erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышларның сере – тырышлыкта

Уфа шәһәрендә Россиянең һөнәри белем учреждениеләре студентлары һәм укучылар арасында үткән 9нчы “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының финалына йомгак ясадылар.

Медальләр саны буенча һәм төбәкнең рейтингтагы урынын исәпкә алып Татарстан Республикасы беренче урынны яулады.

Финал өлешендә 76 төбәктән 1786 конкурсант катнашты. Ярышлар 7 һөнәр блогына бүленгән 105 өлкә буенча узды. Һөнәрләр: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмат һәм комму-никацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф.

Татарстан вәкилләре 80 медаль яулады – 24 алтын, 34 көмеш һәм 22 бронза.

Республика командасы составында безнең район вәкилләре дә бар иде. Шуларның берсе – Лесхоз урта мәктәбе укучысы Адилә Галимҗанова. Ул “Икмәк пешерүче яшүсмер” өлкәсендә бронза медальгә ия булды.

Даниил Щепкин Арчаның 6нчы урта мәктәбен тәмамлады. Хәзерге вакытта Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый. Ул “Мобиль кушымталар эшләү” өлкәсе буенча көмеш медальгә ия булды.

Рәмис Нәбиуллин Арча педагогика көллиятен тәмамлап Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында укый. Ул һөнәрилек өчен медаль алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

12 октябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган чәй өстәле артында сөйләшү алар хөрмәтенә үткәрелде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәммәтшина, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча педагогика көллиятенең эксперт-педагогы Лилия Маликова, Лесхоз урта мәктәбе укытучысы Сания Хаҗиәхмәтова катнашты.

– Без сезнең уңышлар белән горурланабыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Киләчәктә укуыгызны тәмамлап, белгечлек алып, районга кайтуыгызны көтеп калабыз. Бүген сезнең теләкләрне, фикерләрне ишетәсе килә.

Рәмис Нәбиуллин башта ук эш булса, районга кайтачакмын, дип әйтеп куйды. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлаган егет ул.

Россия чемпионы Даниил техникумда уку белән генә чикләнми, дүрт студентны булачак ярышларга әзерли.

Район горурлыгы булган яшь талантлар, аларның остазлары уңышларның сере тырышлыкта, дип сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X