erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакыйф Харисов киләсе ярты еллыкка 10 кешене район газетасына яздырды

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов киләсе ярты еллыкка 10 кешегә бушлай район газетасына яздырды.

Профсоюз әнә шулай үзенекеләрне кайгырта белә. Ташламалы юлламалар белән диңгез буенда ял итүләр, төрле шәһәрләргә барулар, Идел буйлап теплоходта сәяхәт итүләр – болар барысы да хезмәт кешесе өчен башкарыла. “Һәр яртыеллыкта үзебезнең профсоюз хезмәткәрләрен, пенсионерларны да, мөмкинлектән чыгып, бушлай район газетасына яздырырга тырышабыз”, – диде Вакыйф Харисов.  

Бәхетлеләрнең берсе – Арчада яшәүче Сәлимә Хәкимуллина. Алдан  шалтыраттым. Телефоннан гына сөйләшикме, әллә өегезгә барыйммы, дигәч, Сәлимә ханым бик ачык итеп: “Килегез, кил”, – дип үзләренә кунакка дәште. Барышлый телефон аша: “Район газетасын аласызмы?” – дип сорадым.  Алмый идем, дигән җавапны ишеткәч, барышлый киосктан район газетасын сатып алдым.

Сәлимә Хәкимуллина таныш кеше булып чыкты. Ул безнең малайлар йөргән Арчаның 10нчы балалар бакчасы ашханәсендә эшләде. Коллективта үзен хөрмәт итәләр. Бик ачык, җайлы кеше булып истә калган. Хәзер дә эшкә дәшәләр, ди. Уңай кеше белән  сөйләшүе дә рәхәт. “Әни (Дания) район газетасын бик яратып алдыра иде, – дип сөйләде Сәлимә ханым. – Вафатына сигез ел булды (күңеле йомшап алды). Шуннан бирле район газетасына язылган юк. Ничектер бу турыда уйланылмаган...”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район газетасын өстәлгә куеп, укып карагыз әле, ошап китеп, моннан соң үзегез язылырсыз әле, дим уены-чыны белән. Әңгәмәдәшем, ризалык белдереп, елмаеп баш кага. Бергәләп газетаны карыйбыз. Алай махсус карап утырган юк иде, үзем дә аптырадым, күрче, күпме мәгълүмат! Сөрдедә мәдәният йорты ачылган, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлегендә нинди генә чаралар үткәрелмәгән, язмышлары ачыкланган Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның туганнары белән очрашу булган,  аларга документлар тапшырылган, анда район башлыгы да катнашкан, Кремльдә Арчаның сәләтле балалары бүләкләнгән, Арча районы прокуратурасы, район суды хезмәткәрләре студентлар белән очрашкан, район педиатры белән әңгәмә, Казаннан 38 медаль алып кайткан тхэквондочылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һ.б., һ.б., ул котлаулар, кайгы уртаклашулар... Газета эчендә 8 битлек атна вакыйгалары – республика яңалыклары да бар. Күпме хәбәр, күпме яңалык! Кулга тотып газета укуга ни җитә!
– Мин үзем телефоннан хикәяләр укырга яратам. Укыйм да, кызганыч булса елыйм.., – ди Сәлимә.
– “Сердәш” сәхифәсе дә чыга бездә, – дип, тагын газетага үреләм.

Алар – Сәлимә, Наилә, Резедә Арча үзәгендәге Зур урамында өч кыз үсә. Үз йортлары белән яшиләр. Әтиләре Рамазан 48 яшьтә мәрхүм була. Арчаның 1нче мәктәбендә укыйлар. Зур урам киң, рәхәт урам. Аста Казансу елгасы. Сәлимә мәктәптән соң башкалар кебек Казанга китеп бара, әмма Арчаны сагынып, кире кайта. 
Ательеда эшли. Аннан Арчаның 10нчы балалар бакчасында 30 еллап ашханәдә хезмәт итә. Кызының гаиләсе, туганнары белән куанып яши. Стадионда яки Арча урамнарында йөреп керүне дә гадәткә керткән. Ә юлында чүгәләп утырган яки эскәмиягә елышкан бер сәрхүшне күрсә дә “һай, җаным” дип, кызганып тукталып кала... Узып баручы бер төркем егетләрне очратса, сугышмасалар гына ярар иде, дип тели. Кибеттә пешкән ризыклар алырга кергән яшьләрне күрсә, и-и, җаным, студентлар инде болар, пешереп ашатасы иде шул кабартмаларны, дигән уйлар килә күңеленә.
Менә нинди ул безнең яртыеллыкка бушлай газета белән бүләкләнгән Сәлимә! Исән-сау булып, район газетасын укырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X