erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вагыйзә Әгъләмова: “Япь-яшь егетләрнең күзләре, йөзләре әле дә хәтердән чыкмый»

Яңа Кенәрдә яшәүче Вагыйзә ханым махсус хәрби операция барган зонада яраланганнар дәваланучы госпитальдә булып кайткан.

Вагыйзә Әгъләмова белән беренче тапкыр да бер очрак таныштырган иде, бу юлы да шулай килеп чыкты. 
– Кер редакциягә, язсыннар, бездә шундый олы йөрәкле ханымнар барын белсеннәр, дип район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова җибәрде сезгә. Үзем бер дә язуларын теләмәгән идем. Аның сүзенә каршы килергә яхшысынмадым, – дип башлады ул сүзен.
Гомер буе укытучы булып эшләгән ул. Технологиядән укыткан. 

– “Шундый һөнәр бар – Туган илне яклау” дигән темага элеккеге хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән берлектә бик күп чаралар оештырдык без. Балаларда патриотизм рухы тәрбияләүгә зур урын бирдем. Киләчәктә аның тормышта кирәк булачагын ул чакта кем уйлаган? – диде Вагыйзә ханым.

2022 елның сентябреннән волонтерлыкка кереп киткән ул. Алтмыштан узганнарга көмеш волонтер исеме бирелә икән. Ул да 67 яшендә көмеш волонтер таныклыгы алган. Нәрсә этәргән соң аны бу изге эшкә? 

– Узган ел сентябрь аенда Сарай-Чокырчага Айрат Галәветдиновны җирләргә бардым. Аның әтисе дә, әнисе дә безнең Печмәнтау авылыннан. Мәдинәне бик жәлләдем. Аллаһы Тәгалә нинди сабырлыклар бирде икән аңа, дип уйладым. Диндә ул. Шул гына көч биргәндер. Менә шуннан соң волонтерлыкка кереп киттем. Мин акчалы кеше түгел. Егерме мең пенсия алам. Шуннан да өлеш чыгарам. Ирем Равилгә рәхмәт, ул бервакытта да акча санамады, кая куясың, нигә, дип сорамады, минем белән һәрчак килеште. Артистлар белән сөйләшеп, хәйрия концертлары оештырдык. Аз булса да акча керә. Югыйсә, хәер эстәп акча, әйбер җыябыз бит. Эшең юк, диючеләр дә табылды. Ике сыер, ике үгез асрыйбыз, тавык-чебешләр бар, күптәннән диндә. Аллага шөкер, барысына да җитешәм. Өчтә йокыдан торам. Күңел бирергә кирәк. Аңларга теләмәүчеләр дә бар. Анда безнең балалар бит. Минеке, синеке булмаса да, барыбер безнеке. Без җылыда ятканда, алар салкын окопларда иза чигә. Рязаньнан госпитальдән кайтканнан бирле шундагыларны күз алдына китереп йөрәгем әрни. Япь-яшь егетләр. Өлкәннәрдән берничә кешене генә күрдем. Күзгә карап торалар. Аңламаганнарга шуларның күзләрен генә күрсәтер идем. Безнең кечкенә генә күчтәнәчләргә ничек шатланганнарын. Начар түгел аларга госпитальдә. Чиста, тәртип, кетер ак урын-җир, дөрес, санитаркалар җитми, күрәсең, җитмеш яшьлек бер әби карый, ашаталар, эчертәләр, тамаклары тук. Тик яшьләрнең тәмле әйбер дә ашыйсы киләдер. Өйдә үзебезнең балаларны күз алдына китерик. Кулларына әйбер тоттыргач, аптыраулы да, сораулы да, шатлыклы да караш ташлыйлар, без кешегә кирәк икән, дигән караш. Аларга кешеләрнең игътибары кирәк, – диде Вагыйзә Әгъләмова.

Аның Печмәнтауда яшәүче энесе Васыйл Садыйров үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага киткән. Әле быел августта гына. 16 сентябрьдә  дрон кыйпылчыкларыннан яраланган да. Сул як колактан алып үкчәгә кадәр зыян күргән. Яу кырыннан алып чыкканнар. Хәзерге вакытта Рязаньда госпитальдә дәвалана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 25 ел хәрби хезмәттә булды ул. 63 яшендә. Әфган сугышында, Чечняда сугышчан хәрәкәттә катнашты. Бу хәлләр башлангач, үзен чакыруларын сорап, өч тапкыр хәрби комиссариатка барган. Алмаганнар. Бу юлы контракт төзегән. Ике баласы, биш оныгы бар. Хатыны да, алар да китәргә ике көн кала гына бу хакта белде, – диде Вагыйзә ханым. – Аның белән бергә хезмәт иткән иптәшләре хатыннарына әйткән, алар кызына шалтыраткан. “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка рәхмәт. Ул бик булышты. “Әфганчыларыгыз белән элемтәгә кереп, энемне табарга ярдәм итегез”, – дип мөрәҗәгать иттем. Шунда ук Мәскәүдә, Рязаньда яшәүче әфганчылар белән сөйләшкән, алар тапты, госпитальнең телефон номерын бирде. Элемтәгә чыктык. 

Сөйләшеп кенә калмый, шул якка юлга да чыга Вагыйзә ханым. Энесе Наил, Васыйлның кызы Альбина, икенче туганының кияве Радик белән. Госпитальгә аларны шунда ук кертәләр. Волонтер икәнен белгәч, палаталарга кереп йөрергә дә рөхсәт бирәләр. Тик хирургия бүлегенә генә түгел.

– Үз акчама машинага сыйган кадәр бар нәрсәне төядем. Тәм-томнар да, яшелчә, җиләк-җимеш, эчке киемнәр, оекбашлар да алдым. Палата саен йөреп өләшеп чыктым, аралаштым. Бер 50 яшьләр тирәсендәге кешегә күчтәнәчемне сузган идем: “Миңа түгел, балаларга өләшегез”, – диде. Ике татар малае белән таныштым. Берсе Мамадыштан, икенчесе Түбән Каманыкы. Алар чәкчәкне шунда ук аңлап алды, нәрсә икәнен белмәүчеләр дә бар иде. Мин фотога төшерәм, елмаеп төшегез, дип сорагач, мәҗбүри елмайган булдылар, җанашларым. Ярый барганмын, дидем. 100 сумга ике ипи тия, ә шуның белән кешегә бәһасез сөенеч өләшәсең. Һәр кеше 100 сум гына бирсә дә, күпме кешене сөендерә алабыз. Аннан чыккач, еладым. Туктый алмыйча еладым. Кайткач авырып яттым. Тагын барыр идем әле. Сөенсеннәр генә балакайлар. Без, волонтерлар, менә шулай кеше белмәгән гыйбрәтләр белән дә таныш шул.
Шуннан кайткач Вагыйзә ханым яшелчә, җиләк-җимешләрен җыеп, салатлар ясарга, тозларга, кайнатмалар эшләргә тотына. “Өйдән килгән бар нәрсә дә егетләребезгә кадерле”, – ди ул.

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X