erid:2VtzquqpS7d
Үзәк чыршы ачылу тантанасы узды
Арча яңалыклары

Үзәк чыршы ачылу тантанасы узды

Чыршы быел да искиткеч.

Яңа ел якынлаша. Сизәсезме? Юк шул. Тышта яңгыр ява, җирдә кар урынында су, кар сыннары түзә алмый "елый". Әмма беркем дә, бер нәрсә дә арчаларның бәйрәм кәефен боза алмый.

Мондый көнне кеше этен дә урамга чыгармый, диләр иде әти-әниләр. Әмма заманы ул түгел. Кирәк булгач, кая барасың. Бозлавыктан кайчан дыңгырдап килеп төшәрмен икән, дип шуа-шуа, кар түгел  су ерып арчалар тамашага ашыга. Өстәвенә җиле дә " шәп" бит аның.

Шундый көннән дә курыкмыйча халыкка матур тамаша оештырган мәдәният йорты, мәктәпләр, музей, китапханә, сәнгать мәктәбе коллективына ничек рәхмәт әйтмисең. Бииләр, җырлыйлар, уйныйлар - халыкның күңелен күрәләр. 

Ә әкияти йортларда балалар өчен төрле осталык класслары оештырылган. 

Көн дә, һава торышы да нипочем. Бәйрәм булгач бәйрәм. Үзәк чыршы арчаларны көн дә үз янына чакыра. Әле матур көннәре дә булыр, шулай бүгенгедәй шатланыйк, күңелләрне төшермик.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев