Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Утызга кадәр өйләнмәгез! "

    Героебыз - Саба егете, җырчы Илнат Фәрхуллин.

     

    Сәхнә кешесе һәрвакыт җырлап-биеп, күңел ачып кына яши төсле. Аның танылган җырчы булганчы нинди юл үткәне, нинди сынаулар аша узганы хакында сирәгебез генә уйлана. 

    Сәхнә матурлыкны ярата, дибез. Бәлки шуңадыр да артистлар эш урыннарына начар кәеф, тормыш авырлыкларын алып менмидер дә.  

    “Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсе була” 

    Бүгенге героебыз – Илнат Фәрхуллин. Ул нәкъ башкалар кебек үк, Казанны яуларга, артист булу хыялын тормышка ашыру өчен Сабасын ташлап килгән авыл малае. Сәхнәдә һәрчак елмаеп торган бу егетнең балачагы бик үк җиңел булмый. Казан да тиз генә яуланмый, тырышырга, тырмашырга туры килә үзенә.  

    - Югары белем алмыйсың икән, авылда каласың, дигән сүз. Ә минем кечкенәдән артист буласым, зур сәхнәгә чыгасым килде. Әнием гармунда уйный. Күңелдән генә безнең барысы да җырлый. Ә менә сәхнәгә чыгу теләге минеке генә көчлерәк булган, күрәсең. Абыйлар җырлап йөрмәде, бәйрәмнәрдә кирәк булса җырлыйлар. Һәр кеше юлын үзе сайлый бит инде, - ди Илнат.  

    Алар гаиләдә биш малай үсә. Әтиләре юл һәлакәтендә һәлак була. 

    – Иң соңгы булып әти минем номерны җыйган. Мин ул вакытта автобуста, “Йолдызлык” фестиваленнән кайтып бара идем. Трассада телефон тотмаган күрәсең, миңа чыга алмаган. Егерме минуттан абый шалтыратып, әтинең үлгәнен хәбәр итте... Без бик авыр үстек. Әни минем Казанга киткәнне “белмәде” дә дияргә була. Акча ягыннан да бик авыр иде. Казанга килгәч тә бер атна дусларымда Нагорный бистәсендә мунчада яшәдем. Аннан бер ел абыйларда тордым һәм аннан соң тулай торакта яшәдем. 

    Әнигә авыр булган кебек, шундый ук авырлыклар кичергән кешене белмим әле мин. Ул малайларны үстерүнең кыенлыкларын үзе генә беләдер. Өстәвенә, без барыбыз да бик шук идек. Әмма ул безгә дөрес тәрбия биреп үстерде. Кирәк вакытта кырыс та булды. Әгәр дә әни ул вакытта шундый булмаса, хәзер сезнең белән аралашып, сөйләшеп тә утырмас идем. Теләсә кая йөреп, юкка чыккан булыр идек. Үскәндә, без көнаралаш идән юдык, ашарга пешердек. Кызлар урынына да, егетләр урынына да эшләдек. Абыйлар җәй айларында сыер савучылар ялга киткәч, алар урынына эшли иде. Ә мин үзем 3нче сыйныфтан хуҗалыкта көтү көтеп, урак өстендә комбайнда эшләп үстем. Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсе була. Начарлыкмы ул, яхшылыкмы, аның нәтиҗәсе бер килеп чыгачак, - ди Илнат.  

    “Мондый балачак кирәкми” 

    Ул көн саен үзен камилләштерү буенча эшли, үсәргә, яңалыкка омтыла. Балаларын да һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәтә, әмма безнең кебек авырлыклар күреп үсмәсеннәр иде, ди.  

    Илнат тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияли. Бала чакта әнисе биргән тәрбияне ул балаларына карата да файдалана.  

    - Кызым нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Аның да нәтиҗәсе бар. Спорт баланы дисциплинага өйрәтә. Ул артык сөйләшми, олыларга хөрмәт белән карый торган бала. Көнгә биш сәгать шөгыльләнә. Аңа табигатьтән зур сәләт бирелгән. Гимнастика үзәгенә алып барып күрсәткән идек, балага ошады һәм менә дүрт ел инде ул спортта, - дип горурлана кызы белән җырчы.  

    - Ә баланың балачагы югала дип курыкмыйсызмы? 

    Реклама

    - Хәзерге балаларның балачагы юк бит аларның. Авыл балаларыныкы да юк хәтта. Алар русча сөйләшә, ә рус теленә алар “Ю-туб”тан мультфильм карап өйрәнә. Хәзерге балачак бит телефонда. Шуңа да андый балачак миңа кирәк түгел. Спорт белән шөгыльләнү, телләр өйрәнү, миңа калса, файдалырак. Шул ук акчага син балага планшет яисә телефон алырга мөмкин, ә мөмкин ул вакытны файдалы итеп уздырырга. Кемдер үз баласын кимсетеп әйтә дип уйламасын, мин бары үз фикеремне җиткерәм, - ди Илнат.  

    “Яшьтән өйләнү өчен көчле булу кирәк” 

    Тормыш иптәше белән ул университетта укыганда таныша һәм 21 яшендә өйләнә.  

    - Ул вакытта өйләнеп калуым әйбәт булгандыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты һәм ул үз вакыты белән килә. Ул чакта өйләнмәсәм, хәзер минем шундый кызым, улым булмас иде. Өйләнешкәч тә авыр булды, яшермим. Финанс яктан да. Әмма башкаларга 30га кадәр өйләнмәскә киңәш итәр идем. 21дә өйләнеп, хатын белән торыр өчен психологик яктан көчле булу кирәк. Артист белән яшәү дә авырдыр. Минем белән яшәү җиңел түгел, - ди Илнат Фәрхуллин шәхси тормышы хакында.  

    Каршы атлаган хыял  

    Илнат 5нче сыйныфларда укыганда журналда Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең фотосын күрә һәм шул көннән алып әлеге төркемгә эшләү хакында хыяллана башлый.  

    Анда син бәлки эшләрсең дә, әмма моның өчен сиңа өч капчык тоз ашарга кирәк әле, диде абый. Ә син хыялга таба барсаң, эшләсәң, ул да сиңа каршы “атлый” башлый. Казанга беренче курсны тәмамлаганнан соң, миңа күңелсез була башлады. Институт — тулай торак, тулай торак — институт... Биш ел шулай йөри алырмынмы икән, мин әйтәм. Бардым филармониягә. Вахтада утыручыга әйтәм: “Мин Айдар Фәйзрахмановка килдем”. Ә ул сезне чакырдымы? Юк, мин әйтәм. Шуннан вахтадагы апа Айдар абыйга шалтыратты. Айдар абый мине җырлатып, биетеп карады. Ул вакытта егетләр арттан озын чәч йөртә иде. Ә ансамбльдә эшләүчеләрнең барысының да классик прическа. Бер төрле йөриләр, бер төрле сөйләшәләр. Вәт мин әйтәм, роботлар болар! Әмма Айдар абый миңа ансамбльдә урын юк, диде. Соңрак кына белдем, анда эшкә урнашырга теләп, кешеләр көн саен килә икән, - дип искә алды Айдар Фәйзрахмановта “кастинг” узган мизгелләрне җырчы.  

    Ничек итсә итә, Илнат ансамбльгә эшкә урнаша! Ансамбль артистларын карап торыйм әле, дип, ай буе репетицияләрне тамаша кылырга йөри. Ә бер көнне ансамбльдән бер егет китә. Ансамбльнең юбилее алдыннан була бу хәл. Ике атнада 28 номерлы программаны өйрәнү шарты белән, Айдар Фәйзрахманов Илнатны эшкә ала. Биш ел дәүләт ансамблендә сәнгать серләренә өйрәнә егет.  

    Миннән син хәрби хезмәттә булдыңмы, дип сорыйлар. Фәйзрахманов махсус бүлегендә биш ел булдым, дип шаяртам. Ансамбль белән бөтен дөньяны әйләндем. Анда эшләп чыккан егетләр-кызлар утта янмый, суда батмый. Бу –гомереңнең соңгы көненә кадәр җитәрлек тәҗрибә.  Кайда гына барсам да, Айдар абыйга мин бик рәхмәтле, - ди Илнат.  

    Аннан соң ул “Казан егетләре” төркемендә җиде ел эшли.  

    -Төркем өчен күп эшләдем, сәнгатькә якын кешеләр моны яхшы белә. Төркем алга китсен өчен, чын күңелдән эшләдем. Мин ялган йөз ясый алмыйм һәм ясаганым да булмады. Сәхнәдә дә үземне тыймадым. Күңелем ничек теләде, шулай эшләдем. Хәзер тамашачыны алдалап булмый, элек бәлки булгандыр. Хәзер халык артистлардан да иҗадыйрак. Алар бөтен нәрсәне аңлый, – ди Илнат. 

    Сәхнәгә чыгып, танылу алырга теләгән кешегә репертуар тупларга һәм кешелекле булып калырга киңәш итә ул.  

    Лилия ЛОКМАНОВА

    http://shahrikazan.ru/index.php/news/yazmalar/utyzga-kadr-ylnmgez

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: