erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ваемсыз булырга ярамый

Кызганыч, янгыннар булып тора. Соңгы вакытта гына да Носы, Пөшәңгәр, Иске Ашыт, Шура авылларында, Арчада янгыннар чыкты.

Йорт, мунча, сарайлар яна... Ике кеше үлде. Февральдә Төбәк Чокырча авылындагы янгында бер ир кеше һәлак булган иде. Икенчесе – июль аенда Арчаның Ямашев урамындагы янгында тагын бер кеше гомере өзелде.

Ничек янгыннарны булдырмый калырга? Без бу хакта Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән сөйләштек.

– Бүгенге көнгә районда 38 янгын булды. Шушы чор белән чагыштырганда узган ел азрак – 31 янгын чыккан. Кызганыч, янгыннар саны артты, – дип сөйләде Рөстәм Роальдович.

– Сәбәпләре?

– Күп очракта янгыннар электрдан чыга. Йорт, мунча, сарайдагы электр чыбыкларына, тоташкан урыннарга игътибар итәргә кирәк. Искергәнне яңаларга алмаштырырга. Алмаштырган очракта да карап торырга. Бер розеткага берничә куәтле электр белән эшли торган җиһазларны тоташтырырга ярамый. Электр ноктасына көч килеп, кызып, ут кабынып китәргә мөмкин. Үзе ишегалдында булып, өйдә янгын чыгып, күрми, сизми калган очраклар бар. Йортта янгынны белгертүче приборлар булырга тиеш. Ул төтен исен сизеп алып, чыелдый башлый. Аның тавышына йоклаган кеше сикереп тора. Хәтта күршесе ишетеп йөгереп керә.

Чүп-чарны чистартып торырга кирәк. Әнә, Ашабашта авыл уртасында җыелган агач-богачка, яшен сугып, ут капты. Йорт тирәсен дә чүп-чардан арындырырга кирәк. Ни булмас?! Металл ватыклары җыючылар, чүплеккә ут төртеп яндырып, металл җыялар. Шулай ук янгын җәелүе ихтимал. Иске Масрада коры үләнгә ут кабып, ялкын тау бите буйлап менә башлады. Янгынчылар сүндерде. Кеше үз хуҗалыгын тәртиптә тотарга тиеш. Ишегалды, бакча, капка төбендәге үләнне җыеп, чабып торырга кирәк. Арча станциясендә күп балалы гаилә хуҗалыгында коры үләнгә ут капты. Янгын җәелсә, коточкыч буласы иде. Үз территорияңне, капка төбен тәртиптә тотарга кирәк инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урамдагы йорт, каралты-кура, мунчаларның бер-берсенә якын урнашулары бик хәтәр. Бу хәл августта зур янгын булган Шура авылында яхшы күренде. Яңаларны төзегәндә моны истә тотарга киңәш итәбез. Авылларда үлән, чүп басып бетергән буш йортлар янгыннар чыгу хәтәрлеген тудыра. Чарасын күрергә кирәк.

– Янгын машиналарына су алу уңайлыклары турында ни әйтерсез?

– Авылда яшәүчеләр бу мәсьәләне үзләре дә контрольдә тотсыннар иде. Су алу урыннарын булдыру шул ук авылда яшәүчеләр иминлеге өчен эшләнә. Якында елга булса, анда төшеп су алу мөмкинлеге бармы? Юлны агач-богач басмаганмы? Юл өзеклегендә елгадан су алып буламы? Һәм булдыра алганны эшләргә.

– Сүзне йомгаклап, халыкка тагын бер кат нинди киңәш бирәсез?

– Янгынны белгертүче җиһазлар алып куярга! Ул һәр йортта, фатирда булырга тиеш. Янгын чыгып, төтен исенә тончыгып үлүең хәзер. Моның өчен берничә секунд җитә. Йорт эчен, мунчаларны тиз янып китүчән материалдан эшләмәскә. Төзелеш материалын сатып алганда сертификатны сорарга. Материал янучанмы, юкмы – язуына игътибар итәргә. Сэндвич торбалар утын миченә ярамый. Терлеккә ашарга пешерә торган мичләрне сарай эченә, бинага терәп кую тыела. Ваемсыз булырга ярамый.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X