Вакцинация темпы сакланса, Татарстанда күмәк иммунитет декабрь ахырында формалашачак
Республикада 100 мең кешегә вакцинация узган 171 пациент туры килә. Альмир Абашев моның Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булуын әйтте.
Татарстанлылар коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуны актив дәвам иткән очракта, Татарстанда күмәк иммунитет декабрьнең икенче яртысында формалашачак. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Вакцинация темплары сакланса, планны декабрьнең икенче яртысында үтәячәкбез», - дип искәртте спикер.
Республикада 100 мең кешегә вакцинация узган 171 пациент туры килә. Альмир Абашев моның Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булуын әйтте.
Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 60 яшьтән узган кешеләр арасында, алар чирне авыр кичерүгә дә карамастан, вакцинация темплары югары түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев