erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Утар Аты мәктәбендә тәрбия җимешләре

Ветеран укытучы Шәфигулла Гарипов яза.

 

     2023 ел – Росиядә педагог һәм остазлар елы

     Мине, югары белемле математика укытучысы буларак, ТАССР  Мәгариф министрлыгы Арча мәгариф бүлеге карамагына билгеләде. Билгеле инде, Утар  Аты урта мәктәбендә эшли башлауны исәпкә алдылар. 1974 елның 15 августында  район пионерлар йортында яшь укытучылар һәм тәрбияләр өчен бәйрәм оештырганнары истә калган. Анда мәктәп җитәкчеләре дә катнашты. Яшь белгечләр шул кадәр кадерле, безне алырга биек рәшәткәләр куелган мәктәп машинасы килгән иде. Рус теле һәм әдәбитен укытырга билгеләнгән  Кадрия Низамиева, Әлфия Газизова, Разия Нигъмәтҗанова, физика укытучысы Вәзыйх Сәгъдиев һәм мин  районның яңа гына төзелгән мәктәбендә балаларга белем бирү турында хыялланып шушы машинада Утар Аты авылына кайттык. Юл буе мин аларны авыллар белән таныштырып бардым, Арчадан ераклашкан саен кызыксынулары кими барды кебек. Утар Аты авылына җитеп, каршы як тау башында ике катлы мәктәп бинасын күргәч кенә эчләренә бераз җылылык керде бугай.

    Мине караватым көтеп торган,  Вәзыйх белән шул ук бүлмәдә урнаштык. Рәүф Закиров та ялдан чыккан.  Ә бергә яшәгән  Әмин Исмәгыйлов яңа ел алдыннан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Чистай кызы  Фәния белән танышкан иде. Алар өйләнештеләр,  июнь аенда Урта Сәрдәдә булган туйларында мин дә булдым. Мәктәп ишек алдында укытучылар яши торган аерым тулай торак бар, яшь гаиләгә шуннан бүлмә биргәннәр. Укытучы кызларны да шундагы бүлмәләргә урнаштырдылар. Анда да су кертелгән, ташкүмер ягыла торган  котельные да бар.  Басу кырыенда урнашкан мәктәп, укучылар өчен интернат, тулай торак, әле тагын укытучылар өчен төзелгән дүрт йорт,  авылдан читтәрәк урнашканлыктан, халык телендә “научный городок” дип йөртәләр иде. Хәзерге акылым белән уйлап карыйм да, ул чорда яшь укытучылар өчен  бик уңайлы шартлар булган бу. Ә иң мөһиме, мәктәп якында гына.

    Беренче тапкыр район укытучыларының август киңәшмәләрендә катнаштык, үз фәннәребез буенча методик берләшмә утырышларында булып, тәҗрибәле укытучыларның фикерләрен тыңладык. Алар укыту программаларындагы үзгәрешләр, тематик һәм көндәлек дәрес планнары төзү, дәфтәр тикшерү һәм укучыларның белемен бәяләү, укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча киңәшләр бирделәр. Класс җитәкчеләрен аерым җыеп, тәрбия юнәлешләре, пионер һәм комсомол оешмаларындагы эш турында район комсомол комитеты, пионерлар йорты, милициянең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Балаларның өйләрендә булу,  яшәү шартларын өйрәнү, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булып, аңлашып эшләүнең укыту-тәрбия эшендә төп шарт булуын бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Әле болары искә төшкәне генә, ә менә  барысына да ничек өлгердек икән?

     Мәктәп директоры Илгизәр абый Гатауллин мәктәпнең икенче катына алып менеп: “Бу бүлмәне бушатып, математика кабинеты итеп җиһазларга кирәк, өчесе рәттән булыр. Аннан ике бишенчеләрдә математика бирәбез, аларның берсенә сыйныф җитәкчесе буласың. Үзең укыткан сигезенчеләр быел тугызда бит инде, әти-әниләре шул егет дәвам итсен диләр. Калган дәресләреңне ачыклап бетергәч әйтербез”, – диде дә, бүлмәдә калдырып чыгып  китте. Әйе, узган уку елында төрле кабинетларда укыткан идем, бу ягы уңай булачак икән. Математика укытучылары белән таныш бит инде, Фәим абый Сафин һәм Мансур абый Фәйзрахманов кабинетны эшләгәндә бик теләп булыштылар. Математикларның портретларын элү,   аларның асларына  канатлы сүзләрен язып кую, пыялалы шкафларга күләмле геометрик җисемнәрне урнаштырудан башладык. Өлкән укытучылар яхшы хәтерлидер әле, мәктәпләрдә таблицаларны урнаштыру өчен  “пирамида” дип аталган җайланма урнаштыру турында фәнни журналларда бик күп яздылар, төрле формаларын күрсәттеләр. Без дә һәр кабинетка ясаттык, кем кайсы классларда укыта, таблицалар номерлап шунда куела, төзелгән исемлектән карап аласың һәм уку елы башланганда таблицалар алыштырыла. Диафильмнар, диопозитивлар белән дә шулай иттек, аларны да барлап чыктык. Аларны күрсәтү өчен фильмоскоп,                                                                                                                                   эпипроектор, кодоскоп бар иде. Кызыклы математика стенды, математик газета даими яңартылып тора. Илгизәр абый аларны гел укый, күзәтә иде. Бу урында аның йомшак кына әйткәне искә төште әле. Бу стендтагы материалларны чебеннәр дә укыган инде, эзләрен дә калдырганнар диде дә, тыныч кына чыгып китте. Бу миңа бик шәп тәрбия булды, икенче көнне үк язмалар яңартылды. Кайда гына эшләсәм дә төгәллек, пөхтәлек  таләп итүем  Утар Аты мәктәбендә дүрт ел дәвамында алган ныклы тәрбия җимеше булган икән. Гомерем буена җиткән тагын бер сабак булды әле, онытканчы анысын да языйм әле. Дәрескә звонок булды, мин оешып бетә алмыйча аскы катта йөри идем, каршыга директор очрады. Кабинетына чакырды, берәр нәрсә әйтә дип көтәм. Дәрескә барасыңмы? Әйе. Анда ничә бала? Утыз ике. Звонок булганга өч минут, бала санына тапкырла әле. Туксан алты минут. Инде хәзер сәгатькә әйләндер. Бер сәгать тә утыз алты минут. Энем, син математиканы әйбәт беләсең, менә син балаларның никадәр вакытларын әрәм итәсең. Бүтән нинди соңга калу ул, хәзер очраган укучыларым, сез ишектән кергәндә үк сорау биреп керә идегез дип искә төшерәләр. Тукта, мин бик ерак киттем ахыры ...

     1974-1975нче уку елы башланып та китте. Без, быел килгән яшьләр,  бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып, аралашып эшләдек һәм яшәдек. Вәзыйх турында  аерым сөйләп үтим әле, ул Биектау районының Әлдермеш авылыннан. Без аның белән институтка керергә документлар тапшырганда ук танышкан идек. Очрашканда сөйләшкәләп йөрдек. Мәктәп директоры Илгизәр абый миңа киткәндә, бездә эшеңне дәвам итәргә уйласаң, физика укытырга бер егет тә табып кайт әле дигән иде. Мин бу тәкъдимне Вәзыйхка әйтеп карадым, мәктәпне, бигрәк тә физика кабинетындагы шартларны мактадым. Ул бик кызыксынучан, очраган саен укытучылар турында сораша, мин үзем белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп, тәки ризалаштырдым. Сүз уңаеннан, рус теле укытырга килгән Разия да таныш булып чыкты бит әле, ул Арча кызы. Аның апасы Фатыйма белән бер группада укыдык. Фатыйма һәм Рәфыйк Гатауллиннар бөтен гомерләрен Яңа Кенәр мәктәбедә математика укытуга багышлаган мактаулы укытучылар. Алар белән әле дә хәбәрләшеп яшибез.

      Дәресләрне укытабыз инде аны, ә менә ул елларда класс җитәкчесе буларак эш бик вакытны ала иде.  Һәр көнне сигезенче яртыда звонок бирәләр. Гомуми мәктәп линейкалары, политинформация үткәрү, чисталык һәм сәламәтлек көне, пионер яки комсомол эшләре,  тәрбия әңгәмәләре, укучыларның көндәлекләре белән эшләү һәм башкалар. Ә иң мөһиме, аларның барысында да укучылар үзләре актив катнашучылар булырга тиеш бит әле. Миндә бишенче классларның берсе, аерым пионер отряды, ул өч звенога бүленгән. Отряд советы председателе, звено вожатыйлары сайлана. Уку, чисталык, хезмәт, спорт, культмасса эшләре секторларына  җаваплылар  билгеләнә. Аларның һәрберсе ул эшләрне җиренә җиткереп башкарырга тырыша, билгеле инде төзәтеп җибәрү, яңа юнәлешләр бирү безнең бурыч. Болар барысы да укучыларны үзара аралашырга,  ярдәмләшеп яшәргә, бер-берсен тыңларга, гомумән әйткәндә, тормыш итәргә өйрәтү дәресләре булган бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                       Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы

                (Дәвамы бар)

Фото, 1974 ел

 

-

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X