erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Үземне башка эштә дә сынап карыйсым килә»

Планнарым бар. Әлегә сер.

18 ел Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә хезмәт куйган Рәдис Гарифуллин лаеклы ялга чыкты.

– Эчке эшләр системасында хезмәт стажым 30 елдан артып китте. Эшемне намусым кушканча башкардым. Вакытында лаеклы ялга китә дә белергә кирәк, – диде ул.

Рәдис Гарифуллин Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә күп еллар эшләде. “Ул һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Каты бәрелми, яхшылап аңлата. Андый ЮХИДИ хезмәткәрләре бик сирәк”, – диләр иде аның турында.

Наласа егете ул. Мәктәптә укыганда агроном, колхоз рәисе булам, дип хыяллана. 18 яше тулгач армиягә китә. Һәм... Чечняга эләгә. Шунда чын тормыш мәктәбе алып кайта егет. Кайткач бер туганы аңа: “Син яшь булсаң да, утны-суны кичкән кеше, әйдә, эчке эшләр бүлегенә кер”, – ди. Башта патруль-пост хезмәтенә куялар егетне. 2007 елда ЮХИДИ бүлекчәсенә чакыралар. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, тагын укып, юрист белгечлеге ала.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен, гадәттә, без сүгәргә күнеккән. Тик кайберәүләр уйлаганча, аларның бурычы штраф салу гына түгел, беренче чиратта, юлдагыларга ярдәм кулы сузу, киңәш бирү, аңлату. Рәдис нәкъ менә шундый булды.

Рәдис Гарифуллин узган ел җәй махсус хәрби операция барган зонада командировкада да булып кайтты.

 – Сез әле яшь, энергиягез ташып тора. Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә телисез?

– Үземне башка эштә дә сынап карыйсым килә. Планнарым бар. Әлегә сер итеп саклыйм, – диде Рәдис.

Кайда гына булса да, югала торган кеше түгел ул. Рәдис Гарифуллинга планнарының тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре