erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Утсыз төтен булмый

“Агроснаб” оешмасының нинди данлыклы еллары бар иде. Аның мәйданы да 8 гектар тәшкил итә. Безне анда “Кара төтен” вакыйгасы китерде.

 

Бина диварында “Агроснаб. Безнең ил һәм чит ил авыл хуҗалыгы машианаларына запас частьлар” дип язылган язу тора. Аның җирләре дә бүлгәләнеп беткән, диләр. Димәк, хуҗалары бар. Әмма тәртип юк. Дөрес, яңа биналар да калкып чыккан анда. Мәйданында тәртип булган оешмалар да бар.

Тәртип юк дигәннән, урыны-урыны белән коймалар ауган-түнгән, тирәлекне өрәңге, алабута, әрекмән, кычыткан баскан.  Бушап калган биналарда тәрәзәләре, ишекләре ватылып, үтәли җил йөри. Шомлы күренеш. Ялгызың бу тирәдә йөрергә куркыныч. Нәрсә булмас?!

Әйе, нәрсә булмас! 27 ноябрьдә көндезге сәгать 12ләр тирәсендә шушы “Агроснаб” ягыннан ургылып һавага кара төтен күтәрелде. Арчада яшәүчеләр: “Арча станциясендә нәрсә яна?” – дип хафага калдылар. “Бу ни хәл? Бакча башында чүп яндыра башласаң, хәзер килеп җитәләр...” – дип, редакциягә дә борчылып шалтыраттылар. Халык форточкаларын ача алмады, ачканнарының өенә начар төтен исе тулды. Без тиз арада янгынчылар белән элемтәгә кердек. Хәлне ачыкларга тырыштык. Һәм куркыныч берни дә юк икәнлекне ишеттек. Шәхси эшмәкәрләрнең анда үз эше: ниндидер зур тимер савытларны кисәләр... Төгәлрәк җавапны ишетү өчен Арча һәм Әтнә районнары янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән сөйләштек.

– Шәхси эшмәкәр биләмәсендә 25әр тонна сыешлы тимер бочкаларны кискәндә эчендәге калдык гудронга ут капкан, – дип сөйләде Рөстәм Сафин. – Андый зур  бочкалар анда дүртәү. Без анда булдык. Утны сүндерү өчен үзләренең комы да, сулары да бар иде. Үзләре сүндерделәр. Янгынчыларның ярдәме кирәк булмады.

Икенче көнне 8 гектар җирдә кара төтеннәр чыгарып янган урынны алай тиз генә табып булмады. Сорарга кешесе дә очрамады. Шулай да биредәге оешмаларның берсендә эшләүче белән сөйләшә алдык. Анысы да салмыш булып чыкты. “Без бина эчендә эшлибез бит. Берни күрмәдек. Янгын булганын сизмәдек. Теге башта машина көпчәге яндыргалыйлар...”, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Азаплана торгач, янгын булганга охшаган урынны эзләп таптык. Җәяүләп йөргәч, нәкъ янган чүплеккә килеп чыктык. Дөрес, сүнгән инде ул. Анда целлофан каплар калдыклары һәм тагын әллә ниләр... Янәшәдә диярлек кара корымга баткан зур бочкалар. Якындагы бина эченнән ике эшче чыкты. Алар сүзне кыска тотты. Берни белмиләр. Тизрәк машинага утырып китү ягын карадылар. Бина эчендәге эшчеләр дә бүген генә эшкә килгән булып чыкты. Хәтта алар оешма исемен дә, җитәкчеләрен дә белмиләр. Ничек әйтәләр әле, “белмим”нең башы авыртмый дипме?

Әлбәттә, без җитәкчене эзләп азапланмадык. Монда килгәнче үк безгә ул Чаллыда дигән хәбәр килгән иде инде. Һәм ул да безнең киләсен 10-15 минут алдан белде. Хәер, анысы әһәмиятле түгел. Гаеп бар икән, тиешле органнар шөгыльләнер. Иң мөһиме шул: тирә-юньне пычратырга, халыкның сәламәтлегенә зыян салырга берәүнең дә хакы юк. Янәшәдә генә Төбәк-Чокырча һәм Арча станциясе халкы яши. Төтен исенә алар ничек түзгәндер?!

Румия Надршина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X