erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакцинаның нәрсәсеннән куркасың?

Редакциягә шундый хәбәр килеп иреште. Бер ир кеше Арча поликлиникасына вакцина ясатырга килгән.

Әмма аңа вакцинаны сәгать 1дә генә ясыйбыз, дигәннәр. Көтеп утырма, иртәгә сәгать 1гә генә килерсең, дип әйткәннәр. Ир кеше, юлда азапланып 3әр сәгать машина көтүен әйтеп күрсәткән.

Бу турыда безгә шалтыратучы болай дип сөйләде: “Ул ир кешедән кайсы авылдан килдегез, дип сорадым. Сикертәннән, диде. Кирәкме ул сезгә вакцина, дип тә сорадым әле. Кирәк, диде. Ничек инде авылдан килгән кешене көттерәләр?! Иртәгә килерсең имеш...”.

Бу хәбәрне ишетеп, без дә борчылдык. Хәлне ачыкларга тырыштык. Әлеге ир кешенең хроник авырулары булуы сәбәпле, аннан өстәмә анализлар алганнар һәм ул анализлар әзер булганны көтәргә кушып, бәлки иртәгә генә килерсез, дип икенче вакытны билгеләгәннәр. Баш табиб белән дә элемтәгә чыктык. Рифат Идрисов: “Вакцина көн дәвамында ясала. Моның өчен бернинди каршылыклар да юк. Участок табибына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип аңлатты.

Без Сикертәннән вакцина ясаткан Рәис Галә-ветдиновның хәлен белеп кайту максатыннан, юлга чыгып киттек. Апасы Гөлчәчәк белән икесе генә яшиләр. Рәис үзе 1960 елгы, апасы 1955 елгы. Көн итүләре бик тыйнак. Абыйлары Кыяметдин күптән түгел  вафат булган. Берсенә дә өйләнергә һәм кияүгә чыгарга насыйп булмаган.

– Вакцина ясатырга курыкмадыгызмы? – дип сорыйм.

– Нәрсәсеннән куркасың? Җиңел кичердем мин аны.

– Поликлиникада кыенлыклар булмадымы?

– Юк.

“Апай терлекчелектә эшләде, мин көтү көттем, каравылда тордым, котельныйда эшләдем, – дип сөйләде Рәис Галәветдинов. – Йөрәк белән группада. Йөрәк типкәне үземә ишетелеп тора. Операциягә дигәннәр иде. 50 мең сум акча табып булмады. Ә кемдер 5 млн.лык машинада йөри... Ишегалдындагы карны да дүртенче көн көрим. Үрнәк училищесында укыганда 16–17 яшьлек вакытта ревматизм белән авырдым. Армиягә алмадылар... Өйнең идәне салкын. Менә аякта ничә кат йон оекбаш. Өйне карыйсы бар. Мунча бетеп килә. Акча кирәк. Ул аз пенсия нәрсәгә генә җитә?! Әҗәт кәгазе килгән тагын...”

Әҗәт дигәнең 60 мең сумга җыелган. Вакытында кредитны түләмәгән өчен пенясы гына да 20 мең сумнан артып киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кредитны нәрсә өчен алдыгыз? – дип сорыйм.

– Бер хатын белән...

– Өйләнгән идеңме?

– Юк...

– Дуслашып кына йөрдегезме?

– Әйе...

– Ә кредитны нәрсәгә алдыгыз?

– Ул әйтте...

Кухняда апасы Гөлчәчәк батареяга җылыга сыенып утырган. Аякларым авырта, ди.

Рәис озата чыкты. Бу тирәләр җәен бик матурдыр. Якында гына елга.  Бармаклар тигез булмаган кебек кеше язмышлары да төрле шул. Ә шулай да күңелдә мәрхәмәтле кешеләр барлыгына өмет бар әле... “Йөрәккә операция дигәннәр иде. 50 мең сум акча табып булмады...” дигән сүзләргә дә без игътибарсыз кала алмыйбыз. Монысы сөйләшү өчен икенче тема.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X