erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Аты кызы Нәфыйгә апа турында

Урта Сәрдәдә гомер итә.

                       Үткәннәр  һаман да хәтердә.

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме җылылык! Һәр кеше өчен кадерле кеше ул!

 Бүген сүзем  Урта Сәрдә авылында гомер итүче, гаять тыйнак, сабыр, хөрмәткә лаек әниләрнең берсе - Таһирова Нәфига Сәфиулла кызы хакында.

 Нәфига апа 1926 елда Урта Аты авылында дөньяга килә. Яшүсмер чорлары авыр сугыш елларына туры килә аның. Авылда тегү әртилендә  эшли, аннары аны тегү цехының бригадиры итеп куялар. Сугыш елларында алар солдатларны бияләй һәм киемнәр белән тәэмин итәләр. Яшьлегендә, шул чордагы яшьтәшләре кебек, аңа ачысын да төчесен дә татырга туры килә.

 Сугыш беткәч ир-егетләребезнең исән калганнары туган өйләренә әйләнеп кайталар. Шундый егетләребезнең берсе Урта Сәрдә авылыннан Билал абый Нәфига апаны үзенең гомерлек яры итә. Алар 5 бала - ике малай, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Килен булып төшкәч тә бик җиңелләрдән булмый топмыш итүләре. Башта колхозда төрле әшкә йөри, аннары аны техничка вазыйфасын башкарырга мәктәпкә чакыралар. Ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарыла."Класс саен мич иде, һәрберсенә аерым ягарга. Иртәнге сәгать 2 дә торып мәктәпкә кереп китә идем. Җәй буе кыш өчен утын кисә идек. Идәннәр буялмаган, мунчала белән ышкып юарга кирәк "- дип хатирәләре белән уртаклашты Нәфига апа.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

34 ел кайнана, 36 ел кайната белән гомер кичерә Нәфига апа. Аларны олы хөрмәт белән искә ала ул.Тормыш иптәшен соңгы юлга озатырга да, бала ачысын да татырга туры килә аңа.

 Аллага шөкер бүгенге көндә кече кызы тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә ул.Нәфига апага бәхетле картлык,күңел тынычлыгы,балаларының ихтирамын тоеп яшәвен телим.

Әнисә Ишморатова, китапханәче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X