erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышның нигезе – тырышлык

Арча егете Рәмис Нәбиуллин Worldskills чемпионаты финалында “Һөнәри осталык өчен медальон”ына лаек булды.

“Һөнәри осталык өчен медальон” иясе Рәмис Нәбиуллин Worldskills чемпионатында катнашырга этәргеч бирүчеләр дип гаиләсен, тренеры, Арча педагогика көллияте укытучысы Лилия Маликованы,  әлеге көллият директоры Гөлнара Гарипованы һәм директор урынбасары Лилия Мусинаны саный. “Мин аларга чиксез рәхмәтле, – ди ул. – Worldskills – безнең кебек яшь белгечләр өчен тормышка кереп китәргә зур трамплин булып тора”. Рәмис спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә, шуңа да ул Арча педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң Идел  буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетына керә. Ә чемпионатка ул көллият базасында тренеры Лилия Маликова белән бергә әзерләнә. “Көллияттә “Мәгариф” илкүләм проекты федераль грант акчасына “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясе буенча остаханә булдырылды. Без шунда әзерләнәбез, – ди “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясе буенча Worldskills эксперты, 2018 елдан бирле чемпионатта катнашучылар әзерләүче тренер Лилия Маликова. – Рәмис – максатчан, тырыш егет. Барлык катнашучылар да көчле иде, барысы да җиңәбез, дип килгән. Финалга кадәр Рәмис төбәк чемпионатында беренче урын алды, аннан соң сайлап алу ярышларында катнашты. 49 төбәк арасыннан финалга 12 кеше үтте. Без Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән катнашучыларны уза алдык. Чемпионатка кадәр төрле мәйданчыкларда шөгыльләндек. Кузбасста, Курск, Тольятти шәһәрләрендә җыеннарда булдык”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X