бер өлеше

Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.

 

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәү, өлкәннәр ягыннан аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очрак-ларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра белмәү аркасында килеп чыга.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар уеннарда еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен  кабатлыйлар. Балалар үзләре генә булганда аерата олыларча кыланалар. Өйдә ялгыз калган бала шырпы яки зажигалка белән уйнарга, кәгазь яндырырга, идәндә хәтта учак көйрәтеп җибәрергә бик мөмкин.

Бу, чыннан да, җитди проблема. Балалар янында сак булыгыз. Алар янында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазь кулланмагыз. Шырпыны ерак яшерегез. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотмагыз. Әгәр балалар учак яндырып, шырпы һәм зажигалка, янучан сыек-лыклар белән уйныйлар икән яннарыннан тыныч кына узып китмәгез, туктатыгыз!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар белән өйдә янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып барыгыз! Янгын чыккан очракта 101 яки 112гә шалтыратыгыз.

Илгизәр Исмәгыйлев,

 Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X