erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзләре проблеманы тудыра, аннан шуны хәл итәргә тырыша

5нче гимназиядә район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты һәм алып барды. 
Утырышта катнашкан һәркем юлларда кагыйдә бозучылар санын киметү буенча тырышып эшләргә кирәклеген искәртте.

Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев ЮХИДИ хезмәткәрләренең кайда торулары турында төрле социаль челтәрләргә куеп баруны кирәксез эш дип атады. “Кагыйдә бозучыларга карата мондый мөнәсәбәт дөрес түгел, – диде ул. – Без шул кагыйдә бозуларны булдырмау өстендә эшлибез. Күптән түгел булган очракны әйтеп үтәм. Машина йөртүче төне буе иптәшләре белән спиртлы эчемлекләр эчеп чыга, аннан, машинасына утырып, Үрнәккә китә. Юлда идарәне югалта, юл кырыена төшеп китә һәм һәлак була. Ә бит иптәшләре аның нинди хәлдә руль артына утырганын күреп тора, берсе дә тыеп калмый. Нәтиҗәдә балалар ятим кала”. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе Наил Әгыйшев республика юлларында балалар катнашында булган юл һәлакәтләренә аерым тукталды. “Әти-әниләр, өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында юлларда балалар һәлак була, – диде ул, өлкәннәр белән эшләү кирәклегенә басым ясап. – Мәктәпләрдә, әти-әниләр җыелышларында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Кечкенә коллективлар да читтә калырга тиеш түгел”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда әти-әниләр белән эшне көчәйтергә кирәклегенә Ренат Гатиятов та басым ясады. Ул шулай ук шәһәр, авыл урамнары буйлап зур тизлектә йөрүче мотоциклларның зур борчу тудыруын билгеләп үтте. “Бигрәк тә җәй көне бик каты йөрделәр, – диде ул. – Әти-әниләр моның ахыры нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәсен уйлап бетермичә балаларына мотоцикл, скутерлар алып бирәләр. Бу бик хәтәр әйбер”. “Шул мотоциклларны алып, башта проблеманы үзләре тудыра, аннан берәр хәл килеп чыккач, шул проблеманы хәл итәргә тырышалар, – диде Айдар Баһавиев. – Нинди әйбәт стадион бар, бассейнга йөр, хоккей уйна, нинди генә спорт секцияләре юк, рәхәтләнеп шөгыльлән”. 

Арчаның беренче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячесе Тәнзилә Бәйрәмова юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча балалар белән алып барылган эшләре турында сөйләде.
Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Лилия Әхмәтгалиева һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗановага Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X