erid:2VtzquqpS7d
Узган тәүлектә Арчада тагын өч кешедә коронавирус табылган
Арча яңалыклары

Узган тәүлектә Арчада тагын өч кешедә коронавирус табылган

Татарстан табиблары узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 88 яңа очрагын ачыклаган.

Инфекция йоктыручылардан 26 кеше – 30-50 яшь, 23 кеше – 18-30 яшь аралыгында.

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 очрагы Казанда, 12 очрагы Чаллыда, 5 очрагы Яшел Үзән районында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2400 очрагы теркәлгән. 1301 кеше (шулардан 106 кеше узган тәүлектә) терелгән.

География:
1. Казан – 51
2. Чаллы – 12
3. Азнакай – 1
4. Аксубай – 1
5. Әлки – 1
6. Апас– 1
7. Арча – 3
8. Әтнә – 2
9. Балтач – 1
10. Буа – 1
11. Биектау – 1
12. Яшел Үзән – 5
13. Лаеш – 1
14. Минзәлә – 1
15. Түбән Кама – 1
16. Саба – 2
17. Сарман – 1
18. Тәтеш – 1
19. Ютазы – 1


Нет комментариев