Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Узган ел шомлы, онытылмаслык булды шул

    Ветеринарлар вакцинадан курыкмый

    Район газетасы редакциясендә эшли башлаганга быел 48 ел тулды.

    – Ильяс абый, 50 елны тутырганчы эшлисең әле! – ди баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович. – Аннан соң да эшлисең әле!

    – Шуңа күрә вакцина ясаттым бит инде! – дим.

    Менә шулай уенын-чынын бергә кушып, аңлашып яшәүләргә ни җитә!

    Әлеге 48 елның кайсысы иң истә калганы булды, дип сорасалар, узган елгысы, дип җавап бирәчәкмен. Ерактагылары онытылганга түгел, биш яшемдә вакыттагылары да истә, “компьютер”  яхшы эшли әле.

    ... Мин әле мәктәпкә кермәгән. Безнең янәшәдә генә бура тора. Әтиләр яңа йорт салып елганың икенче ягына чыгарга әзерләнә. Егет-малайлар шул бура  бүрәнәсенә бәреп акча уйныйлар. Вак акчаны бүрәнәгә бәрәсең, ул шуннан җиргә егылып төшә. Аннан соңгы уенчы да шулай эшли, аның акчасы да җиргә егылып төшә, ул шул акчасы янәшәсендәге акчалар арасын бармаклары белән үлчәп карый – әгәр бармагы җитсә шул акча аныкы була. Без кечкенә малайлар бура эченә шуышып керәбез, эчкә тәгәрәп кергән акча – безнеке! Өлкәнрәкләр анда керә алмый, чөнки ишек тә, тәрәзәләр дә юк әле.

    Шулай бервакыт без, кечерәк малайларны, әниләр чакырып алды. “Әйдә, кайт тизрәк, авылга врачлар килгән, укол кадыйлар!” – диде әни. Мин әле врачның да, уколның да нәрсә икәнен белмим. Әле врачларның да беренче килүләре булдымы икән, чөнки бөтен авыл аякка баскан, әсәрешкән иде. Кем кая булдыра, шулай  яшерде балаларын.

    Өлкәннәрне дә аңлап була, чөнки әле балаларны да  әниләр өйдә тапкан еллар иде. Менә без җиде бала, җидебез дә өйдә туган. Декрет-мазар дигән нәрсәләр дә юк иде бит ул чакта.

    Олыгайган көннәрдә балачактагы хәлләргә охшаш хәлләр килеп чыгар дип кем уйлаган?

    Дөрестән дә, узган ел шомлы, онытылмаслык булды шул. Монысын инде барыбыз да яхшы хәтерлидер: өйдән чыгарга ярамый, балалар өйдән торып укый, урамда очраган һәр машинаны, җәяүлене туктаталар, рөхсәте булмаганнарга беркетмә төзиләр. Телевизорны ачсаң иң беренче “Оставайся дома!” – дигән сүзләр күзгә ташлана. Күп катлы йортларда яшәүчеләргә аеруча кыен булгандыр. Күпләр бу зәхмәт авыру тизрәк бетсен, тизрәк дәвасын уйлап тапсыннар, дип теләде бит. Чөнки әлеге зәхмәтнең безгә дә килеп җиткәнен яхшы сиздек, кемнәрдер якыннарын югалтты, кемнәрдер бик каты авырып алды. Тазардым дигәннәре дә, хәлләрен үзләре генә белә, чөнки тернәкләнеп бетү өчен озак вакыт кирәк булачак.

    Реклама

    Мин балачакны юкка гына искә төшермәдем. Тора-бара уколларның кирәклегенә төшенде халык, врачлар килгәндә балаларны яшерүләр дә бетте. Медицина ярдәмендә күпме зәхмәтләр, эпидемияләр җиңелгән, туктатылган бит.

    Мин “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Риман Гыйлемханов язмаларын  яратып укыйм. Узган җомга ул үзенең “Әйтеп кенә бактым” дигән рубрика астында чыгып килә торган сәхифәсендә болай дип яза: “Вакцина турында сүз чыккач, арабызда белдек-ле кешеләр табыла. Янәсе, аның файдасы юк, Ходай нәрсә язган – шул була инде. Әнә берәү вакцина кадаткан булган, үлеп китте бит һ.б. Нигәдер вакцина кадатып әҗәлдән котылган кешеләр турында бик сөйләшмиләр. Чөнки кызык түгел. Безгә ватылу, җимерелү, янгын чыгу, үлем-китем, төрле фаҗигаләр турында тәмләп сөйләү, язу кызык”.

    Татарның тотып карамаса күңеле булмый, дигән мәкаль бар. Берәүгә дә  ковидны “тотып карарга” язмасын. Дөресрәге, ул тотып ала күрмәсен.

    Узган җомгада район ветеринария берләшмәсенең 17 хезмәткәре  коронавирус-ка каршы вакцина ясатты. “Безнең өчен вакцина ясату яңалык түгел, – ди эш стажы 50 елдан артып  киткән Мөхәммәт Шәрәфиев. – Моңа кадәр ел саен себер түләмәсенә һәм котыру авыруына каршы ясата идек. Хәзер менә алар өчәү булды”.

    Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов бу көнне вакцинаны икенче тапкыр ясатты.

    Район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова әйтүенчә, хәзерге вакытта районда 3567 кеше  коронавируска каршы вакцина ясаткан.

    – Соңгы вакытта бу мәсьә-ләдә активлык сизелә, – диде ул. – Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгы куандыра. Араларында 1926,1928 елгылар да бар.

    Вакцина ясату мәсьәлә-сендә мәгариф хезмәткәрләре, газ куллану хезмәте, ветеринария берләшмәсе коллективлары үрнәк күрсәтә. “Вакцина ясатучылар башка коллективларда да бар, әмма без көткән дәрәҗәдә түгел әле”, – ди белгеч.

    Мобиль төркемнәр авылларга, урыннарга барып вакцина ясый. Авыл җирлекләре башлыклары халыкка аңлату, оештыру эшләрендә башлап йөри.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: