Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Вакытны җиткерә алмый

    Без аның белән кибеттә очраштык.

    Симетбаштан Таһир Мифтахов белән урамда очраштык. “Кибеттән кайтып килә идем”, – диде ул елмаеп.

    Килүемнең сәбәбен дә белгәч, искә алуларына күңеле булдымы, үзенең дә истәлекләрен барлыйсы килдеме, бик теләп аралаша башлады.

    – 12 яшемдә әти белән ат җигеп чәчү чәчтем инде мин, – дип башлады ул сүзен. – Миңа өйрәнергә кирәк, үзем җигәм, син карап тор, дия идем әтигә. Бергә көлтә бәйләдек. Тик аларны бергә җыя гына алмадык, әти сугышка китте. Гаиләдә өч бала идек. Кызамык белән авырдым мин, шуннан бер күзем сукыраеп калды. Менә үлә, менә үлә, дип торганнар. Шуңа беренче сыйныфтан соң укый да алмадым. Аның каравы бөтен эшне дә булдыра идем. Чәчүгә дә чыктым, ат тартып бара торган 4 канатлы ургычта да, лобогрейкада да эшләдем. Кышын Ары урманнарына җибәрәләр иде. Беренчесендә Зарипов дигән кеше, без кечкенә булгач, кайтарып җибәрде. Тик барыбер котыла алмадык. Саескан Тавында эшләгән вакытны бер онытмыйм. Бер бабайда фатирда тордык. Ул эшләтә дә, шуның өчен балык бирә иде. Берзаман бетләдек. Мунча табып, ягып кердек.

    Сугыштан соң колхозда, аннан гомер буе тегермәндә, амбарда эшли Таһир абый. “Әти тегермәнче иде. Шуңа мине куйдылар инде. Пенсиягә чыккач та туктамадым”, – ди. Хатыны вафат. Ялгызы гына яши.

    – Балалар кайтып йөри. Берсе Биектауда, икенчесе Арчада. Ике тавыгым, бер әтәчем, өч бәтие белән бер сарыгым, бакчам бар. Печән дә үсә, бәрәңге дә утыртабыз. Бер минут тик торган юк. Вакытны җиткерә алмыйм, – ди.

    Балта остасы булган Таһир абый. Авылда минем кул тимәгән йорт юк, ди. Бу өен дә бер җәйдә үзе салып чыккан. Өенә чакыргач, кызыксынып кереп чыгарга булдым. Тыштан кечкенә күренсә дә, эчтән зур булып чыкты ул. Түрдә өч урындык. Керләрне тәртип белән өеп куйган. “Берсендә эшкә, икенчесендә урамга чыкканда, өченчесендә мәчеткә барганда кия торган киемнәр”, – ди. Барысын да үзе юа икән. Шунда  көзге алдындагы мактау кәгазенә күз төште. “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” бәйгесендә җырлаган өчен бирделәр”, – диде Таһир абый минем күз карашымны эләктереп алып.

    ... Чыннан да, Таһир Мифтаховта яшәү дәрте әле сүнмәгән генә түгел, сүнәргә уйламый да. Чөнки ул тормышны ярата. Булдыра алганча эшли, үзенчә тырыша. Гомеренең бер генә минутын да әрәмгә уздырырга теләми.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: