Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Вакцина ясатудан курыкмагыз!

    Илдә коронавируска каршы вакцинация бара. Прививкага ничек әзерләнергә, вакцина кешене күпме вакыт саклый? Әлеге һәм башка сораулар белән без үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка мөрәҗәгать иттек.

    Хәерле көн, Рифат Илшатович! Иң беренче барыбызны да кызыксындырган сорауны бирик әле. Вакцина ясату коронавирус йоктыруга сәбәп була аламы?

    – Вакцина ясату берничек тә коронавирус белән авыруга китерә алмый, чөнки анда тере вирус юк, анда  фәкать  вирусның бер гены гына бар һәм ул организмда иммунитет барлыкка китерү өчен хезмәт итә.

    – Ә  вакцинадан соң чирне йоктырсаң, бу авыруның көчәюенә китермиме?

    – Хәзер без куллана торган “Спутник–V” вакцинасы ике  компонентлы, аның икенчесен 21 көннән соң кадыйлар, ә иммунитет беренчесен кадатканнан соң 42 көн үткәч кенә барлыкка килә. Шуңа күрә бу вакыт эчендә сез авыруны йоктырырга  мөмкин, әмма бу очракта вакцина ясату авыручының хәленә берничек тә тәэсир итә алмый. Иммунитет барлыкка килгәч, вирус эләктергән очракта да авыру җиңел кичерелә. Гомумән, авыруның нинди формада узуы, организмга вируслар күпме керүгә бәйле. Кабатлап әйтәм, вакцина ясату антитәнчекләр хасил булганчы авыру барышына берничек тә йогынты ясамый.

    – Районда хәзерге вакытта  эпидемиологик хәл нинди?

    –  Хәзерге вакытта авыручылар саны кимүгә бара. Декабрь, гыйнвар айлары белән чагыштырганда 50 процентка кимрәк.

    – Аңлату эшләре алып баруга карамастан, район халкы вакцина ясатуга шикләнеп карый. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

    – Минемчә, моның төп сәбәбе кешеләрдә вакцина, иммунитет барлыкка килү процессы турында мәгълүмат аз булу. Хәзер төрле  социаль  челтәрләрдә тискәре хәбәрләр киң таралган. Кешеләр бу хәбәрләрне укый, бер-берсенә тарата. Ә менә вакцина турында уңай фикерләр кешеләрне кызыксындырмый. Әйтик, бүгенге көнгә районда 479 кешегә вакцина ясалды, 104 кешегә икенчесе дә. Шуларның берсендә дә кире реакция булмады. Әйе, кайберләрендә тән температурасы бераз күтәрелде. Әмма бу теләсә нинди башка прививка вакытында да күзәтелә торган хәл. Бу очракта табиб киңәше буенча температураны төшерә торган дарулар кулланырга кирәк.

    Мин үзем дә вакцина ясаттым. Үземне яхшы хис итәм. Бер көн дә эштән калганым булмады. Әмма мин нәкъ башка вакыттагы кебек саклану чараларын кулландым: битлек кидем, кулларны ешрак юдым. Ягъни вакцина ясатканнан соң 42 көн дәвамында гадәттәге саклану режимын төгәл үтәргә кирәк.

    – Рифат Илшатович, интервьюга әзерләнгәндә без укучыларыбыздан да сораулар алдык. Әйдәгез, хәзер шуларга күчик. Вакцина ясаткан кеше башкаларга куркыныч тудырмыймы? Ул үзенең өлкән яшьтәге туганнары янына бара аламы?

    – Әйткәнемчә, вакцинада вирус юк, шуңа күрә аны ясаткан кеше башкаларга куркыныч тудырмый.

    Вакцина ясаткан кешеләр белән безнең табиблар һәр-вакыт элемтәдә тора. Алар дәүләт хезмәтләре порталында да үзләренең хәле турында мәгълүмат калдыра ала. Шулар нигезендә вакцина ясатучылар турында мәгълүмат базасы булдырылды. Кабатлап әйтәм, әлегә бер  генә авыр кичергән очрак та юк, берничә кешенең генә температурасы 37,1–37,5кә күтәрелгәне булды. Алар барысы да эшкә йөрде, берәү дә больничный алмады.

    – Вакцина күпме вакытка кадәр саклый?

    – Бу инфекция килеп чыгуга бер генә ел  булуга карамас-тан, ул хәзер дөньяда иң күп өйрәнелгән вирус. Аны дәвалау ысуллары да камилләшә бара. Вакцинацияләү  әле ярты ел элек кенә башланды. Шуңа күрә озак вакытка исәпләнгән нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәктер. Галимнәр белдергәнчә, авырганнан соң антитәнчекләр ярты елдан артык тормый, вакцинадан соң  иммунитет ике елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

    – Вакцина ясату өчен антитәнчекләргә анализ бирү кирәкме? Авырганнан соң вакцина ясату өчен күпме вакыт үтәргә тиеш?

    – Вакцина ясату өчен антитәнчекләргә анализ бирү кирәк түгел, чөнки өйрәнүләр күрсәткәнчә, аларның булу-булмавы вакцина ясатудан соң иммунитет барлыкка килү процессына берничек тә тәэсир итми. Шулай да авыртканнан соң 4–6 ай вакцина ясатудан  тыелып торырга тәкъдим ителә. Әмма бу вакыттан соң вакцина ясатырга кирәк

    – Вакцина иң беренче чиратта кемнәргә ясалырга тиеш?

    – Хәзерге вакытта өлкән яшьтәгеләргә вакцина ясауга өстенлек бирелә. Шулай ук халык белән эшләүчеләр: медицина, мәгариф хезмәткәрләре вакцинация үтәргә тиеш. 2020 елның октябреннән коронавируска каршы вакцина ясату прививкаларның календарь планына кертелде, димәк, ул хезмәт коллективларының иминлеген саклау өчен әһәмиятле шарт булып тора.

    – Нинди очракларда вакцина ясатудан тыелып торырга кирәк?

    – Вакцина ясату фәкать яшь буенча гына чикләнгән. Хәзерге вакытта ул 18 яшькә кадәрге гражданнарга, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга гына ясалмый. Әгәр сездә көчле аллергия яки авыруның көчәйгән вакыты икән, бу хакта табибка әйтергә кирәк. Ул сезнең хәлегезгә карап киңәш бирәчәк.

    – Вакцинаны яңадан кайчан ясатырга кирәк була?

    – Вакцинация һәр ел саен уздырылыр, дип уйлыйм. Мөгаен, аны Россиянең баш санитар табибы карары белән прививкаларның еллык планына кертерләр һәм бу процедураны без ел саен үтә торган булырбыз. Әйдәгез, бу хакта төгәлрәк итеп бер ел үткәч сөйләшербез.

    – Әгәр дә мин башкаларга куркыныч тудыручылар төркеменә кермим икән, миңа вакцина ясату мәҗбүриме?

    – Сез башкаларга куркыныч тудыручылар төркеменә кермәсәгез дә, үзегез авыруны җиңел кичерсәгез дә, кешеләр белән аралашканда аларга йоктыра аласыз бит. Димәк, үзегез дә сизмәстән башкаларның сәламәтлегенә, бәлки, тормышына да куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә вакцинаны бөтен кеше дә ясатырга тиеш, дип саныйм.

    – Билгеле булганча, коро-навирусның яңа штаммлары барлыкка килеп тора. Вакцина алардан да саклыймы?

    – Вакцинада корона-вирусның бөтен штаммларында да булган бер гены бар, шуңа күрә ул барысыннан да саклый.

    – Вакцина ясатканнан соң үзеңне ничек тотарга?

    –  Вакцина ясатырга килгәч, сезгә махсус күрсәтмә кәгазе биреләчәк. Анда барлык инструкцияләр, нәрсә эшләргә ярый яки ярамаганы  төгәл язылган. Иң беренче чиратта, башлангыч чорда авыр физик хезмәттән тыелып торырга, саклану чараларын кулланырга киңәш ителә.

    – Хроник авырулары булган кешеләргә вакцина ясатырга ярыймы?

    – Хроник авырулары: онкология, йөрәк-кан авырулары, шикәр диабеты һәм башкалар булганнарга да вакцинаны ясатырга мөмкин. Моның өчен дәвалаучы табиб белән алдан киңәшергә генә кирәк.

    – Мин  көз көне гриппка каршы прививка ясаттым, ул  ковидтан  саклыймы? Ике прививка арасында күпме вакыт узарга тиеш?

    – Гриппка каршы прививка ясату хәзер гадәти хәл, якынча 60 процент кеше моны ел саен эшли. Ул коронавирустан тулысынча сакламаса да, бу прививканы ясатучыларның  бу чирне дә җиңелрәк кичерүләре күзәтелә. Без гриппка  каршы прививка ясатканнан соң бер ай көтәргә генә кушабыз.

    – Ата-аналар үзләренең балаларының сәламәтлеге турында кайгырта, аларга да вакцина ясатырга ярыймы? Гомумән, алар өчен аерым вакцина  булырмы?

    – Киләчәктә булыр, дип уйлыйм. Балалар, безнең бәхеткә, азрак йоктыра һәм җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә әлегә вакцинацияләүдә өлкән яшьтәгеләргә өстенлек бирелә.

    – Үзәк район хастаханәсендә вакцина җитәрлекме?

    – Хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсендә  вакцина җитәрлек күләмдә бар. Мөрәҗәгать итүчеләр арткан очракта без аны тагын кайтартачакбыз.

    – Әлеге әңгәмәне укыганнан соң вакцина ясатырга теләүчеләр бәлки артыр, аларга кая мөрәҗәгать итәргә?

    – Вакцина ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, 122 бердәм телефон номерына шалтыратып, поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. Моннан тыш, теләгән көнне үзегезнең участок табибына килә аласыз. Вакцина ясатырга килүчеләр чиратсыз кабул ителә. Сезне табиб карый, тикшерә һәм вакцина ясату өчен процедура бүлмәсенә озатып куячаклар. Барысы да пациентларга уңайлы булсын өчен оештырылган, без сезне көтәбез.

    Сорауларыгыз өчен зур рәхмәт. Әгәр өстәмә сорауларыгыз  калса, 3-11-03 номерына шалтыратыгыз, безнең Arsk.Crb@tatar.ru электрон адресына языгыз. Мин үзем дә, хастаханәнең башка табиблары да хезмәт коллективлары белән очрашуларга йөреп аңлату эшләре алып барабыз. Халык белән аралашуга без һәрвакыт әзер, рәхим итегез!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: