erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышлар тырышканнан килә

11 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Шул уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ренат Мансурович, бәйрәм алдыннан башкарылган эшләрне барлап үтсәгез иде.

– Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылый. Алдагы елларда игенче һәм терлекчеләрнең ихтыяр көчен табигать шартлары сынаса, узып баручы елда яңа пандемия сынавы аша узарга туры килде. Коронавирус чире зур-зур завод, фабрикаларны туктаткан чорда  авыл хуҗалыгы тармагында эш бер генә көнгә дә  тукталмады.  Тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Бүгенге көнгә без барлык бөртекле культураларны җыеп алдык. Бары тик бөртеккә дигән кукуруз мәйданнары гына бар. Уңышның тулаем күләме 215 мең тонна. Бер гектардан уртача уңыш 38 центнер. Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада узган елдагы кебек, икенче урынга чыкты.

Иртә яздан югары уңышка ныклы нигез салынды. Районыбыз хуҗалыклары башка елларга караганда бер айга иртәрәк чәчү эшенә керештеләр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, район басуларында быел 56 мең гектар мәйданда уҗым һәм сабан культуралары игелде.

“Кырлай” һәм “Игенче” агрофирмалары һәр гектардан уртача 48әр, “Курса МТС”ы – 45, “Казанка”, “Тукай” хуҗалыклары, “Ак барс агрокомплексы”, “Ватан” агрофирмасы 42 шәр центнер уңыш алуга иреште.

Болар барысы да алдынгы технологияләрне кулланып, үзвакытында ашлама кертеп, игеннәрне тиешенчә тәрбияләп үстерү нәтиҗәсе.

Әлбәттә, 2020 елны игенчелек өчен начар килде дип әйтеп булмый. Яңгырлар да безне алай бик читләтеп үтмәде. Дөрес, бар җирдә дә тигез яумады алар. Әмма уңыш язмышын яңгырлар гына хәл итми, ул талантлы җитәкчеләрнең, белгечләрнең, иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып кермәгән игенчеләрнең, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле.

Язгы кыр эшләре вакытында, урып-җыю чорында механизаторларыбыз район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Атна саен йомгак ясалып, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Соңрак районның иң яхшы 20 комбайнчысы 10ар мең сумлык премияләр алачак, республика конкурсында да җиңүчеләребез булыр дип көтәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләсе ел өчен дә ныклы нигез булдырылды – барлык чәчүлек мәйданның 90 проценттан артыгы эшкәртелде. 16 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырдык. Амбарларга җитәрлек күләмдә орлык салынды.

– Терлекчеләребез, аерым алганда сыер савучыларыбыз уңышлары куандыра.

– Терлекчеләребез дә сынатмый. Бүгенге көндә 37 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шуларның 10,5 меңе савым сыерлары. Район сөт җитештерү буенча республикада алдынгы урыннарда, тәүлегенә 170 тоннага якын сөт җитештерелә. Бер сыердан тәүлеклек савым 16 килограмм. Быел район тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерүгә ирештек.

Иң күп сөт “Ашыт” җавап-лылыгы чикләнгән ширкәтендә җитештерелә, бер сыердан тәүлегенә 20,5 килограмм сөт савыла. “Северный”, “Тукай”, “Курса МТС”ы, “Игенче” агрофирмасы эшчәнлеге дә мактауга лаек.

Хуҗалыкларның төп  яшәешен, көндәлек керемен сөтчелек тармагы тәэмин итә. Ел дәвамында сөткә бәяләр дә тотрыклы булды. Шул сәбәпле, хуҗалыклар да техник базаларын шактый ныгыта алды. Тузган техника белән азык та әзерли алмыйсың, икмәгең дә басуда озак  ятарга мөмкин. Район хуҗалыклары быел 10нан артык трактор, 3 ашлык суктыру комбайны, 5 азык комбайны, 100гә якын тагылма кораллар алдылар. “Ватан”, “Заря” хуҗалыклары югары җитештерүчәнлекле ашлык киптергечләр булдырдылар.

Район авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукциянең гомуми күләменең 10 проценттан артыгы фермерлар өлешенә туры килә. Дамир Шакирҗанов, Хәлим Гарипов, Фәнис Әхмәтханов, Илдус Кәримов, Рәзимә Бариева, Илсөя Гатауллина хуҗалыкларының эшен уңай бәялим.

Күргәнебезчә уңышларыбыз шактый һәм шушы уңышларга үз өлешен керткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Кынлыкларны җиңеп, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Барысына да нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X