erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзебез гаепле

Проблемаларны үзебез тудырабыз да, шуларны хәл итәбез, дип үтә гомер, ди бер танышым. Һәм санап китә: Сосновский балтырганы, бәрәңге коңгызы, америка өрәңгесе, кабан дуңгызы...

Алар барысы да адәм баласы читтән алып кайткан, үстергән, үрчеткән нәрсәләр. Аллаһы Тәгалә безгә, сөеп, бүләк итеп биргән әйберләрдән бернинди зыян юк. Ә тегеләре чит тән кебек...

Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Беркөнне Казан шәһәренең эченәрәк кергәч игътибар итеп барам: юл буйларында, урамнарда, койма буйларында шул шыксыз балтырган диңгезе. “Эфир” каналында шуңа багышланган тапшыру бирделәр, балтырган районнарда җиңү яулап башкаланы “алырга” маташа икән.

Кайчандыр Кавказ якларыннан орлыгын алып кайтып махсус үстергәннәр аны. Безнең районның Ташкичү басуында бер түрәнең кадерле улы шуны үстереп кандидатлык яклаган, тора-бара профессор булган. Ә терлек азыгы әзерләү проблемасын хәл итәргә тиешле (3–4 метрга кадәр үсә, мул масса бирә) “кунак” бөтенләй малга ашатырга ярамый торган “культура” булып чыккан. Аңа хәтта кагылырга  да ярамый! Аны басуларда юк иткәннәр  итүен, әмма инеш, елга буйларына, зиратларга, урман полосаларына кереп качкан. Яман да әрсез булып чыкты ул, тамырдан да үрчи, бер төбе 100 меңгә кадәр орлык бирә, орлыгы җил белән дә, суда агып та тарала. Орлык бирә алса – 1 ел, бирә алмаса (чапкан очракта) 12 елга кадәр яши.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов әйтүенчә, әлеге афәт безнең районда 86 гектарда үсә дип исәпләнгән булган. Балтырганга каршы өч еллык көрәш игълан ителгәч шуның 56 гектарына финанс бүлеп бирелгән. Менә шушы мәйданны икенче ел инде гербицидлар белән эшкәртеп киттеләр. Белгечләр өч елдан бетәргә тиеш, ди. Ә теге 30 гектары  үрчеп тора. Өч елдан соң нәрсә килеп чыгар, монысы билгесез. Әмма нәтиҗә әлләни куандырмас, чөнки балтырган үскән мәйданнарны төгәл үлчәп булмый. Шулай да, бернәрсә дә  эшләмәгәнче, нәрсәдер эшләнү әйбәт инде.

Бу көннәрдә дуңгызларда куркыныч чир таралу турында хәбәрләр килә. Бер районда теләсә кайда үлгән кабан дуңгызлары аунап ята, диләр. 1978 елга кадәр бездә бу җанварларның әсәре дә юк иде. Урманнарны баетабыз дип, алып кайтып җибәрделәр. Урманнар баедымы соң? Бу ерткычлар (аларның ашамаган әйбере юк) урман куяннарының балаларын ашап бетерделәр. Бу җәнлекләр хәзер Кызыл китапка кертелде. Җирдә оя ясый торган кошларга да рәт бетте, чөнки урманнарда кабан дуңгызы аяк басмаган урын калмады.

Хәзер менә куркыныч чир дә тараталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X