erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакыйф Харисов: «Иң ышанычлы мәгълүмат – кәгазь газетада!»

Район газетасының әһәмиятен Вакыйф Харисов кебек аңлаучы кеше бармы икән ул тагын?! Әлбәттә, бар!

Әмма алар күп түгел. Вакыйф Вәгыйзович районда мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасын җитәкли. Профсоюз әгъзалары турында даими кайгыртып тора. 12-13 кешегә район газетасына бушлай яздыру турында да онытмый.

Бергәләп сәяхәткә чыгып китәләрме, “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары, семинарлар үткәрәләрме, эшләнгәннәргә еллык нәтиҗә ясыйлармы – Вакыйф Харисов “Арча хәбәрләре” газетасы журналистын чакырмый калмый. Чөнки аның үзенекеләрне – мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, ветераннарны күрсәтәсе килә. Соңгы елларда мин алар белән бергәләп автобуста Алабугага, Болгарга барып кайттым. Сәяхәткә чыккан команданың хис-тойгыларының чик-чамасы булмады! 
– Үземне белә башлаганнан бирле район газетасы белән таныш, – дип сөйли профсоюзлар лидеры Вакыйф Харисов. – Мин Лесхоздан. Элек район газетасын алмаган гаилә булдымы икән?! Көтеп торалар иде. Чөнки ул бердәнбер район хәбәрләрен китерүче чара. Хәзер тормышыбызга телефон, компьютерлар килеп керде.  Яңалыкларны, төрле хәбәрләрне электрон челтәрләрдән карыйлар. Әмма кулга алып укыла торган кәгазь газетаны берни дә алыштыра алмый! 
– Ә үзегез район газетасын аласызмы?
– Әлбәттә! Өйдә дә, эштә дә алабыз. Минем уйлавымча, иң ышанычлы мәгълүмат – кәгазь газетада. Аны җыеп барып, саклап та була. Ул бит тарих, безнең үткәннәр. Ә электрон челтәрләрдәге мәгълүмат юкка чыгарга мөмкин. Җыеп барылган газеталар алар күңелне җылытып тора. Чөнки теләсә кайсы вакытта кирәкле мәгълүматны ачасың да карыйсың. Белдерү бирәсеңме, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсеңме, эшеңне күрсәтәсең, яхшы кешеләр турында яздырасың киләме  – газета кирәк. Бер генә мисал. Күптән түгел туганыбызның йорты янды. Шунда ук “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты белән элемтәгә чыктым. Бу хәбәрне тиз арада сайтка куйдылар һәм язма банк реквизитлары белән район газетасына да чыкты. Ярдәм итүчеләр шактый булды. Рәхмәт ярдәм итүчеләргә һәм, хәлне аңлап, тиз арада хәбәрне сайтны һәм газета укучыларга җиткергән “Арча хәбәрләре”нә! Газета әнә шулай кыен хәлдә калган вакытта да кирәк ул! Бер газетага күпме язма әзерләргә, күпме мәгълүмат тупларга кирәк! Бу журналистларның зур хезмәте! Мин әйтер идем, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә үз эшен яхшы белгән һәм оста итеп язучы чын журналистлар эшли. Яхшы табиб ничек халыкка кирәк – нәкъ шулай яхшы журналист та газета укучысына кирәк. Аларга мөмкин кадәр халыкка хезмәт итәргә язсын! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәхмәт Вакыйф Вәгыйзович, яхшы сүзләрегезгә! Материал туплау, язу ансат эш түгел. Аның һәр сүзен уйлап язарга кирәк. Кайчакта, газетагызда укырлык әйберләр юк, дип әйтүчеләр бар. Аңлыйм. Аларга шаккатыра торган язмалар кирәк. Хәзер аны “шаккатиризм” диләр. Фаҗига, үлем-китемнәр... “Следствие вели знатоки” тапшыруын карарга яратабыз. Әмма аны озак карап булмый. Туйдыра. Шул ук вакытта “Россия”гә  “Сәлам, Андрей” шоу программасына күчеп, “Җырлар, чын күңелдән” тапшыруын каравы күпкә яхшырак. Чөнки ул тапшыру уңай тәэсирләр бирә. Газетабыз күңелсез хәбәрләрдән генә торса, күңелебез боегып, җаныбыз тетрәнеп, тормышыбыз караңгыланып китәр иде.  Аллага шөкер, тормышта көннәребезне яктыртып торучы, яшәргә көч-дәрт бирүче ак таплар күбрәк. Әле яңа гына, мәктәпләрдә шаулап-гөрләп соңгы кыңгырау тантанасы үтте. Кая карама балаларның шат авазлары ишетелә. Берәүләр бакчасына утыртырга аллы-гөлле чәчәкләр алган. Йөзләре дә шул чәчәкләрдәй көлеп тора. Икенчеләр туңдырма сата торган тәрәзә янында мәш килә. Өченчеләр торт күтәргән. Соңгы кыңгырау көнне сыйланмыйча булмый. Дүртенчеләр... Саный китсәң уңай күренешләр күп.  
Тормыш дәвам итә. Ә тормыш мизгелләрен районда “Арча хәбәрләре” газетасы тарихка теркәп бара. Элеккеге газеталарны ачып карасаң, кызыклы. Еллар үтәр, бүгенге газетаны кулына алган киләчәк буынга да кызык булыр ул. Ә аны без бүген укыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X